Браһмапутра

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Браһмапутра latin yazuında])
Браһмапутра
География
АТБ Ассам
Ил Һиндстан, Кытай, Баңладеш, Непал
Координатлар 26°12'2.6"тн, 91°44'48.6"кнч
Нинди сулыкка коя Бенгальский залив Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 651 334 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 2900 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 19 500 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Браһмапутра (кыт. 雅鲁藏布江, тиб. ཡར་ཀླུང་གཙང་པོ།, һинди ब्रम्हपुत्र, асс. ব্ৰহ্মপুত্ৰ, бенг. ব্রহ্মপুত্র, ингл. Brahmaputra) — Көньяк Азиядә, Кытай (Тибетта Саңпо дип атала), Һиндстан һәм Баңладештагы елга. Озынлыгы 2900 км, бассейнының мәйданы 935 мең км².

Тибет таулыгының көньяк-көнчыгышында, 4800 метрга якын биеклектә Ладакһ тезмәсендәге бозлыклардан башлана. Ганг елгасына кушылып, зур (мәйд. 80 мең км²) дельтаны хасил итә. Кар һәм яңгыр сулары белән туена. Җәен мәүсим яңгырлары һәм Һималайларда эрегән кар сулары исәбенә тулып агып, түбән агмында су биеклеге 10–12 метрга күтәрелә. Кышын су биеклеге кими. Уртача еллык су чыгымы 12 мең м³/сек (җәен 15 мең м³/сек., кышын 4 мең м³/сек). Елга зур һидорэнергетик ресурсларына ия. Тамагыннан Дибругарһ шәһәренә кадәр (1290 км) көймәләр йөрешле. Сугаруда киң файдаланыла.

Браһмапутра ярларында Шигадзе (Кытай), Гуваһати (Һиндстан) һәм башка шәһәрләр урнашкан.
Түбән агымында бу елгага Һинд дине тарафдарлары табына. Һинд субкыйтгасының күпчелек исемнәре хатын-кыз исемнәре булса, бу елганың исеме ир-ат исеме, бу Санскрит телендә "Брахма улы" дигәнне аңлата.

Гәләрәй[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]