Бали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бали[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бали Индонезиянең утравы һәм провинциясе. Провинциягә Бали һәм берничә кечерәк күрше утрау керә, алар арасында Нуса Пенида, Нуса Лембонган һәм Нуса Ценинганны атарга була. Ул Кече Сунда Утрауларның иң көнбатыш очында, көнбатышта Ява һәм көнчыгышта Ломбок арасында урнашкан. Аның башкаласы Денпасар утрауның көньяк өлешендә урнашкан.

2010 ел җан алу исәбе буенча 3890757 һәм 2014 елның январена 4225000 кеше халкы белән утрау Индонезиянең индуист азчылыгының күпчелеге өчен өй булып тора. 2010 ел җан исәбе алу буенча Балиның 83,5%-ы Бали Индуизмы тарафдарлары, алардан соң 13,4% мөселман динен, 2,5% христианлык һәм 0,5% Буддизм динен тота.

Бали популяр туристик бару урыны һәм 1980-енче еллардан бирле туристлар санының шактый үсүен күргән. Ул үзенең югары үсеш алган сәнгате, шул исәптән традицион һәм хәзерге биюләр, скульптура, рәсем ясау, күн, металл эшкәртү һәм музыканы да кертеп. Индонезиянең Халыкара Фильм Фестивале һәр ел саен Балида үткәрелә.

Бали Мәрҗән Өчпочмагының өлеше, бу диңгез төрләренең иң югары биотөрлелеге булган өлкә. Бу өлкәдә генә 500 дән артык риф төзүче төрләрне табып була. Чагыштыру өчен, бу бөтен Кариблардан 7 мәртәбә күбрәк. Соңгы вакытта Бали 2011 ел ASEAN Саммиты, 2013 APEC һәм 2013 Мисс Дөнья конкурсын кунак итеп каршы алган.

Тирта Эмпул Гыйбадәтханәсе аның изге суларын эзләүче туристларны үзенә тарта

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]