Арулмигу Маха Мутху Мариамман Тхевастханан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арулмигу Маха Мутху Мариамман Тхевастханан latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Арулмигу Маха Мутху Мариамман Тхевастханан
ஸ்ரீ முத்துமாரியம்மன் கோவில் - Kuil Sri Mariamman, 马里安曼兴都庙 - Mǎ lǐ Àn Màn xīng dū miào
Ил Малайзия
Төбәк / район Перак, Кампар районы, Гопенг
Координатлары 4°27′41.42″N, 101°9′23.82″О
Кайсы дини агымга карый Мариамман Алиһәсенә табыну
Бина төре Дравид архитектурасы
Төзелеш еллары ???—1962 еллар

Арулмигу Маха Мутху Мариамман Тхевастханам Кописан Бару, Гопенг, Кампар районы, Перак, Малайзиядә урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баштагы гыйбадәтханә 1962 елда төзелгән булган һәм Калиамман Ковил дип мәгълүм булган. Ул Гопенг Берхард тарафыннан бирелгән 57 860 квадрат фут (5,375 м2) җирдә төзелгән булган.
1964 елда Мариамман Алиһәсен төп Алиһә итеп кую өчен яңартылу булган. Бу яңартылуны Мистер Суппайия алып барган, аңа Мистер Дорай, Мистер Периасами, Мистер Маругамутху, Мистер Наллапирави һәм Мистер Сангаркан алып барган. Подрядчик булып Мистер Арджунан торган. 1967-енче елның 22 сентябренда гыйбадәтханә Шри Мутхумариаман Ковил дип теркәлгән булган. 2000 елда, гыйбадәтханә җире игълан ителгән, әмма кызганычка каршы гыйбадәтханә җир территориясе 30 797 квадрат фут (2,861.1 м2) киметелгән булган. Калиамман Алиһәсе һәм сул зал гыйбадәтханәнең җир мәйданы киметелүгә күрә алып куелган булган. Гыйбадәтханә комитетына Калиамман Алиһәсен һәм залны булган гыйбадәтханә бинасына алып куярга тәкъдим килде. Шулай да, комитет бу тәкъдимне кире какты, чөнки булган гыйбадәтханәдә пространство булмаган. Шулай итеп, гыйбадәтханә комитеты булган гыйбадәтханә урынына яңа гыйбадәтханә төзү планын ясаган.
Яңа гыйбадәтханәнең нигезен салу церемониясе 2006-ынчы елның 10 декабренда булган һәм аннан соң төзү эшләре башланган. 2009-ынчы елның 4 маенда гыйбадәтханә Арулмигу Маха Мариамман Тхевастханам дип яңа атама кушылган булган. Бу гыйбадәтханәне төзү эшләре тәмамланган булган һәм Кумбабишекам церемониясе уңышлы рәвештә 2010 елның 12 декабренда башкарылган булган.

Гыйбадәтханәгә караган мистик хикәяләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1 хикәя
Кумбабишега церемониясе вакытында гыйбадәтханә янында бөркетләр төркеме әйләнеп очканнар. Бөркетләр Ходай Вишнуның ваханасын - Гаруданы чагылдыра дип ышаныла.[1] Гаруданың булуы Ходай Вишну чараны алкышлаган дип ышаныла.[2]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Rprabhu (5 May 2006). "The Glorious Garuda". http://rprabhu.wordpress.com/2006/05/05/the-glorious-garuda/. Retrieved 30 December 2010.
  2. Nadabhakti (17 June 2002). "A Little Garuda Story". http://www.indiadivine.org/audarya/hinduism-forum/197744-little-garuda-story.html. Retrieved 30 December 2010.

Асбилгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]