Сунь Укун

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сунь Укун latin yazuında])
Сунь Укун. "Көнбатышка сәяхәт"кә иллюстрация, XV гасыр.

Сунь Уку́н (Кытай телендә: 孫悟空|孙悟空 (Sūn Wùkōng)) — Кытай әдәбият персонажы, маймыллар патшасы, У Чэнъэньның "Көнбатышка сәяхәт" романы буенча мәгълүм. Нэчжа кебек үк Көнчыгыш Азия мәдниятендә трикстерларның иң популяр образларының берсе булып тора.
"Көнбатышка сәяхәт"кә кадәр монах Сюаньцзан һәм аның өйрәнчекләренең Һиндстанга сәфәре тарихының берничә юрамасы булган, әмма Кытай әдәбиятының шедевры булып нәкъ "Көнбатышка сәфәр" булып тора. Кайбер галимнәр фаразынча Сунь Укун образы Һинд дине Ходае - маймылсыман Хануманда нигезләнгән. Кайбер илләрдә, мәсьәлән, Индонезиядә аларны чынлап та аерырга авыр - Хануман һәм Сунь Укун шул ук мәхлукат булып саналалар.
Аның хөрмәтенә Плутонда Сунь Укун буразнасы аталган (атама әлегә Халыкара астрономия союзы тарафыннан расланмаган).

Исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче остазыннан үлемсез Сюйпути (Суботи) патриархыннан Маймыллар Патшасы Укун исемен алган ("бушлыкны белгән") һәм Сунь фамилиясен (шундый ук фамлиягә Җимешләр һәм Чәчәкләр Тавында яшәүче барлык маймыллар ия булганнар).
Укунның икенче остазы аңа Синчжэ монах исемен биргән, ягъни "сәяхәтче" (行者). Шулай итеп, еш сәяхәт итүче монахларны атаганнар.
Сунь Укун шулай ук башка исемнәр астында мәгълүм:

  • Таш маймыл (石猴, ShíHóu), чөнки таштан туган.
  • Матур Маймыллар Патшасы, Měihóu Wáng (美猴王) — буйсынганнары уйлап чыгарган титул.
  • Бимавэнь (ягъни ат каравылчысы) (弼馬溫), Bìmǎwēn) — бу вазыйфага Күк гүрнәчәгә билгеләнгән булган. Күбесенчә кимсетү буларак кулланыла.
  • Күккә тиң Олы фикер иясе, Qítiān Dàshèng (齊天大聖) — Сунь Укун буйсынганнары тарафыннан уйлап чыгарылган икенче исем. Кимсетелгән Күк Императоры белән озак булмаган ызгыштан соң бу титул Укунда рәсми булып калган. "Олы фикер иясе"нә кадәр кыскартыла.

Маймыллар патшасы шулай ук Тайваньда Kâu-chê-thian (Кытай телендә: 猴齊天|хоу ци тянь|Күккә тиң Маймыл) һәм Гонконгта Маа5 lau1 zing1 (Кытай телендә:|馬騮精|||ма лю цзин|рух-маймыл) буларак мәгълүм.

Кыскача биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сунь Укун таш маймыл булып тора, ул сихри таштан туган бу Митраизмда Митра тууының аналогик эпизодына охшаш. Берьюлы тирәдәге маймыллар якындагы тау агымы каян башлана икәнен белергә теләгәннәр һәм нәтиҗәдә шарлавык тапканнар. Аның аша зарар күрмичә узарга батырчылык күрсәткәнне алар патшасы итмәкче булганнар. Сунь Укун барырга булган һәм шарлавык артында Су пәрдәсе мәгарәсен табып, маймылларның җитәкчесе булган. Гәрчә бәхетле тормыш яшәсә дә, Сунь Укун иртәме-соңмы ул картаячагына борчылган. Шуңа күрә буйсынганнары киңәше буенча ул аңа үлемсезлек өйрәтә торган остаз артыннан барган. Аны өйрәнчек итеп алган даос аны болытта очарга, 72 әверелүгә һәм башка сихри гамәлләргә өйрәткән. Патшалыгына кайтып, Сунь Укун буйсынганнары киңәше буенча Диңгез Аждаһасына кергән һәм үзе өчен нинди дә булса да корал сораган. Барлык нормаль корал Сунь Укун өчен җиңел булганга күрә, Аждаһа аңа 13 500 цзиньлы Цзиньгубан (金箍棒, jīngū bàng) биргән, аның белән заманында Бөек Юй суларны тыйган. Юл таягына ия булгач, Сунь Укун яңа коралын куллануы янавы белән Аждаһа бертуганнарын юл таягына лаеклы киемне бирергә мәҗбур итә.
Сунь Укунның үз камилләшүенә карамастан, ул шулай да алкоголь авыруыннан үлгән һәм аның артыннан Янь-ло хезмәтчеләре килгән (бу җир асты үлгәннәр дөньясының хөкемдары Яма Раджның Кытай исеме юрамасы). Тәмугъ казыйлары таныганча, монда ниндидер хата булган, әмма Сунь Укун барыбер гауга күтәргән һәм үлгәннәр китабыннан үз исемен дә, буйсынганнар исемнәрен дә сызып ташлаган. Моңа рәхмәтле булып, Җимешләр һәм Чәчәкләр Тавында күп маймыллар үлемсез булып киткәннәр. Диңгез Аждаһасы сараенда гамәлләр дә, Сунь Укун тарафыннан тәмугъта оештырылган гауга Нефрит Императорына зарлануның нәтиҗәсе булганнар. Җәза алу урынына Сунь Укун үз эшеннән үз ихтыяры белән киткән, аңа каршы гаскәр җибәрелгән булган. Әмма аны җиңә алмаган. Шуңа күрә, император Сунь Укунның титулын танырга мәҗбур булган һәм аны хөрмәтлерәк, әмма абсолют рәвештә рәсми эш урынына күчергән. Ул анда эшсез булмасын өчен, ул аңа шәфталу бакчасын сакларга кушкан.
Сакчы вазифасында торып Сунь Укун шәфталуларны урлый башлаган. Соңрак әзерләнәчәк табын турында белгән ул анда чакырылмаганын белгән. Шуңа күрә ул табын булган сарайга үткән һәм кунаклар килгәненә кадәр, барлык ашарга әзерләнгәнне, үлемсезлек эликсирын да кертеп ашап бетергән. Бу аны янә күк гаскәрләре белән бәрелешүенә китергән һәм бу юлы ул аны вакытлыча яулап ала алган. Әмма эчелгән эликсир күп булу сәбәпле ул зыян китереп булмаслык булып киткән һәм аны үлем җәзасына дучар итәргә мөмкин булмаган. Шулай ук Сунь Укуннан эликсирны эретеп чыгарырга маташулар уңышлы булмаган һәм ул мичтән качып янә дебош ясаган. Нәтиҗәдә аны Буддага тыярга туры килгән, ул аны Биш Табигать Көчләре тавы астында тоткан.
Биш йөз ел узгач, Гуаньинь әмере буенча, Будда Амитабханың Көнбатыш Җәннәтенә Будда язмалары артыннан баручы монах Сюаньцзан азат иткән. Азат ителүе өчен рәхмәтле булып, Сунь Укун Сюаньцзанның өйрәнчеге булган аны язмалар артында юлында сакларга вәгъдә иткән. Әмма Сунь Укун аңа һөҗүм иткән талаучы каракларны үтәрү факты монахның ачуын чыгарган. Сунь Укунның исә эшләгән эше өчен сүккәнгә ачуы чыккан. Ызгыш булганга күрә, Сунь Укун остазын ташлаган, әмма аннан соң үкенгән һәм кире кайткан. Сюаньцзан ялганлап аны Гуаньиньнан алган кыршауны кияргә мәҗбур иткән. Монах махсус мантра укый башлаган саен, кыршау кысылган һәм Сунь Укунның бик каты башы авырткан. Сюаньцзанны ялганнарга җиңел булганга күрә һәм аңа Сунь Укун әйткәнне беркайчан да тыңламаганга күрә, кыршау Сунь Укунга явыз рухларны үтерергә бирмәү өчен кулланылган. Шулай да, Сунь Укун чын күңелдән Сюаньцзанга хезмәт иткән һәм сәфәр дәвамында саклаган.
Сәфәр беткәч, тырышкан өчен бүләк итеп Көнбатыш Җәннәт Буддасы Сунь Укунны Бөтен Нәрсәне Җиңүче Будда итеп билгеләгән. Сунь Укунның шуннан соң биографиясе гади үлемлеләргә мәгълүм түгел. Мәгълүм булганча "Лотос яктырткыч" әсәре буенча, Сунь Укун берьюлы малайның остазы булган, ул малай Эрлан Ходае белән әнисен азат итәр өчен көрәшкән.

Сунь Укунның кинода образы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сунь Укунның компьютер уеннарында һәм китапларда образы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Age Of Magic - Сунь Укун (Sun Wukong) уйнау персонажы

WarCraft 3 Reign of Chaos (китапларда искә алу гына)

WarCraft 3 The Frozen Throne (китапларда искә алу гына)

League of Legends (Wukong, the Monkey King) (Укун, Маймыллар Патшасы) (Уен персонажы)[1]

Dota 2 (Monkey King) (Маймыллар Патшасы) (Уен персонажы)

Heroes of the Storm - Самуро каһарманы өчен риваять скин буларак бар

Supreme Commander - Сунь Укун хөрәмтенә кибран расасының тәҗрибә юниты аталган

Smite (Су Укун)(Уен персонажы)

Warframe - (Wukong) уен персонажы

Paragon- (Wukong) уен персонажы

Арена Ходайлары - (Сунь Укун) уен персонажы

Emperor: Rise of the Middle Kingdom - уенда унике каһарманнарның берсе.

Dragon Knight - уенда ярдәмчел каһарманнарның берсе.

Perfect World - "Друид" сыйныфында риваять тәрбияләнүчеләрнең берсе.

Dawn Of Titans - Укун, уен персонажы. Рагнарларга карый.

Fortnite - скин буларак бар

Mobile legends (Сан) - уен персонажы

Magic Rush: Heroes - риваять уен персонажы

Enslaved: Odyssey to the West (Monkey) - Протагонист, көчле юл таягы белән коралланган Манки (Monkey) исемле ир кеше.

Overwatch - Уинстонда риваять кыяфәте

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Вуконг | League of Legends. gameinfo.ru.leagueoflegends.com. 2017-04-07 тикшерелгән.