Калки

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калки latin yazuında])
Калки
Сурәт
Нәрсә өчен гәүдәләндереш Вишну
Нәрсәнең өлеше Дашаватар
 Калки Викиҗыентыкта
Калки Аватар

Ка́лки (санскр. कल्कि, kalkī IAST) - Һинд динендә мессия - Вишнуның аватары, аның унынчы чагылышы.

Бу аватарада Вишну ак булып кара атта яки киресенчә кара булып ак атта тасвирлана. Аның кулында янучы кылыч бар, ул кылыч белән дошманнарны кыра, дөньяны торгыза һәм дхарманы торгыза, шуның белән киләчәк торгызуны әзерли. Бу киләчәк аватара һинд хронологиясе буенча Кали юганың ахырында булачак. Кали юганың башы б.э.к. 3102 елга туры килә. Кали юганың озынлыгы 432 мең ел тәшкил итә. Бу югаларның иң начары. Кешеләр үзенең золымлы хисләренә бирешүчән, кешеләр өстеннән явызлык, курку, наданлык, күрә алмау һәм башка начарлыклар хөкем сөрә.

Сәгать сугачак һәм ике мәртәбә туган кеше барлыкка киләчәк, аның исеме Калки Вишнуяшас булачак, ул бик көчле һәм акыллы булачак. Ул ихтирамлы брахманнар гаиләсендә Самбхала авылында туачак һәм рух көче белән корал һәм төрле хәрәкәтләнү  машиналарын торгызачак, сугышчы киемнәрен, панцирьларны торгызачак. Бу дхарма белән җиңүче патша югары хакимиятне үзенә алачак һәм тынычсыз дөньяга тынычлык китерәчәк. Фикерләре белән югары ялтыраучы брахман дөньяга килеп, юк итүгә чик куячак. Шулай итеп, күп кешеләрнең кырылуы яңа юганың башы булачак. Бу ике мәртәбә туган кеше брахманнар белән бергә таралган млеччха төркемнәрен юк итәчәк.

— Махабхарата, Араньякапарва өченче китабы (Урман китабы), 188-енче өлеш, «Маркандея әңгәмәләре турында хикәяләр».

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Калки» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.