Лакшми

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лакшми latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Раджа Рави Варманың Гаджа Лакшмисы. Лакшми (Дэванагари язуы белән:लक्ष्मी) - муллык һәм яхшы язмыш, байлык, уңыш Алиһәсе. Дэви, Тридэви, Махалакшмига бәйле. Сыену урыны: Вайкунтха яки Вишнулока. Ире - Вишну. Бертуганы - Брахма. Ак ябалакка яки филгә атлана. Бәйрәмнәре: Дивали (Лакшми Пуджа, Навратри, Шарад Пурнима. Тридэвиның әгъзасы.

Лакшми (ˈlʌkʃmi; Санскрит телендә: लक्ष्मी, IAST: lakṣmī) яки Лакшми Һинд дине байлык, яхшы язмыш, муллык һәм матурлык Алиһәсе.

Исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикийда Изге Күл Гыйбадәтханәсендә Лакшми Поты.

Лакшминың берничә исеме бар һәм Һинд диненең күп Стотрам һәм Сутраларында аның төрле исемнәре җырлана:[1][2]

  • Падма: Ул лотосныкы (ул лотоска атланган яки шунда яши)
  • Камала: Лотосныкы
  • Падмаприйя: Лотос яратучы
  • Падмаладһара Дэви: Лотослар бәйләмен кигән Алиһә
  • Падмамукһи: Лотос-йөзле (йөзе лотосныкы булган)
  • Падмакши: Лотос-күзле (күзләре лотос кебек матур)
  • Падмахаста: Кулында лотос булган
  • Падмасундари: Лотос кебек матур булган
  • Шри: Балку, бөеклек, асыллык, байлык
  • Шриджа: Шриның Джатикасы
  • Вишнуприйя: Вишнуны яратучы (Вишнуның сөйгәне булган)
  • Улукаваһини: Ябалакка атланган (ябалакта утыручы)
  • Нандика: Рәхәт бирүче, балчыктан ясалган савыт һәм Вишнуприйя (Вишнуның сөйгәне)

Аның башка исемнәре:[1] Манушри, Чакрика, Камалика, Айшварья, Лалима, Индира, Кальяни, Нандика, Нандини, Вайшнави, Саммруддхи, Бхаргави, Шридэви, Чанчала, Дҗаладҗа, Мадхави, Суджата, Шрия, Прачи, Хариприйя, Мадһу, Парама, Джанамодини, Кетки, Малти, Видья, Васуда, Ведавати, Трилочана, Тилоттама, Субһа, Дэви, Крийялакшми, Вирупа, Апара яки Апараджита, Аруна, Ахила, Бала, Куһу, Пурнима, Анумати, Авашья, Сита, Рама, Радһа, Радһика, Рукһмини, Таруни, Джйотсна, Джйоти, Нимешика, Атибһа, Сварна Камала, Смрити.[2]

Гимннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лакшмига ритуаль табыну вакытында Махалакшмига багышланган биниһаять гимннар, догалар, шлокалар, җырлар һәм риваятьләр җырлана.[1] Боларга Шри Лалитха Саһасранамам, Шри Махалакшми Аштакам, Санаткумараның Шри Лакшми Саһасранама Стотрасы, (Шри Веданта Десикарның) Шри Стутисы, Индраның Шри Лакшми Стутисы, Шри Ади Шанкараның Шри Канакадхара Стотрасы, (Шри Ямуначарьяның) Шри Чатусслокисы, Нараяни Стути, Дэви Махатмьямның Урта эпизоды, Аргала Стотра, (Бхагаван Шри Хари Свамиҗиның) Шри Лакшми Шлокасы һәм Шри Сукта ул Ведаларда бар.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лакшми Һинд дине Алиһәләр өчлегенең берсе. Аның иконографиясе борынгы һәм хәзерге заман Һинд дине гыйбадәтханәләрендә бар.

  1. 1,0 1,1 1,2 Constantina Rhodes (2011), Invoking Lakshmi: The Goddess of Wealth in Song and Ceremony, State University of New York Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-1438433202]]
  2. 2,0 2,1 Vijaya Kumara, 108 Names of Lakshmi, Sterling Publishers, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9788120720282]]