Эчтәлеккә күчү

Пәнҗаблылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пәнҗаблылар latin yazuında])
Пәнҗаблылар
Үз аталышы

Көнчыгыш Пәнҗаб телендә:ਪੰਜਾਬੀ ਲੋਕ, Көнбатыш Пәнҗаб телендә:پنجابی لوک

гомуми сан

Ошибка Lua в Модуль:Wikidata2/number на строке 13: attempt to concatenate a nil value.

яшәү җире

  • Пакьстан: 76 335 300 кеше
  • Һиндстан: 29 109 672 кеше
  • Бөекбритания: 2,3 млн кеше
  • Канада: 800 мең кеше
  • Берләшкән Гарәп Әмирлекләре: 720 мең кеше
  • Америка Кушма Штатлары: 640 мең кеше
  • Согуд Гарәбстаны: 620 мең кеше
  • Һонг Конг: 260 мең кеше
  • Малайзия: 185 мең кеше
  • Көньяк Африка Җөмһүрияте: 140 мең кеше
  • Мьянма: 120 мең кеше
  • Франция: 90 мең кеше
  • Италия: 80 мең кеше
  • Таиланд: 75 мең кеше
  • Япония: 75 мең кеше
  • Маврикий: 70 мең кеше
  • Сингапур: 70 мең кеше
  • Оман: 68 мең кеше
  • Ливия: 65 мең кеше
  • Бахрәйн: 66 мең кеше
  • Кения: 80 мең кеше
  • Австралия: 50 мең кеше
  • Танзания: 45 мең кеше
  • Кувейт: 40 мең кеше
  • Германия: 80 мең кеше
Теле

Һинди (Һиндстанда), Лахнда һәм Урду (Пакьстанда)

Дине

Һинд дине , Сикхизм, Ислам

 Пәнҗаблылар Викиҗыентыкта

Пәнҗаблылар, Панджаблылар (Көнчыгыш Пәнҗаб телендә:ਪੰਜਾਬੀ ਲੋਕ, Көнбатыш Пәнҗаб телендә:پنجابی لوک) — Пәнҗаб дигән географик һәм тарихи өлкәсенең төп халкы (Пакистан штаты Пәнҗабта һәм Һиндстан Пәнҗаб һәм Харьяна штатлары территориясендә). Шулай ук зур диаспоралар Европада, Америкада, Азиядә, Якын Көнчыгышта һәм Африкада бар. Саны - 110-120 млн кеше.
Пәнҗаблыларның зур саны Пәнҗаби телендә сөйләшәләр (Һинд-Европа телләр гаиләсенең Һинд-Арий тармагы), аз саны (Сикхлар - Хинди телендә (Һиндстанда)), ленди (лахнда һәм урду телендә (Пакистанда). Пакистанда Пәнҗаблылар Ислам тарафдарлары, ә Һиндстанда күбесенчә Сикх дине, Һинд дине тарафдарлары. Халыкның этногенезы төрлечә; борынгы заманнан ук хәзерге Пәнҗаб һәм төньяк Һиндстанның территорияләре халыкларына Арий, Скиф, Гарәп һәм башка яулар белән бәйле килгән халык төркемнәре кушылган. Пәнҗаблыларның формалашуына джатлар, раджпутлар һәм гуджарлар зур йогынты ясаган. Безнең эрага кадәр 3-енче меңьеллыкта Пәнҗаблылар куәтле дәүләтләр нигезләүчеләре буларак мәшһүр булганнар (Таксила, һ.б.). Пәнҗаблылар күбесенчә җир сөрүчеләр (төп авыл хуҗалыгы культурасы булып сугарылган кырларда бодай булып тора); шулай ук туку, чүлмәкчелек кәсебе, келәмнәр ясау һәм агач буенча незекле кисү булып тора. Авылларда төп торак булып - яссы түбәле яндырып чыныкландырылмаган кирпечләрдән йорт булып тора. Пәнҗаблылар арасында чагыштырмача квалификацияле эшчеләр һәм техник интеллигенция вәкилләре күп, бу бигрәк тә Һиндстан өчен хас. Ике илдә дә Пәнҗаблылар арасында укый-яза белү сәләте күрше халыкларга караганда югарырак.

Шулай ук карарга мөмкин

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

BBC Пәнҗаби