Саар Җирендә Шри Махамариамман Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Саар Җирендә Шри Махамариамман Гыйбадәтханәсе latin yazuında])

Саар Җирендә Шри Махамариамман Гыйбадәтханәсе ул Саар федераль җиренең Зульцбах-Альтенвальдта Һинд дине гыйбадәтханәсе.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә 1994 елда элеккеге ресторан җирендә төзелгән булган.[1][2] Һинд диненә карый торган Германиядә беренче гыйбадәтханәләрнең берсе һәм көньяк-көнбатышта мәйданы буенча иң зурысы. Даирәсенә Саарланд (Заарланд), Люксембург һәм Франциянең чиктәш урыннары, Баден-Вюртемберг һәм Рейнланд-Пфальц керә. Гыйбадәтханә иң мөһим Һинд дине Алиһәсенә Шри Маха Мариамманга багышланган. Ышанучылар Алиһәдә үзләренең анасын күрәләр. Ул муллык, сәламәтлек өчен җаваплы, авыр көннәрдә ярдәм итә. Шри Маха Мариамман мәйданның зур матур урынында утыра. Аның киемнәре матур һәм ул чәчәкләр белән бизәлгән.[3] Монда изге урыннарда шулай ук Ганеша, Муруган, Шива, Вайравар һәм Наваграхаларга ихтирам күрстәтелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.saarbruecker-zeitung.de/aufmacher/sz-redaktion/sulzbachtal-aktuell/Altenwald-Hindu-Tempel-Grubenstrasse-interkulturelle-Wochen;art26718,3437162(үле сылтама)
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-02-24, retrieved 2018-04-08 
  3. http://www.wgg-sb.de/html/hindutempel.html(үле сылтама)