Мальдивларда Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мальдивларда Һинд дине latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рамаянаның Мальдив юрамасыннан, "Донһияла һәм Алифуһлу" кыйссасыннан Донһияланың үлеме.

Борынгы Мальдивларда билгеле Һинд дине традицияләре булган. Башка дингә күчкәнгә кадәр Мальдивларның дине Ваджраяна Буддизмы булган, аңа Һинд дине зур йогынты ясаган. Безнең эраның 8-енче яки 9-ынчы гасыр Шива, Лакшми Ходайлары һәм Агастья акыл иясен сурәтләүче археологик калдыклар бар.[1] Мальдив фольклорында Васиштха акыл иясе турында риваятьләр бар, биредә ул Одитан Калеге буларак мәгълүм, ул куәтле сихерче. Одитан Калегеның хатыны Доги Айһа дигән матур хатын, аның халкы ярсулы һәм ул ире кебек куәтле сихерче. Аның исеме Санскрит сүзе "Йогини"дан алынган.[1] Мальдивларның соңгы Буддист патшасы ни өчен Ислам кабул иткәне мәгълүм түгел. Мальдивларның соңгы Буддист патшасы бу карарны кылуны өлешчә 12-енче гасырга Һинд Океанында гарәпләрнең сәүдәгәрләр буларак әһәмияте аңлата ала. Шулай итеп патша Мөселман титулын һәм Солтан Мөхәммәд әл-Адилисемен (гарәп телендә) алган (аның шулай ук борынгы Мальдив титулы "Маха радун" яки "Рас килеге" булган) һәм 84 солтаннан һәм солтаналардан торган алты династияне башалаган бу 1932 елга кадәр дәвам иткән, аннан соң солтанат сайлый торган булып киткән. Меринид сәяхәтчесе Ибн Батутта буенча, башка дингә күчү өчен Мароккодан Абу әл-Бәрәкәт дигән Сөнни Мөселман зиярәт кылучысы булган. Шулай да ышанычлырак Мальдив традициясе бу Тәбриздән Фарсы изгесе Йосыф Шәмсетдин булган. Аны шулай ук Тәбризугефаану дип атыйлар. Аның ихтирам ителә торган кабере Мале башкаласының Җомга Мәсҗеде - Хукуру миски нигезендә тора. 1656 елда төзелеп бу Мальдивларда иң борынгы мәсҗед.[2]

Дон Һияла һәм Алифуһлу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сихерчелек һәм рух темалары үзәк булмаган Мальдив фольклоры кыйссалары арасында иң әһәмиятлесе мөгаен "Дон Һияла һәм Алифуһлу". Бу ике матур сөйгәннәр турында тарих Рамаянаның бик бозылган юрамасы булып тора. Ачык күренә торган охшамаган яклары булуга карамастан, Мальдив тарихын төп дәвам итүче структураны Һинд эпосы белән бәйләүче элементлар (каһарман өйләнгән пар, явыз һәм куәтле патша, каһарман хатынны урлау һ.б.) шәһадәтнамә булып тора.[3] Барлык Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренең җирле Рамаяна юрамалары бар һәм Мальдивлар һичшиксез Көньяк Азия мәдәни сферасының өлеше булып тора.[1]

Мальдивларда Һиндлеләр һәм аларның статусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мальдивларда фараз ителгәнчә 9,000 резидент булмаган Һиндле һәм Һинд чыгышлы кеше яши, бу 2000 ел халык санын алу буенча. Бу чагыштырмача зур сан, Һинд Океанында күп утраулар һәм атолллардан торган илнең халык саны шул ук халык санын алу буенча 269 000 икәнен исәпкә алып.[4] Мальдивларда Һиндле диаспора күбесенчә докторлардан, укытучылардан, инженерлардан, бухгалтерлардан, менеджерлардан һәм башка шундый профессионаллардан тора. Алар илгә күп секторларда кеше ресурсларын үстерергә булышканнар. Шулай ук Мальдивларда Һиндле һөнәрле һәм һөнәрсез күпсанлы персоналы бар, атап әйткәндә техниклар, ташчылар, сантехниклар һәм башка эшчеләр. Кызыклы факт булып бу илдә бер генә Һиндле чыгышлы Мальдив гражданы булуы тора. Моның өчен яхшы сәбәп бар. Тарихи һәм сәүдә ягыннан да, Һиндстанның көньяк ярыннан, бигрәк тә Кераладан кешеләр Мальдивлардан якын һәм регуляр контактта булганнар. Әмма бу контактлар композитлы иҗтимагый-мәдәни төркемгә әверелмәгәннәр, мөгаен Мальдивларның халкының Мөселман идентиклыгы аркасында. Рәсми рәвештә Мальдив Һинд дине тарафдарлары юк, чөнки дәүләт дине булып Сөнни Ислам тора һәм башка дингә күчерү рөхсәт ителмәгән. Барлык мөселманнарга Мөселман булу мәҗбүри. Мальдив законнары табыну өчен нинди дә булса сынны кертүне тыя. Мальдивларда Һиндулар бар, аларның күпчелеге Малаяли чыгышлы Тамил кешеләре, алар читтән килгән хезмәтчеләр.

Хәзерге көндә мәдәни туганлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болливуд җырлары Мальдивларда иң популяр булып тора, бигрәк тә Мөхәммәд Рафи, Мукеш, Лата Мангешкар, Аша Бхонсле, Панкаҗ Удхас, һәм Манхар Удхас башкаруында. Шулай итеп, иң популяр Мальдив җырлары Хинди җырларына нигезләнгән (яки алардан тәэсир алган). Охшаш рәвештә популяр җирле биюләр - Төньяк Һиндстан биюләре, бигрәк тә Катхак. Мальдивларның җирле биюе Боду Беру дип атала, гадәттә аны ир кешеләр башкара, боду беру (барабан сыман корал) ритмны алып бара.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Asian Variations in Ramayana. Edited by K.R. Srinivasa Iyengar. Sahitya Akademi. Delhi (1983).
  • Xavier Romero-Frias, The Maldive Islanders, A Study of the Popular Culture of an Ancient Ocean Kingdom. Barcelona (1999), Калып:ISBN
  • Doń Hiyala āi Alifulu. Abdullah Sādigu, Mulī. Novelty Press. Malé (1996).

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1,0 1,1 1,2 Xavier Romero-Frias, The Maldive Islanders, A Study of the Popular Culture of an Ancient Ocean Kingdom. Barcelona 1999, Калып:ISBN
  • History of the Maldives
  • Vladimir Propp, Morphology of the Folktale, Austin, Texas, 1984, Калып:ISBN
  • [1]