Татар сынлы сәнгате

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар сынлы сәнгате latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Татар сынлы сәнгатетатар сәнгате һәм сәнгать осталыгы төре. Бизәү һәм сырлаудан тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан территориясендә төрле кабиләләр каберләреннән табылган әйберләр иң борынгы сәнгать ядкәрләре булып санала. VIII гасырдан алып урта гасырлар башындагы сәнгатьнең үсеш дәрәҗәсен Идел буе Болгар дәүләте шәһәр, авыл каберлекләреннән чыккан археологик табылдыклар күрсәтә. Ислам динен кабул иткәннән соң, Болгар дәүләтендә мәдәният шәригать кануннарына буйсына: бүтән мөселман халыклары сәнгате шикелле үк, сынлы сәнгать орнаментка таянган гамәли бизәлеш һәм архитектура сәнгате белән чикләнә. Болгарда шәһәр мәдәнияте бик нык алга киткән була, милли сәнгатьнең юнәлешен әнә шул билгели, бу исә Идел буе һәм Көньяк Урал буендагы башка халыкларның сәнгатьчә фикерләвенә дә зур йогынты ясый.

Татарстан территориясендәге сәнгать тарихында Алтын Урда дәвере аерым урын алып тора. Аның үсешендәге үзенчәлекне этник күпкырлылык – бер яктан, кыпчакларның күчмә, икенче яктан, болгарларның утрак мәдәнияте элементлары билгели. Аңа шәригать кысаларында үскән орнамент төрлелеге, төсләрне мул куллану, зиннәтлелек хас. Кием-салымны, металлга бизәкләр төшерү, зәркәнчелек һәм балчыкны яндырып әйбер ясауда Алтын Урда сәнгате стиле нык чагыла. Казан ханлыгында сәнгатьнең монументаль-гамәли һәм нәфис һөнәрчелек төрләре уңышлы дәвам итә.

Казан арты төбәге татар милли сәнгатенең үзәгенә әверелә. XVIII гасырның икенче яртысыннан Казанның татар халкы яшәгән 6 өлешендә һөнәрчелек яңадан көчәя, традицион милли сәнгать төрләре тернәкләнеп китә. Гамәли бизәлеш сәнгате төрләреннән орнамент, каюлы күн чигү, укалап чигү, тукучылык, хаттатчылык, милли киемнәр тегү, өйләрнең эчен бизәү үзенчәлекле төс ала.[1]

1920 еллар башында формалаша башлаган татар сынлы сәнгате татар халкының Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы мәдәниятләреннән салынган күп гасырлык традицияләргә нигезләнә. XVI гасыр уртасыннан рус сәнгати мәдәнияте үсеш ала, ул төбәктәге нәкыш, графика һәм сынчылык һөнәри мәктәпләрен оештыруда зур роль уйный. 1895 елда Казанда Татарстан профессиональ сынлы сәнгатенең нигезен тәшкил иткән сәнгать мәктәбе ачыла. Аны Сәнгать академиясендә укып чыккан Н.Белькович, Х.Скорняков, Г.Медведев, Ю.Тиссен, А.Денисов оештыра. Демократик принциплар, кызыклы укыту программалары, югары квалификацияле мөгаллимнәр – болар барысы да бу уку йортының дәрәҗәсен күтәрә һәм Идел-Кама төбәге яшьләрен үзенә җәлеп итә.

XIX гасыр ахыры – ХХ йөз башында, ТАССР барлыкка килү белән татар профессиональ сынлы сәнгате үсеш ала. Аңа рәссам Бакый Урманче (18971990) нигез сала. 1920 елларда нәкыш (Н.Фешин, Б.Урманче, П.Беньков, В.Тимофеев), графика (Ф.Таһиров, Г.Арсланов, Н.Шикалов, К.Чеботарёв), сынчылык (В.Богатырёв, С.Ахун) үсеш ала. Казанда төрле елларда «Всадник», ТатЛЕФ, ТатАХРР, «Октябрь», ТР Рәссамнар берлеге кебек иҗади берләшмәләр эшли. Мөстәкыйль иҗади оешма төзелүдән башлап, Рәссамнар берлеге әгъзалары республика сынлы сәнгатенең үз йөзен булдыралар һәм аны яңа баскычка күтәрәләр. 19301950 елларда бу – Д. Булат, Н.Вәлиуллин, К.Максимовлар. 1950 елларда X.Якупов, Л.Фәттахов, Н.Кузнецов, С.Лывин, В.Куделькин, А.Прокопьев, Б.Майоров, Е.Зуев, А.Тумашев, М.Усманов, И.Хәлиуллов, М.Хәйретдинов, Н.Адылов кебек күренекле осталарның иҗатлары үсеш ала. 1970 елларда Татарстан сынлы сәнгатенә Мәскәү, Ленинград һәм башка шәһәрләренең югары уку йортларын тәмамлаган яңа буын рәссамнар килеп керә: В.Маликов, Т.Хаҗиәхмәтов, В.Фёдоров, Э.Зарипов, Р.Нигъмәтуллина, В.Рогожин, И.Зарипов, А.Абызгилдин, 3.Гыймаев.

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халкының сынлы сәнгате бизәү һәм сырлаудан тора. Халык үзенең кием-салымын, йорт-җирен, көнкүреш җиһазларын гасырлар буе үзенә хас декоратив рәсемнәр белән бизәп килгән. Чабата үрү, чыпта тукудан башлап, катлаулы сарайлар салуга кадәр һәркайсында халыкның иҗади зәвыгы чагылган.

Сынлы сәнгать нәкыш, скульптура, графика, коручылык һәм архитектура төрләренә бүленә. Татар дөньясында Исмәгыйль Гайнетдинов, монументаль нәкыш остасы Чыңгыз Әхмәров, һәйкәлче Садри Ахун (Тукай һәйкәле), рәссамнар Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Абрек Абзгильдин һ.б.

Казан сәнгать мәктәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан сәнгать мәктәбе

Казан сәнгать мәктәбе 1895 елда оештырыла һәм 1901-1905 елларда Казанның татарлар яшәми торган Грузин урамында (хәзерге Карл Маркс урамы) бу мәктәп өчен шәһәрнең иң күренекле биналарыннан булган йорт салына.

1905 елга хәтле III кызлар гимназиясе бинасында урнашкан була. 1901 елның маенда элекке Арча кыры мәйданының (хәзерге Лев Толстой скверы) бер почмагында укуханә өчен махсус бина кора башлыйлар. Төзелеш белән укуханә мөдире, сәнгать укытучысы Карл Мюфке (18681933) үзе җитәкчелек итә. Ул бина проектын һәм төзелеш сметасын Санкт-Петербургда сәнгать академиясендә раслатуга ирешә. Барлык төзелеш эшләре 1903 елның ноябрендә төгәлләнә. Ләкин декабрьдә янгын чыгып, бинаның түбәсе янып бетә. Ремонтка Мюфке үз акчаларын да тоткан дигән истәлекләр бар. Янгыннан соң яңадан корганда, бинаның өске өлешенең кыяфәтенә зур үзгәрешләр кертелә. 1905 елда Карл Мюфке III дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнә.[2]

Бинада сәнгать училищесы өчен мөһим булган иртәнге һәм кичке рәсем төшерү сыйныфлары, тантаналар һәм күргәзмәләр заллары, өченче катта остаханәләр өчен авыш түбәле пыяла бүлмәләр була.

Икенче катта тәрәзә араларында колонналар урнаштырылган. Бинаның түбәсендә кубка охшаган өстәмә корылмада гаскәри очлымга охшатып эшләнгән бинага яктылык кертүче фонарь калкып тора.

Бина төзелешендә иң яхшы кирпеч, известняк, ак таш кулланылган. Идәннәргә паркет җәелгән.

"Бу бина Россиядә сәнгать мәктәпләре өчен салынган биналарның соңгыларыннан булганлыктан, сыйныф бүлмәләренең сәнгать өйрәтү өчен уңайлыгы буенча бөтен СССРда диярлек беренче урын тота."

- дип язган бер мәкаләсендә бөек рәссам Бакый ага Урманче.

Урыс сәнгать академиясенең еллык хисапларына караганда, академия өчен укучылар әзерләүдә Казан сәнгать мәктәбе беренче урын тоткан. Әмма татарның үзәгендә булса да, бу мәктәп революциягә чаклы бер тапкыр да татар тормышына якынаерга тырышмаган. Революциягә чаклы анда бары бер генә "мөселман" баласы укыган. Ул да укуын тәмамлап чыкмаган. Югыйсә, мәктәптә һәр елны 300-400 укучы белем алган.

Революциядән соң бөтен югары уку йортларыныкы кебек үк, ирекле сәнгать һөнәрханәләре исеме алган Казан сәнгать мәктәбе дә һәрбер милләтнең хезмәт кешесе өчен ишекләрен киң ача. 1926 елда инде мәктәптә 20ләп татар исәпләнә. Ә шул елны укырга керергә ниятләгән төрек-татар балаларының саны 30 га җитә. Араларында Төркестан, Казахстан, Башкортстан һәм Уралдан килүчеләр дә була. Бакый Урманче - беренчеләрдән булып Казан сәнгать мәктәбендә профессиональ белем алган татар рәссамы. Ә 1926 елда Мәскәүдә югары сәнгать остаханәсен тәмамлап кайткач, 1929 елда Соловки лагеренә сөрелгәнче, үзе шунда укыта. Сүзсез, сәнгать мәктәбе татар сынлы сәнгате тарихында зур урын тота. Хәзерге вакытта Татарстан Республиканың йөзен билгеләүче рәссамнарыбыз барысы да шул мәктәпне үткән.[3]

Әлеге бинада 1919-1926 елларда Казан азат дәүләт сәнгать остаханәләре (институт), 1926-1929 елларда индустрия техникумы, 1929-1930 елларда политехника институты, 1930-1941 елларда коммуналь төзелеш инженерлары институты урнаша. Озак еллар (1941-2003 еллар) КАИның икенче корпусы булып хезмәт итә. 2004 елда бина Казан сәнгать училищесынә кире кайтарыла. Башта төп фасад ремонтлана, аннары бинаның эчке корылмаларына реставрация үткәрелә. 1995 елда шәһәр мигъмарияты һәйкәле, илкүләм әһәмияткә ия дәрәҗәле мәдәният мирасы ядкәре дип табыла.[4]

Татарстан Республикасының дәүләт сынлы сәнгать музее[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее

Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееРүсия Федерациясендәге иң зур региональ сәнгать музейларының берсе. 1958 елда ТАССР Дәүләт музее картиналары галереясы базасында, А. Лихачевның шәхси сәнгать әсәрләре җыелмасы нигезендә барлыкка килә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт сынлы сәнгать музееның тарихы Милли музейның 1895 елда ачылган сынлы сәнгать әсәрләре тупланмасыннан башлана. Фонд археолог һәм туган якны өйрәнүче Андрей Лихачев, хәйрияче Ольга Александрова-Гейнс һәм рәссам Александр Мантель тапшырган әсәрләрдән туплана башлый. Алар музей коллекциясен Василий Тропинин, Иван Айвазовский, Василий Перов, Иван Шишкин, Константин Маковский, Илья Репин һәм Борис Кустодиев картиналары белән баеталар.

1920 елда музейның 25 еллыгы уңаеннан аңа Татарстан Республикасының Үзәк музее статусы бирелә. Юбилей уңаеннан Дәүләт музее ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы рәссамнарының зур җыелмасын тапшыра.

1950 еллардан башлап, Татарстан рәссамнарының сынлы сәнгать, графика, скульптура әсәрләрен туплау эше башлана. Шуларга нигезләнеп, музейда “Татарстанның һөнәри декоратив-гамәли сәнгате” дип исемләнгән даими эшләүче экспозиция ясала. Сәнгать фонды туктаусыз үсә һәм 1958 елда РСФСР Мәдәният министрлыгы карары белән Милли музейның картиналар галереясе сынлы сәнгать музее итеп үзгәртелә. Ә 1967 елда хәзерге бинасына (Карл Маркс урамы, 64 йорт) күчерелә. Бу бина – 1906 елда Казан хәрби округы генералы А.Г. Сандецкий өчен салынган особняк. Александр Сандецкий биредә 1917 елгы революциягә кадәр яшәгән.

Хәзерге вакыт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда музейның филиалы – «Хәзинә» милли сынлы сәнгать галереясе ачыла. Әлеге галереядә импрессионист Николай Фешин, беренче профессиональ татар рәссамы Бакый Урманче һәм башкаларның иҗади әсәрләрен күрергә мөмкин. Хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда 26 меңнән артык картина, графика, сынлы сәнгать, декоратив-кулланма сәнгате әсәрләре саклана. XV-XVI йөзләр Европа гравюрасы (А. Дюрер, Л. Лейденский) һәм XVI - XVIII йөзләр картиналары (Д. Пулиго, И. Люттихейс, түгәрәк остасы И. Сваненбурх), XVI йөз борынгы рус икона язуы һәйкәлләре, Д. Левицкий, Ф. Рокотов, И. Репин ясаган портретлар, И. Шишкин, Н. Фешин эшләренең зур җыелмалары, ХХ гасыр башы рус авангарды әсәрләре (В. Кандинский, М. Врубель, Р. Фальк, Н. Гончарова, М. Ларионов һ.б.), Татарстан рәссамнары җыелмасы (Б. Урманче, Х. Якупов, И. Зарипов) аеруча зур бәягә ия.

Музей һәр елны 90–100 күргәзмә уздыра.[5]

Исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Сәнгать өлкәсендә татар теле: Югары уку йортлары өчен укыту кулланмасы / Р.Р. Сәлахова. – Казан, 2016. – 96 б.
  3. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сәнгать өлкәсендә татар теле: Югары уку йортлары өчен укыту кулланмасы / Р.Р. Сәлахова. – Казан, 2016. – 96 б.
  2. Юлия Глазырина. Карл Мюфке - архитектор и педагог Казанские истории. 2010 ел, 20 сентябрь.
  3. http://madanizhomga.ru/news/knzk-msl/syinlyi-sngat-uchilischesyina-120-el
  4. Указ Президента РФ № 176 от 20 февраля 1995 года
  5. http://museum.tatar.ru/tt/museum/gosudarstvennyy_muzey_izobrazitelnykh_iskusstv_respubliki_tatarstan/about/