Эчтәлеккә күчү

Кәлилә вә Димнә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәлилә вә Димнә latin yazuında])
Кәлилә вә Димнә

Жанр:

әдәбият әсәре[d], әкиятләр җыентыгы[d] һәм сборник рассказов[d]

Оригинал теле:

санскрит теле

Куян, филләр патшасы һәм инешкә төшкән Ай чагылышы. "Кәлилә вә Димнә"гә Сүриә иллюстрациясе, 1354.

Панчатантра - Санскрит телендә "биш китап" дигәнне аңлата. Тәүге төзүчесе итеп, гадәттә, брахман Вишнушарман дигән легендар акыл иясен күрсәтәләр. Имеш, ул бу китабын Патша улларын укыту, аларга политик акыл, тормыш тәҗрибәсен бирү өчен төзегән. "Кәлилә вә Димнә" ул "Панчатантра"ның Сасанид Патша Хөсрәү Ануширван өчен бераз шул патша турында мәгълүмат өстәлгән версиясе. Мәшһүр "Кәлилә вә Димнә" әсәре прозага карый. Аны пәһләви теленнән VIII гасырда Фарсы язучысы Ибн-әл-Мүкәффә (759 елда вафат булган) шигырь һәм проза белән язылган Һинд халык мәсәлләре җыентыгы "Панчатантра"дан тәрҗемә иткән. Фәнгә билгеле беренче тәрҗемә Сәсәни патшасы Хөсрәү I боерыгы буенча эшләнә, ләкин безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән. Татарларда һәм башка халыкларда төрки теленең диалектында язылган киң таралган әсәр булган. Әрмән теленә дә, башка телләргә дә тәрҗемә ителгән булган.

1740 ел басмасы "Кәлилә вә Димнә" яки "Җиде хәким" әрмән тәрҗемәсенең бите. Акоп Тохатеци тәрҗемәсе, 1614 ел.
Димнә чүл бүресе Арслан патшаны алдарга тырыша. 1429 ел фарсы кулъязмасыннан (Һәрат)
1310 ел Сүрия рәссамы ясаган рәсем

Татарлардан "Кәлилә вә Димнә"не һәм "Тутыйнамә"не Габделгалләм Фәезхан угълы (1850 елда туган) дигән галим популярлаштырган. Хиранья тычканның күгәрченгә карата акыллылыгын һәм юмартлыгын күргәч, Лагхупатанака кара каргасы аның белән дус булып китәргә уйлый. Соңрак дуслыкка газәл һәм ташбака кушыла. Бергәләп эшләп һәм хәйләкәрлек белән алар аучыдан газәлне һәм ташбаканы саклап калалар.

تواريخلرده يازلوبدر كه۰ هندستانده بر دولتلو پادشاه بار ایدی۰کم تختکا اوتورعاچ فقیرلرننک حالنه مرحمت بلان نظر صالوب آنلارنونک خراب حال لرین توزاتدی.

Таварихлардә ("тарих" күплек сан) язлубдыр кә Һиндстандә бер дәүләтле Падишаһ бар иде кем тәхеткә утыргач фәкыйрлекненк(ң) халенә мәрхәмәт белән назар салыб ("карап") анларның ("аларның") хәраб хәлләрен төзәтде.

"Кәлилә вә Димнә"нең Казанда, 1889 ел басмасыннан бер өзек.

  • Кәлилә вә Димнә / Ибн әл-Мөкаффаг ; тәрҗ. Г. Фәезханов .— Казан : Татар. кит. нәшр., 2008 .— 255 б. — Тит. бит парал.: рус., татар. — ISBN 978-5-298-01648-3.
  • Җ.Зәйнуллин, "Әлифба", икенче басма, Казан, Татарстан Китап Нәшрияты, 1991
  • Х.Ю.Миннегулов "Восточная классика и татарская литература", Учебное пособие по спецкурсу для студентов отделения татарской филологии КФУ, Казань, Издательство "Яз" (татарча, һәм русча)/Х.Й.Миңнегулов "Шәрыкъ классикасы һәм татар әдәбияты", КФУның татар филологиясе бүлеге студентлары өчен махсус курстан уку-укыту әсбабы", Казан, "Яз" нәшрияты, 2014