Мьянмада Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мьянмада Һинд дине latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Мьянмада Һинд динен якынча 252 763 кеше тота.[1] Бирмада ышанычлы халык санын алу колониаль вакытлардан бирле алынмаганга күрә һәм күп кеше үзенең динен күрсәтергә теләмәгәнгә күрә, бу якынча сан гына. Мьянмада күпчелек Һинд дине тарафдарлары Бирма Һиндлеләре булып тора.

Ел Процент Арту
1973 0.4% -
1983 0.5% +0.10%
2014 0.5% -

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд дине, Буддизм белән, Бирмага борынгы заманнарда килгән. Илнең ике атамасы да Һинд диненнән килеп чыккан; Бирма - ул Британия колониаль рәсмиләрнең төбәкнең борынгы исеме "Брахма Деша"ның беренче яртысының фонетик эквиваленты.[2] Брахма ул дүрт башлы Ходай, Һинду өчлегенең өлеше. "Мьянма" сүзе региональ телләрдә "Брахма" сүзенең транслитерациясе, монда "б" һәм "м" бер-берсен алмаштырып тора.

Аракан (Рахине) Йома ул әһәмияткә ия Бирма һәм Һиндстан арасында табигый тау барьеры, һәм Һинд диненең һәм Буддизмның Бирмага миграциясе әкренләп Манипур аша Көньяк Азия диңгез сәүдәгәрләре аша үтеп кергән. Һинд дине пре-колониаль вакытларда Бирма патшаларның патша сарай даирәсенә зур йогынты ясаган, бу Баган кебек шәһәрләрнең архитектурасында күренеп тора. Шулай ук, Бирма теле күбесе дин белән бәйләнгән Санскрит һәм Пали теленнән күп сүзләр алган.

Фикерләрнең борынгы һәм урта гасырларлда килүе һәм мәдәният үтүе Бирманы вакыт узу белән үзгәрткән, 19-ынчы һәм 20-нче гасырларда миллионнан артык Һинд динендәге эшчеләр Британия колониаль хөкүмәте тарафыннан плантацияләрдә һәм рудникларда эшләү өчен китерелгән. Британиялеләр шулай ук Европа резиденция үзәген Һиндле иммигрантлар белән уратып алу кабиләләр тарафыннан урлау һәм рейдларга каршы буфер булып торган дип сизгән. 1931 халык санын алу буенча, Рангун (Янгон) халкының 55%-ы Һиндстан мигрантлары булган, күбесенчә Һинд динендәгеләр. [3]

Британиядән бәйсезлеккә ирешүдән соң Не Вин җитәкчелегендәге Бирма Социалистик Партиясе ксенофобик сәясәт кабул иткәннәр һәм 300 000 Һиндле этник халык (Һинд динендәгеләрне) 100 000 кытай кешесе белән Бирмадан 1963 һәм 1967 еллар арасында куганнар. Бирмада демократик протестларны хуплау сәясәте Һинд дине тарафдарларын эзәрлекләүләргә китергән һәм шулай ук Бирманың Һиндстанның төньяк-көнчыгыш штатларында сул юнәлешле фетнә төркемнәрнең Бирма тарафыннан тәэмин ителенешенә китергән.[3]

Хәзерге статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд диненең аспектлары Бирмада бүгән дәвам итә, гәрчә күпчелек Буддизм мәдәниятле булса да. Мәсәлән, Тхагьяминга табыналар, ә ул Һинд диненең Индра Ходаеннан килеп чыккан. Бирма әдәбияты шулай ук Һинд дине тарафыннан баетылган, боларга Яма Затдав дип атылган Рамаянаның Бирма адаптациясе керә. Күп Һинд дине Ходайларына шулай ук күп Бирма кешеләре табыналар, мәсәлән, Сарасватига (Бирма телендә Тхуятхади), ул белем Алиһәсе, аңа еш имтиханнардан алда табыналар; Шива Ходаен Парамизва дип атыйлар; Вишну Ходаен "Витхано" дип атыйлар һәм башкалар. Бу фикерләрнең күбесе Бирма мәдәниятендәге утыз җиде Нат яки ходайның өлеше булып тора.[4]

Хәзерге Мьянмада, күпчелек Һинд динендәгеләр Янгон һәм Мандалай шәһәр үзәкләрендә урнашкан. Борынгы Һинд дине гыйбадәтханәләре Бирманың башка өлешләрендә бар, мәсәлән, Баганда Вишну Ходаена багышланган 11-енче гасыр Натлаунг Кьяунг Гыйбадәтханәсе.

WP-TranslationProject TwoFlags.svg

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Инглиз Википедиясендәге «Hinduism in Myanmar» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

References[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Table: Religious Composition by Country, in Numbers Pew Research Center (December 2012)
  2. Toʻ Cinʻ Khu, Калып:Google books, pp. iv-v
  3. 3,0 3,1 Donald M. Seekins (2006), Historical Dictionary of Burma, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0810854765]], pp. 216-220
  4. Thant Myint-U (2001), The Making of Modern Burma, Cambridge University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0521799140]], pp. 27-47