Тутыйнамә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тутыйнамә latin yazuında])

"Тутыйнамә" әсәренең нигезен "Шукасаптати" әсәре тәшкил итә. Ул IV гасырга кадәр иҗат ителгән булырга мөмкин, әмма, галимнәр фикеренчә, "Шукасаптати"ның безгә килеп җиткән иң борынгы нөсхәсе бары XII-XIII йөзләргә карый. "Шукасаптати"ның үзәгендә Маданавиндо (әтисе - Харидатта, әнисе - Шрингарасундари) исемле бер сәүдәгәрнең тутый кошы булуы, сәүдәгәр сәүдә эшләре белән чит мәмләкәтләргә киткәч, хатыны Прабхаватиның бер ир янына барырга теләве, әмма 70 төндә 70 хикәят сөйләп, тутыйның аны бозык юлдан саклап калуы тасвирлана. Ире кайта, һәм алар бәхетле генә тормыш итәләр. ("Шука" Санскрит телендә тутый кош дигәнне аңлата).

Хатын тутый кош белән әңгәмә кора. Әкбәр чорының Могол миниатюрасы (Мир Сәед Гали һәм Габдас-Самад остаханәләре, якынча 1565.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Х.Ю.Миннегулов "Восточная классика и татарская литература", Учебное пособие по спецкурсу для студентов отделения татарской филологии КФУ, Казань, Издательство "Яз",2014 (татарча, һәм русча)