Гурукула

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гурукула latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Гуруку́ла — Һинд дине мәктәбе, Мәктәп-интернат төрләренең берсе. Традицион рәвештә, студентлар яки укучылар үзләренең гурулары ашрамында яшәгән.[1] Гурукула үзләренең иҗтимагый торышына карамастан бергә бертигез яшәгән урын. Алар гуруларыннан өйрәнгәннәр һәм аңа көнкүрештә хезмәт иткәннәр, аның киемнәрен юып, ризык пешереп һ.б. Бу парампара дип аталган укытучыдан өйрәнчеккә белем тапшыру традициясе тарихи рәвештә Һинд диненең өлеше булып торган, ләкин соңрак башка Һиндстан диннәре тарафыннан үзләштерелгән. Студентлар гуруга укулары өчен түләмәгәннәр, ләкин укулары беткәч, алар аңа гуру-дакшина дип аталган иганә биргәннәр. Гуру-дакшина ашрамнан китәр алдыннан укучыларның гуруларына соңгы иганәсе булган. Һиндстанның Европа колонизациясе вакытына гурукуллар системасы берничә ерак авыл төбәктән башка практик рәвештә беткән булган. Мәсәлән, Кералада Наир хәрби кланы "калари" дип аталган хәрби гурукулларын тәэмин иткән. Хәзерге вакытта Һиндстанда борынгы традицияне дәвам итүче гурукуллар күп. Һиндстан хөкүмәте укучылар гурукуллар барлыкка китерүдә финанс ярдәмен һәм төрле булышуны күрсәтә. Гурукулларны барлыкка китерүдә һәм тәэмин итүдә төп хөкүмәт оешма булып Удджайн шәһәрендә "Сандипани" булып тора. Бу оешма Кришнаның гурусы Сандипани риши хөрмәтенә аталган. Мәсәлән ул гурукул студентларына Санскрит университетларына керергә ярдәм итә.

Гурукуллар системасы шулай ук Һинд дине оешмалары һәм агымнары тарафыннан тәэмин ителә, мәсәлән, Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте тарафыннан. Һиндстанда һәм аннан тыш Ананда Марги гурукуллары челтәре бар. [2]. Хәзерге гурукуланың башка мисалы булып Мадурайда Вивеканда Колледжы тора.[3]

Вайшнав Сваминараян Хәрәкәте "Шри Сваминараян гурукул" халыкара иҗтимагый-рухи иганә оешмасын барлыкка китергән, аның бөтен дөнья буенча 14 филиалы бар. Һиндстанда Сваминараян Хәрәкәте гурукуллары Хайдарабадта, Андхра-Прадешта һәм Карнатака, Бангалорда бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Cheong Cheng, Cheong Cheng Yin; Tung Tsui Kwok Tung Tsui, Wai Chow King Wai Chow, Magdalena Mo Ching Mok (Eds.) (2002). Subject Teaching and Teacher Education in the New Century: Research and Innovation. Springer. pp. 194. ISBN 9629490609. 
  2. Sarkar, P.R. Discourses on Neohumanist Education, «Gurukul: History and Planning», pp.183-185,Ananda Marga Publications, 1998.
  3. The Hindu : Education Plus Madurai : A `gurukula' for life training