Үтүк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
XIX гасыр азагы — XX гасыр башы күмер үтүге

Үтүк — кер һәм кием-салым үтүкли торган көнкүреш техникасы.

Үтүкнең тарих башы 1636 елга барып тоташа. Б.э.к. IV гасырда Борынгы Грециядә киндер тукымадан эш­ләнгән киемнәрне уклау сыман тимерчыбыклар белән турайтканнар. Кызган таба да яхшы “үтүкләгән”. Беренче үтүк турындагы мәгълүмат хан сараеның чыгымнар кенәгәсендә табылган. Датасы итеп 1636 елның 10 феврале куелган. 5 алтын бәясе торган әлеге үтүк гади җылыткыч кына булган. Якынча 10 кг авырлыктагы таш үтүк була ул. XVIII гасырда капкачын ачып күмер сала торган үтүкләр популярлашып китә. Әлеге төр үтүкләрдә күмер яхшырак янсын өчен ян-як тишемнәренә вакыт-вакыт өреп торырга туры килә. Соңрак корпусларында газ баллонына тоташу өчен металл торба беркетелгән үтүкләр пәйда була. Шулай ук керосин лампасына охшаш спиртлы үтүкләрнең булуы да билгеле, ләкин ул халык тормышына артык үтеп керә алмый. Бер спиртлы үтүк бәясенә бер көтү сарык алып була торган вакыт булган бу.

Русиядә 7-8 гасыр элек киемне шома таякка урап, сырлы такта өстендә тәгәрәткәннәр. Озак вакытлар үтүк хәлле гаиләләрдә генә булган. Хәзерге үтүкләр чыкканчы киемнәрне кайнар таба ярдәмендә үтүкләгәннәр. Соңрак күмер үтүген кулланганнар.

Бары тик XX гасырда гына электр үтүге барлыкка килә. 1903 елда америкалы Эрл Ричардсон беренче электр үтүген тәкъдим итә. Ә ике елдан ул үтүкнең яңа вариантын уйлап таба. Шуннан бирле үтүкләр яңартылып торалар һәм бүгенге көндә дә көнкүрештә кулланылалар.

Тарихта алюминий үтүкләрнең дә булуы билгеле, алар үтүкләү чарасыннан бигрәк, чит илләргә төсле металл чыгару өчен файдаланылган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]