Тирупати

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тирупати latin yazuında])
Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең Тирупатида Радха-Говинда гыйбадәтханәсе
Тирупати
Сурәт
Дәүләт  Һиндстан
Нәрсәнең башкаласы сельский мандал Тирупали[d], Tirupati (Urban) mandal[d] һәм Tirupati district[d]
Административ-территориаль берәмлек Tirupati district[d]
Сәгать поясы Һиндстан стандарт вакыты[d]
Идарә итүче орган Tirupati Municipal Corporation[d]
Халык саны 287 482 (2011)[1]
Ир-ат халкы 146 225[1]
Хатын-кыз халкы 141 257[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 161 метр
Мәйдан 28,86 км² (2011)[1]
Почта индексы 517501
Хуҗалыклар саны 71 143[1]
Җирле телефон коды 877
Карта
 Тирупати Викиҗыентыкта

Тирупа́ти (ингл. Tirupati, тел. తిరుపతి) — Һиндстанның Андхра-Прадеш штатында Читтур даирәсендә шәһәр.[2]. Раяласима төбәгенең иң эре шәһәрләренең берсе. Көнчыгыш Гхата таулары итәгендә Ченнайдан 100 км төньякта Андхра-Прадеш штатының башкаласы Хайдарабадтан 550 км көньякка таба урнашкан.

Тирупати Һинд динендә дини сәфәр кылуның иң эре урыннарының берсе булып тора. Тирупатидан 10 км га төньяк-көнбатышка таба, Тирумала калкулыклары өстендә диңгез дәрәҗәсеннән 853 метр өстендә, Тирумала Венкатешвара Гыйбадәтханәсе урнашкан, ул Вишну Ходаеның иң төп формаларның берсенә - Венкатешварага багышланган. Бу дөньядагы иң бай Һинд дине гыйбадәтханәсен "Һинд дине Ватиканы" дип атыйлар. Аңа ел саен миллионарча дини сәфәр кылучылар зиярәт кылалар. Тирупати шулай ук Андхра-Прадешның эре икътисади һәм белем алу үзәге булып тора.

Тамил теленнән тәрҗемә иткәндә шәһәрнең исеме "Лакшми Алиһәсенең ире" дигәнне аңлата. Тирупатины беренче иске алу Тамил әдәбиятының биш бөек эпосы "Шиллападикарам" һәм "Манимехалай" да бар (безнең эраның V-IV гасырлар).

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстан халкының 2011 ел санын алу буенча Тирупатиның халкы саны - 459 985 кеше; шуларның 231 456 - се ир кешеләр һәм 228 529 - ы хатын-кызлар. 6 яшькә кадәр балалар - 41 589. Укый-яза белү дәрәҗәсе - 85,22%.[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 District Census Dataset of Andhra Pradesh - Towns(2011)Office of Registrar General & Census Commissioner of India.
  2. Falling Rain Genomics, Inc - Tirupati. fallinggrain.com. әлеге чыганактан 2012-04-21 архивланды. 2007-04-27 тикшерелгән.
  3. http://www.censusindia.gov.in/2011-prov-results/paper2/data_files/India2/Table_3_PR_UA_Citiees_1Lakh_and_Above.pdf