Эчтәлеккә күчү

Бхагавата Пурана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бхагавата Пурана latin yazuında])

«Бха́гавата-пура́на» (Санскрит телендә: भागवतपुराण), (Bhāgavata-Purāṇa) шулай ук «Шри́мад-Бха́гаватам» (Śrīmad Bhāgavatam) яки «Бхагаватам» буларак билгеле — унсигез төп Пураналарның берсе.

Анда матди дөньяга төрле чорларда матди дөньяга төшкән Аватаралар тасвирламалары бар, һәм шулай ук Һинд дине фәлсәфәсе, Метафизика һәм Һинд дине космологиясе буенча тасвирлама бар. Галәмнең тарихи үсеше, үзеңне тикшереп белү һәм азат булу (мокша) турында сөйли. Менә инде 1000 ел "Бхагавата Пурана" Кришнаизмның төрле агымнарының изге тексты булып тора,[1] анда ул теистик Ведантаның өчлек канунының дүртенче элементы буларак карала. "Бхагавата Пурана"ның үзендә әйтелгәнчә, анда Ведаларның төп асылы аңлатылган һәм ул Ведик хәким Вьясаның "Веданта-сутра"га комментарие булып тора.[2]

«Бхагавата-пурана» 12 җыр (сканда) составында 332 бүлеккә бүленгән 18000 шигырьдән тора. Беренче җырда Вишну Ходаеның төп аватарлары санап үтелә, ә аннан соңгыларында аларның тәфсилле тасвирламасы бирелә. 10-ынчы һәм 11-енче җырда Кришнаның килүе тарихы, аның Вриндаванда лилалары (уеннары) һәм үзенең бхакталарына (тугърыларына) ("Уддхава-гита" кебек) сабаклары тасвирланган. Соңгы 12-нче җырда хәзерге тарихи чор Кали-юганың вакыйгалары һәм Җирдә булачак катаклизмнар алдан әйтелә.

Вайшнавизмда һәм бигрәк тә Гаудия-вайшнав дини тәгълиматында, "Бхагавата-пурана" төп изге язмаларның берсе булып - "Веданта-сутра"га табигый комментар һәм Пураналарның иң әһәмиятлесе булып тора.[3] "Бхагавата-пурана"ның үзендә аның Ведантага мөнәсәбәте һәм текстның мәгънәсе турында түбәндәге шигырь бар:

«Бхагавата-пурана»ны Ведик әдәбиятының һәм Ведантаның асылы дип санарга кабул ителгән. "Бхагавата-пурана"ның трансцендент баллылыгын татыган теләсә кемне нинди дә булса башка әдәбият кызыксындырмас.

Текстның датировкасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бхагавата-пурана. XVIII гасыр манускрипты.

Галимнәр арасында "Бхагавата-пурана" тексты датировкасы турында төрле фикерләр бар. Һинд диненең традициясендә "Бхагавата-пурана" безнең эраның якынча 3100 ел элек, Һинд динендә Кали-Юга дип аталган эпоха башында язылган Вьясаның бер хезмәте дип әйтәләр.
Һиндстан өстеннән Британия империясе колониаль империясе вакыты тикшерүчеләре раслаганча, "Бхагавата-пурана" XIV гасыр да төрле чыганаклардан төзелгән.[4] Бу датировка XX гасыр уртасына кадәр гомуми кабул ителгән булган, ул вакытта X гасырда Һиндстанны өйрәнгән фарсы галим-энциклопедист Әбү Рәйхан әл-Бируниның "Тахик малил Хинд" ("Һиндстанны тикшерү") китабында "Бхагавата Пурана"ның тасвирламасы табылган.[4] Шуннан соң галимнәр текст IX гасырда ук булганын тапканнар - бу датировка күпчелек галимнәр тарафыннан XX гасырга иң мөмкин булып кабул ителгән,[5] алар текстның барлыкка килүнең сәбәбе итеп Һинд динендә бхакти традицияләрнең үсеше санаганнар. Кайбер галимнәр бу датировка белән риза түгел һәм "Бхагавата-пурана" тексты V гасырда ук һәм хәттә элек тә билгеле булган дигән исбатлар табалар.

Һинд динендә "Бхагавата Пурана"ның традицион датировкасын исбатлар өчен Һинд дине тарафдарлары анда (Санскрит телендә "маха-нади" дип аталган) Сарасвати елгасы искә алынуын китерәләр, ул безнең эраның якынча 2000 елында кипкән. Шулай ук Айравата филе һәм аның токымы тасвирламасында, аларның дүрт казык теше булуы әйтелә. Бу токым филләр, мөгаен, Гомфотерийлар миоцен-плиоцен эпохасында яшәгән. Алар "Рамаяна"ның "Сундара-кханда"сында искә алына.
XX гасыр ахырыннан "Бхагавата Пурана"ның элегрәк яшен исбатлап караган тикшеренүләр дә булган.

«Бхагавата-пурана» Патша Парикшит һәм изге хәким Шукадева Госвами белән әңгәмәсенең тасвирламасы булып тора. (Арджунаның оныгы) Патша Парикшит, аны брахман җиде көн узгач үлемгә каргыгач, каргышны кабул итәргә һәм патша вазифаларын калдырып тормыш максатын белмәкче. Патша Ганга ярына китеп килүче үлемгә әзерләнә. Анда аңа, патшаның соңгы тормыш көннәрендә рухи белем бирү өчен изге хәким Шукадева Госвами килә. Аларның әңгәмәсе туктаусыз җиде көн дәвам итә, алар дәвамында патша ашамый да, эчми дә, йокламый да. Әңгәмә вакытында Шукадева кеше тормышының максаты югары абсолют хакыкатьне, яки ул билгеләмә биргәнчә иң югары шәхесне Кришнаны аңлау тора.

Беренче җыр Шримад-Бхагаватамга кереш булып тора. Анда Шаунака риши җитәкчелегндә Наймишаранья урманында җыелган хәкимнәр Сута Госваминың Кришнага саф мәхәббәтне - бхактига дан җырлаганын һәм Дашаватарны тасвирлаганын тыңлыйлар. Сута Ашваттхама Брахмастраны (махсус төр коралны) җибәргәннән соң Кришна аны ана карынында саклап калганнан очрактан бирле Абхиманью улы Парикшит тормышы тарихын тасвирлый. Парикшит тормышының соңгы көннәрен ничек үткәргәне Бхагаватамның төп сюжет сызыгы булып тора - ул брахман тарафыннан җиде көннән соң үләргә каргалган булган. Парикшит Ганга ярына бара да тормышы ахырына кадәр ашаудан тыела, аның белән Шукадева Госвамины кертеп берничә хәким була. Парикшит Шуканы аңа ничек үлемгә әзерләнергә турында сорый. Шуканың җавабы Бхагавата Пурананың төп өлеше булып тора.

Шука Парикшитка кешегә тиздән үләсе булса, куркудан арынырга һәм рәхәтләргә, йортка һәм гаиләгә барлык бәйлелекләрне калдырырга тиеш икәненә сөйли. Ул үзенең акылын һәм сулавын контрольдә тотарга тиеш һәм изге Аум авазында концентрацияләнергә тиеш. Шулай ук Шука Йоганы һәм бхактины ничек практикаларга турында, Бхагаванның табигате һәм йогның үлемнән соң азат ителүе турында сөйли. Парикшитка аның сорауларына җавап биреп, Шука Вишнуның аватарлары һәм барлыкка китерүе турында сөйли һәм соңыннан Пурананың ун сыйфатын тасвирлый.

3 җырда - Видураның төрле изге урыннар буенча дини сәфәр кылуы тарихына нигезләнгән рухи тәгълиматлар. Ямуна янында Видура Уддхаваны каршылый, ул аңа Курукшетрада Сугыш һәм Кришнаның бу дөньядан китүе турында сөйли. Аннан соң ул изге Майтреяны очрата, ул аңа дөньяны барлыкка китерү, вакыт бүлемнәре һәм күп башка нәрсәләр турында сөйли. Шулай ук Хираньякашипу һәм Хираньякши тууы һәм соңгысының Вишнуның кабан образындагы аватарның Вараха кулларында үлеме тарихы турында кыйсса сөйләнә. Шулай ук Өченче җырда әһәмиятле тарихларның берсе булып Девахути һәм аның улы Капила турында хикәя тора - Капиланың тәгълиматы Санкхья аңа азат ителергә мөмкинчелек биргән.

Бу Җырда Дакша һәм аның корбан бирүе турында тарих сөйләнә, анда ул Дакшаяни - үзенең кызы һәм Шиваның хатыны алдында Шивадан көлә, шуның өчен ул үз-үзен яндыра, моның сәбәпле ул Сати булрак билгеле булган. Шулай ук Дхруваның аскезалары һәм Вишнуга тугърылыгы һәм Притху патшасы турында хикәяләр бар. Дүртенче Җырның ахырында Прачет иртуганнарның ваз кичүе һәм азат ителүе турында әйтелә.

Бхаратага кадәр Ману улларының тарихы, Галәмнең корылышы, Кояш һәм аның траекториясе, Ай, йолдызлар һәм Галәмнең югары планеталары, Җирдән түбәнрәк җиде планета системасы, һәм егерме сигез тәмугъ планета дөньясы (нарака) турында әйтелгән.

Алтынчы Җырда бары тик үзенең улын чакырмакчы һәм үлем ятагында изге "На-ра-я-на" иҗекләрен кабатлаган өчен рухи дөньяга җиткән Аджамила турында тарих сөйләнгән. Шулай ук Прачет иртуганнарның улы һәм Индраның Вишварупа өстеннән җиңүе тарихы сөйләнгән. Алтынчы Җыр ахырында Марутлар тууы хикәясе сөйләнгән.

Җиденче Җырның күпчелек өлеше Хираньякашипу шәйтаны, аның улы Прахлада һәм шәйтанның Вишну аватары Нарасимхадан үлеме сөйләнә. Бу пуранада Прахлада турында тарих тәфсиллерәк тасвирланган. Прахлада - Вишну Ходаеның тугърыларның иң яхшысы дип санала. Җиденче җырда бхакти процессы Прахлада тарафыннан аңлатылган. Ризык эзләү өчен тырышулар куймыйча агач астында тузанда һәм пычракта ятучы изге белән әңгәмә тасвирланган. Шулай ук бу җырда Дхарма, Варнашрама-дхарма һәм Ашрамнар тасвирламасы алып барыла.

Монда алты элеккеге манвантара (чор яки Мануларның вакыт периодлары) һәм Вишну аватаралары белән бергә җиде киләсе манвантараның тасвирламалары китерелә. Ун баш Вишнуның бишенче аватарасы Ваманадевага һәм аның тугърысы Бали Махарадж турындагы мәгълүм кыйссага багышланган. Шулай ук ташбака образында Вишнуның икенче аватары Курма катнашкан Сөт Океанын язу кыйссасы сөйләнгән.

Тәфсилләп нигезләүчесе Икшваку булган Кояш династиясенең һәм пуруравасларның Ай династиясе тарихын кертеп хәзерге Ману чоры тасвирланган. Панчала, Магадха, Куру, Ану, Друхьус, Турвасу һәм башкаларның озын кыйссасы сөйләнгән һәм башкалар - Девака һәм Васудеваның Кришна тууы һәм Яду династиясе турында сөйләнә.

Нәкъ менә Кришна уеннарын тасвирлаучы Унынчы Җырга рәхмәтле Бхагавата Пурана мәшһүр. Бхагаватамның унынчы Җырында Кришна турында күптөрле хикәяләр бар: майны урлаучы шаян бала; авызында бөтен Галәм булган Ходайсыман бала; бер бармагында бөтен тауны тота алган һәм шәйтаннарны җиңүче малай; аның өчен бөтен гаилә вазифаларын калдырырга әзер гопиларның мәхәббәт объекты булган көтүче.
Унынчы Җыр иң озын булып тора һәм Бхагватамның дүрттән бер өлешен диярлек алып тора. Махабхарата һәм Бхагавад-гитада Кришна укытучы һәм дипломат ролен уйнаса, унынчы Җырда аның тугърылары белән иң изге лилалары (уеннары) тасвирлана. Ходай белән бу иң изге мөнәсәбәтләр кеше тормышының иң изге максаты итеп күрсәтелә.

Кришна провокацияләгән браминның каһәре сәбәпле Кришнаны һәм аның барлык туганнарын кертеп бөтен Ядавлар династиясе һәлак була. Ядавлар бер-берсен исерек сугышуда үтергәннәр, ә Кришна аның табанын чәнчегән металл очлы уктан үлгән. Соңгы башта Кришнаның Вайкунтхага кайтуы тасвирлана. Шулай ук Унберенче Җырда Кришнаның аның дусты Уддхава белән соңгы сөләшүе - Уддхава-гита бар. Җиденче баштан унынчы башка кадәр Авадхутаның гамәлләре һәм рухи аңлаулары тасвирланган.

Монда Магадханың киләсе хөкемдарлары һәм Кали-юганың шәйтани чагылышлары һәм шуннан соң дөньяның җимерелүе (пралая) алдан әйтелгән. Төп тарих Парикшит үлеме белән бетә, аны елан тарафыннан тешләнелгән булырга каргыганнар, һәм аның улы Джанамеджая башкарган еланнар корбан бирүе тасвирлана. Җыр ахырында пураналарның ун сыйфаты, Маркандеяның тормышы, Бхагаватамның асылы тасвирлана һәм Бхагавата Пурана Пураналарның иң бөеге дип раслана.

Бу "Бхагавата Пурана" Кояш кебек балкый. Ул Ходай Кришна дин, белем һ.б. белән юлдаш булып үзенең сыену урынына киткәч калыккан. Бу Пурана Кали гасырының күренмәслек наданлыгында караңгысында күрү сәләтен югалткан кешеләргә яктылык алып киләчәк. («ШБ 1.3.43»)}}

Вишну чагылышлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Вараха аватарасы сурәте

Гомумән алганда «Бхагавата-пурана»да Вишнуның 25 аватары лиласы тасвирлана.
Ходайның Югары Шәхесе төрле чагылышларның һәм ипостасьларның берсе булып түбәндәге тора:

Аның күзләре - төрле формалар чыганагы. Аның күз алмалары Кояш һәм җәннәт планеталары кебек. Аның колаклары бөтен дөньядан килгән тавышларны ишетә һәм үзләре эченә бөтен Ведаларны ала, ә аның ишетүе күкне һәм барлык төр тавышларны кертә.

«Бхагавата-пурана» Кришнаның балачагын Вриндаван гопилары һәм көтүчеләрнең яраткан баласы уенчыгы итеп тасвирлый. Кечкенә Кришна Вриндаван тирәсендәге урманнарда һәм болыннарда дуслары белән уеннар белән рәхәтләнә. Ул шаярта, йогурт һәм май урлый һәм маймылларга өләшә. Кришна шулай ук Вриндаванда аны үтермәкче төрле Асурлар (шәйтаннар) белән сугышып көчен сыный. Әмма иң күбрәге ул аңа фидакәр гашыйк булган гопи көтүче кызлар белән әңгәмә корудан һәм уйнаудан ләззәт таба. Үзенең мистик көче белән ул үзен бик күп формагы тарата, моны ул һәрберсенә җитәрлек игътибар бирер өчен һәм аңа мәхәббәтләрен арттырыр өчен һәм хезмәт итәргә теләкләрен уятыр өчен эшли. Кришна белән аерылу экстазында апогеена җитә торган гопиларның бу мәхәббәте "Бхагавата Пурана"да бхактиның иң саф һәм олы дәрәҗәсе итеп игълан ителә.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
рус телендә
башка телләрдә
  1. Bryant, 2007, p. 9 «The Bhagavata (as the Bhagavata Purana is sometimes called) has undoubtedly been by far the most important work in the Krishna tradition, at least over the lst millennium or so, and is the scripture par exellence of the Krishnaite schools».
  2. Sheridan, 1986, p. 7
  3. A Sanskrit-English Dictionary. Sir Monier Monier-Williams. Oxford: Oxford University Press, 1899. Page 752, column 3, under the entry Bhagavata.
  4. 4,0 4,1 Sheridan, 1986, p. 6
  5. Amarnath Ray Bhagavata Purana and the Karikas of Gaudapada // Bulletin of the School of Oriental Studies, University of London, Vol. 8, No. 1 (1935). — P. 107—111