Эчтәлеккә күчү

Аракешвара Гыйбадәтханәсе, Холе Алур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аракешвара Гыйбадәтханәсе, Холе Алур latin yazuında])


Аракешвара Гыйбадәтханәсе

Arakeshvara Temple
Аракешвара гыйбадәтханәсенең мантапасының күренеше ( безнең эраның 10-ынчы гасыры)
Аракешвара гыйбадәтханәсенең мантапасының күренеше ( безнең эраның 10-ынчы гасыры)
Аракешвара гыйбадәтханәсенең мантапасының күренеше ( безнең эраның 10-ынчы гасыры)
Ил [[Һиндстан]]
Урнашу урыны Һиндстан, Карнатака штаты
Бәрелеш сәхнәләре белән барельеф сурәтле түгәрәк манаралар белән ябык махамантапа.
Бәрелеш сәхнәле барельеф сурәтле түгәрәк манаралы ачык нандимантапа.

Аракешвара Гыйбадәтханәсе, Һинд дине Ходае Шивага багышланган, Һиндстанда, Карнатака штатында, Чамараджанагар районында Холе Алур авылында урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе. Тарихчы Сарма буенча, гыйбадәтханә Көнбатыш Ганга Династиясенең 10-ынчы гасыр хөкеменә карый, ул соңрак чорларда яңартыла башлаган. Ул Патша Бутуга II тарафыннан якынча безнең эраның 949 елында тарихи Такколам бәрелешендә Чола династиясе өстеннән бәйрәм итәр өчен төзелгән булган. Ул Чола династиясе Патшасы Парантака I-нең улы таҗ принцы Раджадитья һәм Патша Бутага II (Раштракута императоры Кришна III-нең куәтле вассалы)-ның сугышы булган.[1][2][3][4][5] Гыйбадәтханә Үзәк Һиндстанның Археологик Эзләвенең милли әһәмиятле һәйкәле булып санала.[3][6]

Гыйбадәтханә планы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә Көнбатыш Ганга биналарының гади план характерына ия. Аның санктумы (гарбхагриха), вестибюле (ул сукханаси дип атала) ул изге урынны яхшы ябыштырылып ясалган ябык залга (наваранга яки махамантапа) һәм ачык, күтәрелгән мантапага тоташтыра, тыштан ул Нанди (үгезе)нең (Ходай Шиваның атлана торган хайваны) сурәте булган гыйбадәтханәгә карый. Ул "нандимантапа" дип атала. Гыйбадәтханә шунда күтәрелгән нигез адхиштхана) дип атала.[3]

Бизәлеш гади булып тора, монда биюче күк кызлары (апсаралар), алар үрелүче үсемлекләр эчендә (лата-патра, лит) алар агач бусагасына кадәр. Керүнең һәр ягында ике турыпочмаклы вертикаль авышлык алар дүрт панельләргә бүленгән, анда ир кеше барабанчылары сурәтләнгән (алар дола-нритья дип аталалар). Өске панельдә ир кеше биючеләре бар, алар барабан, скрипка, рудра "вина", флейта һәм "канҗира"да уйнаучы музыкантларның ансамбле уйнавына бииләр. Тарихчы Сарма буенча, хәзерге бернинди гыйбадәтханәдә дә, биюнең шундый биредәге (дэзи) формалары сурәтләнмәгән.[7] Сарма буенча иң кызык барельеф потлар булып, "нандимантапа"да түгәрәк баганалар тора һәм ябык "махамантапа"лар. Бу рельеф тере рәвештә Бутага II-нең Чола таҗ принцы Раджадитьяны җиңүен тасвирлый, шуңа Һинду эпосларыннан темалар, мифик фигуралар һәм Ярым-ходайлар өстәлгән.[3][5][8] Ябык "махамантапа" рельеф эшендә түшәмдә "Дикпала" рәшәткәсендә ябык "махамантапа", анда биюче Шива (ул "натья шива" дип атала). Ябык залда берничә бәйсез пот бар, аларга Махишасурамардини ("асура"ны үтерүче Дурга Алиһәсе), Дакшинамурти (укытучы буларак Ходай Шива), Саптаматрика (җиде күк анасы) һәм башка 8-енче - 9-ынчы гасырларга карый торган потлар керә.[9]

  1. Kamath (1980), p.83
  2. Sastri (1955), p.162
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Sri Arakesvara temple. Archaeological Survey of India, Bengaluru Circle. Archaeological Survey of India. әлеге чыганактан 2014-11-29 архивланды. 15 November 2014 тикшерелгән.
  4. Chopra, Ravindran and Subrahmanian (2003), p.97
  5. 5,0 5,1 Sarma (1992), p.21, p.111
  6. Alphabetical List of Monuments - Karnataka -Bangalore, Bangalore Circle, Karnataka. Archaeological Survey of India, Government of India. Indira Gandhi National Center for the Arts. 15 July 2012 тикшерелгән.
  7. Sarma (1992) p.107
  8. Sarma (1992), pp.109-110
  9. Sarma (1992), p.107
  • Sri Arakesvara temple. Archaeological Survey of India, Bengaluru Circle. Archaeological Survey of India. әлеге чыганактан 2014-11-29 архивланды. 7 July 2012 тикшерелгән.
  • Kamath, Suryanath U. (2001) [1980]. A concise history of Karnataka : from pre-historic times to the present. Bangalore: Jupiter books. OCLC 7796041
      . 
  • Sarma, I.K. (1992) [1992]. Temples of the Gangas of Karnataka. New Delhi: Archaeological Survey of India. ISBN 0-19-560686-8. 
  • Sastri, Nilakanta K.A. (2002) [1955]. A history of South India from prehistoric times to the fall of Vijayanagar. New Delhi: Indian Branch, Oxford University Press. ISBN 0-19-560686-8. 
  • Chopra, P.N.; Ravindran, T.K.; Subrahmanian, N (2003) [2003]. History of South India (Ancient, Medieval and Modern) Part 1, The Cholas-Vijayalaya line. New Delhi: Chand Publications. ISBN 81-219-0153-7. 

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]