Бали Махарадж

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бали Махарадж latin yazuında])
Вамана һәм Бали.
"Тривикрама" буларак Вамана, өч адымының соңгысын Балиның башына ясый торган итеп тасвирланган, һәм аны Суталага җибәрә.

Ба́ли һәм Махаба́ли (санскр. (IAST) Mahābalī, санскр. महाबली) — асура(шәйтан) патша, Һинд дине әдәбиятының каһарманы, Прахладаның оныгы һәм Дитиның токымы. Балиның атасы булып Прахладаның улы Вирочана, ә анасы булып - Девамба булган. Балины аның бабасы Прахлада тәрбияләгән, ул баласына гаделлек һәм бхакти рухын тапшырган. Бали хөкем иткән вакытта бөтен җирдә тынычлык һәм чәчәк ату булган. Бали үз контроле астына җирне генә түгел, ә Сварганы (җәннәт планеталарын) алган. Җиңелгән дэвалар ярдәм өчен Вишнуга мөрәҗәгать иткән һәм ул аларга күкләр өстеннән идарәне кайтарырга вәгъдә иткән. Асуралар гурусы Шукрачарья киңәше буенча, Бали ашвамедха яджнасын үткәрергә булган. Ашвамедха дәвамында, Вишну Ходае кәрлә-малай Вамана кыяфәтен алган һәм Бали алдында пәйда булып аннан өч адым кадәр җир кисәге сораган. Бали, Шукрачарья кисәтүенә карамастан Вамананың үтенечен үтәргә булган. Монда Вамана үсә башлаган һәм гаять зур булып китеп ике адым эчендә бөтен җирне, күкне, күк планеталарын һәм Галәмнең башка өлешен каплаган (икенче адымны ясагач, Вамана Галәмнең кабыгын тишкән, аннан Галәмгә Сәбәп океанының тамчысы иңгән). Бу тамчы энергия төре буларак Югары планета системалары буенча агып, җирдә Гангага әйләнгән.) Өченче адымны ясарга урын булмаган һәм моның өчен Бали үз башын тәкъдим иткән. Моның өчен Вамана Балины Патала ((Лока) планета системаларның түбәндәгесенең) патшасы иткән. Вишну ходае орынганга күрә, Бали вайшнав булып киткән һәм аны шуннан бирле бөек изге шәхесләрнең берсе, махаджан дип хөрмәт итәләр. Балиның йөз улы булган дип тасвирлана, иң олысы Бана булган. Бали хөрмәтенә 1913 елда ачылган астероидны атаганнар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]