Нарасимха

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нарасимха latin yazuında])
Нарасимха
санскр. नरसिंह
Сурәт
Җенес ир-ат
Нәрсә өчен гәүдәләндереш Вишну
Нәрсәнең өлеше Дашаватар
 Нарасимха Викиҗыентыкта
Арслан башлы кеше, Вишнуның дүртенче аватары, Нарасимха (नरसिंह). Кораллары:Чакра, чукмар, тырнаклар һәм казналар. Яклау Ходае. Бәйрәме:Нарасимха Джаянти.

Нарасимха (Санскрит телендә: नरसिंह IAST: Narasiṃha, турыдан-туры мәгънәдә. арслан-кеше) Һинд дине Ходае Вишнуның аватары, ул явызлыкны бетерер өчен һәм Җирдә дини эзәрлекләүләрне һәм бәлаләрне бетерер өчен һәм шулай итеп Дһарманы торгызыр өчен арслан һәм өлешчә кеше формасында инкарнация ала.[1][2]

Нарасимһа иконографиясе аны кеше торсы һәм аскы өлеше, арслан йөзе һәм тырнаклары белән, типик рәвештә тезләрендә Хираньякашипу белән, ул аны үтерү процессында. Шәйтан Вишнуны бертуганын үтергән өчен күрә алмый торган Вишну тарафыннан үтерелгән Хираньякшаның куәтле бертуганы.[3] Хираньякашипу махсус куәтләргә ия була, шулар ярдәмендә ул көндез дә, төнлә дә, эчтә дә, тышта да, Ходай, шәйтан, кеше яки хайван тарафыннан үтерелергә мөмкин булмаган.[4] Яңа көчләренең таҗын киеп, Хираньякашипу хаос барлыкка китерә, Вишнуның барлык тугърыларын эзәрлекли, үз улын да кертеп.[2][4][5] Вишну шәйтанның көчен аңлый, шуннан соң иҗади рәвештә кушылма аватар булырга адаптацияләнә, ул кеше дә хайван түгел һәм шәйтанны көн һәм төн тоташуында, эчтә һәм тышта үтерә.[2] Нарасимха беренче чиратта "Бөек Яклаучы" буларак мәгълүм, ул тугърыларны махсус явызлыктан яклый.[6] Иң популяр Нарасимха риваяте ул Прахлада тугърысын яклавы һәм Прахладаның әтисе шәйтан һәм тиран Хираньякашипуны үтерә.[4][7]

Нарасимха риваятьләре Вайшнавизмда хөрмәт ителә, әмма ул Вайшнава традициясеннән тыш популяр Ходай, мәсьәлән, Шайвизмда.[8] Ул күптөрле төбәк Һинд дине гыйбадәтханәләрендә, текстларында, башкару сәнгатьләрендә һәм фестивальләрдә, мәсьәлән, Һоли дип аталган язгы буяулар фестивале алдыннан Һолика бәйрәмендә табыныла.[4][9] Нарасиһаның иң борынгы сәнгать эше Уттар Прадеш һәм Андһра Прадеш буйлап берничә урында табылган булган, мәсьәлән, Матһура археологик урынында. Болар төрлечә безнең эраның 2-енче һәм 4-енче гасырлар арасында даталана.[10]

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нарасимха сүзе ике сүздән тора "нара", аның мәгънәсе кеше, һәм "симһа" аның мәгънәсе арслан. Бергә төшенчәнең мәгънәсе "кеше-арслан", ул кушма аватар Вишнуга карый торган төшенчә.[2][4]

Ул килеп чыккан телләрдә Нарасингһ, Нарасингһа, Нрусингһа, Нарасимба һәм Нарасингһар буларак мәгълүм. Аның исемнәре Агнилочана (अग्निलोचन) - ярсулы күзле, Бһайравадамбара (भैरवडम्बर) - үкреп куркытучы, Карала (कराल) - киң авызлы һәм чыгып торучы тешләр белән, Хираньякашипудвамса (हिरण्यकशिपुध्वंस) - Хираньякашипуны үтергән, Накшатра (नखास्त्र) - тырнаклары сугыш коралы булган, Синһавадана (सिंहवदन) - йөзе арсланныкы булган һәм Мригендра (मृगेन्द्र) - хайваннар патшасы яки арслан.

Текстлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тамил Наду, 12-енче - 13-енче гасыр, Чола чоры, Нарасимһа. Гиме Музеннан, Париж.

Веда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ригведаның (безнең эрага кадәр 1500-1200) 1.154 Вишну гимнында "вәхши хайван, куркынч, посучы, тауларда үкерүче" караган мәгълүмат бар.[11] Ул кайберәүләр тарафыннан Нарасимха риваяте буларак интепретацияләнә. Башка 8.14 гимнында Намучи риваяте күрсәтелә "суларның күбеге белән, син, Индра, Намучиның башын өздең, барлык көрәшүче дошманнарны буйсындырып, әмма гимннарда детальләр юк.[12]

Намучи риваятенең тулырак юрамасы "Яджурведа"ның Шатапатха Брахманасында 12.7.3 бүлегендә бар.[12] Нарасимхага башка сылтамалар Ведик текстларда Ваджасенейи Самхита 10.34-тә, Панчавимса Брахмана 12.6.8-дә һәм Таиттирийя Брахмана 1.7.1.6-да бар.[12]

Индра-Намучи риваяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нарасимха Ведада метфоралар белән тулы Индра-Намучи риваятендә тамырлары бар.[12][13] Индра Дэваларның дхармик җитәкчесе булган, ул яктылык, яшен, яңгыр һәм елгалар белән җитәкчелек итә, шул ук вакытта Намучи ул ялган ярым-Ходай Асура ул куәт өчен көндәшлек итә. Намучи Индрага тынычлыкны тәкъдим итә, ул аны соңыннан кабул итә. Ул Индрадан ул аны "кул учы белән дә, йодрыгы белән дә", "көндез дә, төнлә дә түгел", яки "дымлы берәр нәрсә түгел" белән үтерелмәячәген таләп иткән. Индра моңа килешә.[12][14]

Эш беткәч, Намучи Дэваларны туклыкландыручы бар нәрсәне алып китә: Сома эчемлеген, ашамлыкның эссенциясен һәм Индраның көчен. Ходайларның җитәкчесен үзендә каршылык хисе сизә, бу вәгъдә ясып бәйлелеген сизә. Индра шуннан соң Сарасвати Дэви (белем Алиһәсе) белән һәм Ашвиннар белән очраша.[12] Алар Намучи белән эшләячәкләр дип җавап бирәләр, шуны барысын да алачакларын, әгәр дә Ходай Индра алар белән куәтләрен, ашамлык эссенциясен һәм Сома эчемлеген уртаклашырга риза булса. Индра килешә. Ходайлар һәм Алиһә шуннан соң иҗади план белән килешәләр. Алар яшенгә "су күбеге"н агызалар, ул коры да, дымлы да түгел, һәм явыз Асура Намучи һөҗүм ителә һәм үтерелә, бу төнлә дә, көндез дә булмый.[12]

Намучи үтерелгәннән соң, Ходайлар бөтен куәтләрен кире алалар, әмма Намучи Сома эчемлеген инде эчеп бетергәнен ачыклыйлар. Хәзер яхшылык аның канының начарлыгы бозыклыгы белән катыштырылган булган, алар аны эчәргә теләмәгәннәр. Шулай итеп, алар яхшылыкны начарлыктан аералар. Шулай итеп, яхшылык Дэваларга кайта, начарлыктан баш тартыла.[12]

Дебора Сойфер буенча, Ведик риваятьләрдә Нарасимха риваяте белән параллельләр күп, аның шул ук эчтәлеге, "шуның белән дә түгел, башкасы белән дә түгел" чикләүләре, һәм яхшылыкка начарлыкны бетерергә рөхсәт бирә торган шул ук иҗади рух. Дәвам итеп соңрак Һинд дине текстларында "уч белән дә түгел, йодрык белән дә түгел" гыйбарәсеннән Санскрит сүзләре Ведик текстларда кебек үк шул ук. Бу Ведик Намучи риваяте һәм Пураналарда соңрак Нарасимһа риваяте арасында бәйләнеш булуын фараз итәргә мөмкинчелек бирә.[12] Уолтер Рубен буенча, ике юрама да борынгы һәм урта гасыр текстларда башка риваятьләр белән бергә куәтне дөрес кулланмый торган деспот һәм тираннарга каршы Һинд традициясен чагылдыра.[15]

Пураналар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп Пураналарда Нарасимха еш искә алына, төп кыйссаның 17 төрле юрамасы бар.[16] Вальмики Рамаянада (7.24), Харивамсада (41 & 3.41-47), Вишну Пуранада (1.16-20), Бхагавата Пуранада (7 Җыр),[17] Агни Пуранада (4.2-3), Брахманда Пуранада (2.5.3-29), Вайю Пуранада (67.61-66), Брахма-Пуранада (213.44-79), Вишнудхармоттара Пуранада (1.54), Курма Пуранада (1.15.18-72), Матсья Пуранада (161-163), Падма Пуранад (Уттара-кһандада 5.42), Шива-пуранада (2.5.43 & 3.10-12), Линга Пуранада (1.95-96) һәм Сканда Пуранада 7 (2.18.60-130) барысында да Нарасимха аватарының тасвирламалары бар.[18][19]

Башка текстларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нарасимха шулай ук Махабхаратада бар (3.272.56-60) һәм Нрсимха Тапания Упанишад-ның игътибар үзәгендә тора.[20][21]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Прахлада риваяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карнатакада, Халебидуда Хойсалешвара Гыйбадәтханәсеннән таш пот, Нарасимха буларак Вишну Хираньякашипуны үтерә.

Бхагавата Пуранада тасвирланганча Вишну, элеккеге Вараха аватарында явыз асура Хираньякшаны үтергән. Хираньякшаның абыйсы, шәйтан патша Хираньякашипу Вишнуны күрә алмаган һәм үч алмакчы булган.[3] Ул махсус көчләргә ия булыр өчен күп еллар аскеза үтәгән. Шуннан соң Брахма Хираньякашипуга алкыш тәкъдим иткән. Хираньякашипу шулай дип сораган, "Миңа шундый алкыш бир, мин бернинди йорт эчендә дә, тышында да түгел, көндез дә, төнлә дә түгел, җирдә дә, күктә дә үләргә тиеш түгел. Минем үлемем бернинди сугыш коралыннан да түгел, кешедән дә түгел, хайваннан да түгел булырга тиеш. Мин бернинди дә синең тарафыннан мәхлукъ булган тере яки тере булмаганнан үләргә тиеш түгел. Дәвам итеп, мин бернинди дә ярым-Ходай яки шәйтан тарафыннан да түгел яки аскы планеталардан бернинди дә зур елан тарафыннан үтерелергә тиеш түгел дигән алкыш бир." Брахма шундый алкышны биргән, һәм Хираньякашипу бу көчләргә ия булган.[4]

Бһадрачалам Гыйбадәтханәсендә Ходай Нарасимха

Яңа алкыш белән бер вакыт көчле һәм күренми торган Хираньякашипу Вишнуның тугърыларын эзәрлекли башлаган. Хираньякашипуның улы - Прахлада булган, ул килешмәгән һәм әтисенә каршы фетнә куптарган. Прахлада Вишнуның тугърысы булып киткән. Бу Хираньякашипуны ярсулаткан, ул малайны үтермәкче булган - әмма һәр үтереп карау белән, Прахлада Вишнуның мистик куәте белән якланган булган. Сораганда, Прахлада әтисен Галәмнең иң олы куәте дип танырга баш тарткан һәм Вишну бөтен нәрсәгә үтеп керүче һәм бөтен җирдә бар дип раслаган.

Прахлада һәм Лакшми дэви Ходай Нарасимхага баш игәндә, Нарасимха Хираньякашипуны үтергән.

Хираньякашипу якындагы баганага күрсәткән һәм аның Вишнусы мондамы дип сораган һәм аның улы Прахладага шулай дип әйткән, "Я иң бәхетле Прахлада, син һәрвакыт Иң Олы Җанны миннән башка дип тасвирладың, бу һәрнәрсә өстеннән торган Иң Олы Җан, бөтен нәрсәнең контрольдә тотучысы, һәм бөтен нәрсәгә үтеп керүче. Әмма кайда ул? Әгәр дә ул бөтен җирдә булса, алайса ул бу баганада нишләп минем алдымда түгел?" Прахлада шуннан соң җавап биргән, "Ул булган, Ул бар һәм Ул булачак."

Кыйссаның альтернатив юрамасында, Прахлада җавап биргән,

Ул баганаларда, һәм ул иң кечкенә ботакта.

Ярсуын контрольдә тота алмаган Хираньякашипу багананы чукмары белән җимергән, һәм көчле тавыштан соң шуннан Нарасимха формасында Вишну пәйда булган һәм Прахладаны яклап Хираньякашипуга һөҗүм итәр өчен хәрәкәтләнгән. Хираньякашипуны үтереп Брахманың алкышын бозмас өчен Нарасимха формасы сайланган булган. Хираньякашипу кеше, дэва яки хайван тарафыннан үтерелә алмаган. Нарасимха боларның берсе дә булмаган, чөнки ул өлешчә-кеше, өлешчә-хайван буларак инкарнация алган Вишну формасы. Ул Хираньякашипуга эңгер-меңгердә килгән (бу көн дә, төн дә булмаган), сарай яны бусагасында (йорт эчендә дә түгел, тышында да түгел) һәм шәйтанны тезенә куйган (җир дә, буш урын да түгел). Үтә торган бармак тырнакларын кулланып (корал буларак тере дә түгел, тере булмаган да түгел, һәм шәйтанны тезләренә куйган (җир дә түгел, буш ара да түгел). Үткен бармак тырнакларын кулланып (ул тере дә түгел, тере булмаган да түгел корал, ул шәйтан патшаның эчен ярган.) Курма Пуранада Пурушалар һәм шәйтан көчләре арасында шуннан соң булган сугышны тасвирлый, анда ул Пашупата дигән көчле сугыш коралыннан кача. Сойфер буенча, ул Ануһрада җитәкчелегендә Прахлада туганнарының һәм меңнәрчә башка шәйтаннар "арслан-кеше тәненнән барлыкка килгән арслан тарафыннан үлем үзәненә (ямалайям)га җитәкләнгән булган".[22] Шул ук эпизод Матсья Пурана 179-да бар, Нарасимха килүеннән соң берничә бүлектә.[9]

Иконографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:7 La statue de Narasimha Hampi Vijayanagar Karnataka India April 2014.jpg.jpg

Нарасимха һәвакыта арслан бите һәм кеше тәненә батырылган тырнаклы бармаклар белән күрсәтелә. Кайвакыт ул баганадан чыгып, бөтен җирдә, һәр нәрсәдә, һәр кемдә булганын билгели. Кайбер гыйбадәтханәләрдә, мәсьәлән, Аһобилам, Андһра Прадешта иконография киңрәк, һәм Нарасимханың тугыз башка сурәтен кертә:[4]

  • Прахладаварада: Прахладаны алкышлау
  • Йогананда-нарасимха: тыныч Нарасимха Йоганы укыта
  • Гуһа-нарасимһа: качырылган Нарасимһа
  • Кродһа-нарасимһа: ярсулы Нарасимха
  • Вира-нарасимха: сугышчы Нарасимха
  • Малола-нарасимха яки Лакшми-нарасимха: хатыны Лакшми белән
  • Җвала-нарасимха: Нарасимха ярсулык утларын чыгара
  • Сарватомукха-нарасимха: күп йөзле Нарасимха
  • Бхишана-нарасимха: ярсулы Нарасимха
  • Бһадра-нарасимха: Нарасимханың башка ярсулы аспекты
  • Мритйомритью-нарасимха: Нарасимханың үлем аспектын юк итүче

Нарасимханың иң иртә иконографиясе безнең эраның 2-енче һәм 4-енче гасырлар арасына карый, һәм болар Уттар Прадеш, Мадхья Прадеш һәм Андһра Прадешка карый.[10] Нарасимханың күпчелек сурәтләре һәм гыйбадәтханәләр Һиндстанның ярымутрау төбәгендә табыла, әмма Нарасимха сурәтләре белән әһәмиятле борынгы һәм урта гасыр археологик урыннар шулай ук Кашмирда Вайкунтха Чатурмуртида һәм Кһаҗураһо гыйбадәтханәләрендә табылган,[23] шул ук вакытта бер йөзле юрамалар Гарһва һәм Матһурада (Уттар Прадеш) һәм Эллора Мәгарәләрендә (Махараштра) бар.[4] Нарасимханың мәшһүр сурәтләре белән башка төп гыйбадәтханәләр Химачал Прадешта, Мадхья Прадешта, Махараштрада, Одишада, Андһра Прадешта, Тамилнадуда һәм Карнатакада Виджаянагара Империясе хәрабәләрендә.[4] Иң борынгы сакланып калган Һинд дине гыйбадәтханәләрнең кайберәүләре, мәсьәлән, Тигава һәм Эранда (Мадхья Прадеш), иртә 5-енче гасырга карый, аларга Вишнуның башка аватарлары белән Нарасимха керә.[10]

Әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нарасимха иҗади каршылыкның әһәмиятле иконик символы, очракка каршы өмет, эзәрлекләүгә каршы җиңү һәм явызлыкны юк-итү. Ул Пратападитья Пал раслаганча тышкы гына түгел явызлыкның җиңүчесе, әмма шулай ук үзенең "тәннең, сөйләмнең һәм акылның" эчке явызлыкның да.[24].

Көньяк Һиндстан сәнгатендә Вишнуның Нарасимха буларак инкарнациясе - потлар, бронза һәм сурәтләр Аватарлар арасында иң сайлап алынган темаларның берсе, популярлык буенча бәлки Рама һәм Кришна белән янәшә тора. Ходай Нарасимха шулай ук Хануманның 5 йөзләренең берсе буларак пәйда була,[25] ул Рамаянада Ходай Раманың тугърысы буларак очрый.

Нарасимха Телангана һәм Андһра Прадеш штатларында төрле формаларда табыныла.[26] Шулай да, гыйбадәтханәләрнең һәрберсендә Нарасимханың бер формадан күбрәк сурәтләре бар, Аһобиламда Нарасимханың тугыз формасында багышланган тугыз гыйбадәтханәсе бар. Нарасимха инкарнациясенең үзәк аспекты Хираньякашипу шәйтанын үтерүен билгеләргә кирәк, әмма Нарасимха сурәтенә гыйбадәтханәләрдә киң рәвештә табынмыйлар, гәрчә ул сурәтләнгән булса да.

Тәңкәләр, язмалар һәм терракотта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нарасимха риваяте 5-енче гасырга әһәмиятле булган, шул вакытта төрле Гупта Империясе патшалары аның сурәтләре яки Нарасимхага бәйле язмалар белән тәңкәләр басканнар. Патшалар шулай итеп хөкемнәрен законлаштырганнар, алар Нарасимха кебек явызлыкка һәм эзәрлекләүгә каршы көрәшкәннәр.[27] Кушан эрасының кайбер тәңкәләрдә Нарасимха сурәтләнгән - йогынтыны фараз итәргә була.[28]

Нарасимханың кайбер иң борынгы сәнгать эшләре якынча безнең эраның 2-нче гасырына карый, мәсьәлән, Каусамбида табылганнар.[29] "Панча" кигән, янында шәхси атрибутлары булган, ясап бетерелгән диярлек, яхшы кисеп ясалган Нарасимха поты Матхура археологик урынында табылган булган һәм 6-ынчы гасырга карый.[30]

Башкару сәнгатьләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нарасимха риваятьләре төрле Һинд дине классик бию репертуарының өлеше булып тора. Мәсьәлән, Катһакали театрында Нарасимха-Хираньякашипу сугышы тарихы һәм "Прахлада Чаритам"ның адаптацияләре керә, Нарасимха Кералада иң популяр тамаша каһарманы булып тора.[31] Охшаш рәвештә, Тамил Надуның Бхагавата Мела башкару сәнгатьләрендә традицион рәвештә Нарасимха җаянти бәйрәм ителә, монда төбәк Нарасимха гыйбадәтханәләрендә фестиваль була.[32]

Догалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нарасимха аватарага багышланып берничә дога язылган булган. Боларга түбәндәгеләр керә:

  • Нарасимха Маха-Мантра
  • Нарасимха Пранама Догасы
  • Җаядэваның Дашаватара Стотрасы
  • Веданта Дешиканың Камасикһа Аштакамы
  • Дивья Прабандһам 2954
  • Шри Лакшми Нарасимха Караваламба Стотрам

Иртә сурәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нарасимха поты

Андһра Прадешта өченче-дүртенче гасырга караган панельдә чүгәләп утырган тулы териоморфик арслан сурәтләнгән, аның җилкәләре артында өстәмә кеше куллары бар, алар Вайшнав эмблемаларын тота. Ян-якларында биш каһарман (вира) еш Нарасимханың иртә сурәтләре буларак идентификацияләнә.[33] Иртә Гупта чорына караган Нарасимханың басып торучы потлары Тигова һәм Эгон гыйбадәтханәләрендә һаман бар.[34] Бу потлар ике куллы, озын чәчле, фронталь, бары тик аскы кием кигән, һәм Хираньякашипуның шәйтан фигурасыз. Нарасимханың Хираньякашипу шәйтанын үтерүче потлары бераз соңрак Гупта чоры сурәтләрендә бар: берсе Мадхьяда һәм берсе гыйбадәтханә бусагасында, хәзерге вакытта Начнада Курма матхага куелган, икесе дә безнең эраның бишенче гасыр ахырына, я иртә алтынчы гасырга карый.[35]

Фараз ителгәнчә Нарасимха сурәтләре безнең эраның икенче-өченче гасырларына карый, Филадельфия Сәнгать Музее тарафыннан 1987 елда Матхурада ясалган потлар. Алар Филадельфия Сәнгатьләр Музееның элеккеге кураторы Стелла Крамриш тарафыннан "хәзергәчә билгеле булган Нарасимханың иң элек сурәте" буларак тасвирланган булган.[35] Бу фигурада җыерчыклы каш, казык тешләре, һәм Нарасимханың соңрак сурәтләрендә кебек чыгып торган тел, әмма фигураның киеме, гадилеге һәм торышы аны аерып тора. Нарасимханың күкрәгендә аның өске киеме астында, амулет бар дип фараз итәргә була, аны Стелла Крамриш Каустубха асыл ташы белән ассоциацияли. Бу өске кием ике җилкә буйлап төшә; әмма Хираньякашипу астында шәйтан фигурасы Нарасимха тәне аркылы горизонталь рәвештә куелган, бөгелгән бил бавы аякларны каплаучы башка кием бар дип фараз итәргә була. Шәйтанның чәче аның артында, аның баша арслан кешенең уң тезендә. Ул гади муенса кигән. Аның тәне ял итә торган итеп сурәтләнгән. Аның йөзе тыныч, бераз гына елмайган кебек. Аның күзләре яратып Вишнуның йөзенә карый. Бу фигураның аякларында яки табаннарында берникадәр киеренкелек бар, гәрчә Вишну әкрен итеп аның корсагын яра торган вакытта да. Аның эчәкләре уң ягы буйлап чыгып тора. Матсья пуранада тасвирланганча Нарасимха "куәтле Дайтья җитәкчесен салам келәмендәге чыбыклар кебек" өзгән.[35] Пот тарафыннан Гандһара стилендагы киемгә нигезләнеп, Майкл Майст эшне безнең эраның дүртенче гасырына карый торган итеп даталаган.[35]

9-ынчы гасырга караган Нарасимха поты Индонезиядә, Прамбананда, Иҗо тавының төньяк итәгендә табылган булган.[36] Тривикрама һәм Вараха аватарларының сурәтләре шулай ук Индонезиядә, Прамбананда табылган булган. Вишну һәм аның аватара сурәтләрендә үзәк Яваның иконографик хасиятләре бар. Боларга үзәк Яваның физиогномиясе, арттырып күрсәтелгән кием күләме, һәм зәркән бизәкләренең ничек эшләнүе керә. Бу бер вакыт формалаштырылган декоратив схема, Үзәк Ява чоры өчен кабул ителгән норма булган (безнең эраның 730–930 елы). Иконографик хасиятләр булуга карамастан, Ява потларының стилистик алдан килүчеләрен безнең эраның 6-ынчы-7-енче гасырларда Һиндстанның Чалукья һәм Паллава сурәтләрендә күреп була.[37]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Gavin D. Flood (1996). An Introduction to Hinduism. Cambridge University Press. p. 111. ISBN 978-0-521-43878-0. https://books.google.com/books?id=KpIWhKnYmF0C. 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 George M. Williams (2008). Handbook of Hindu Mythology. Oxford University Press. p. 223. ISBN 978-0-19-533261-2. https://books.google.com/books?id=N7LOZfwCDpEC&pg=PA223. 
  3. 3,0 3,1 Roshen Dalal (2010). The Religions of India: A Concise Guide to Nine Major Faiths. Penguin Books. p. 148. ISBN 978-0-14-341517-6. https://books.google.com/books?id=pNmfdAKFpkQC&pg=PA148. 
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 4,7 4,8 Roshen Dalal (2010). The Religions of India: A Concise Guide to Nine Major Faiths. Penguin Books. p. 148. ISBN 978-0-14-341517-6. https://books.google.com/books?id=pNmfdAKFpkQC&pg=PA262. 
  5. Nanditha Krishna (2009). The Book of Vishnu. Penguin Books. pp. 50–53. ISBN 978-0-14-306762-7. https://books.google.com/books?id=f9cSlaLMlgEC&pg=PA50. 
  6. Steven J. Rosen, Narasiṁha Avatar, The Half-Man/Half-Lion Incarnation, p5
  7. Gopal, Madan (1990). K.S. Gautam. ed. India through the ages. Publication Division, Ministry of Information and Broadcasting, Government of India. p. 734. 
  8. Farley P. Richmond; Darius L. Swann; Phillip B. Zarrilli (1993). Indian Theatre: Traditions of Performance. Motilal Banarsidass. pp. 127 with footnote 1. ISBN 978-81-208-0981-9. https://books.google.com/books?id=OroCOEqkVg4C. 
  9. 9,0 9,1 Soifer, Deborah A. (1991). The Myths of Narasiṁha and Vāmana: Two Avatars in Cosmological Perspective. Albany, N.Y: State University of New York Press. ISBN 0-7914-0799-3. 
  10. 10,0 10,1 10,2 Meister, Michael W. (1996). «Man and Man-Lion: The Philadelphia Narasimha». Artibus Asiae 56 (3/4): 291-301 with footnotes. DOI:10.2307/3250120.
  11. The Rigveda Mandala 1 Hymn 154, Ralph T.H. Griffith, Wikisource
  12. 12,0 12,1 12,2 12,3 12,4 12,5 12,6 12,7 12,8 Deborah A. Soifer (1991). The Myths of Narasimha and Vamana: Two Avatars in Cosmological Perspective. State University of New York Press. pp. 37–39. ISBN 978-0-7914-0799-8. https://books.google.com/books?id=OoFDK_sDGHwC&pg=PA37. 
  13. Bloomfield, Maurice (1893). «Contributions to the Interpretation of the Veda». Journal of the American Oriental Society 15: 143-156. DOI:10.2307/592353.
  14. Fowler, Murray (1942). «The Role of Surā in the Myth of Namuci». Journal of the American Oriental Society 62 (1): 36-40. DOI:10.2307/594098.
  15. Walter Ruben (1968), Fighting against despotes in old Indian literature, Annals of the Bhandarkar Oriental Research Institute, Vol. 48/49, Golden Jubilee, Volume 1917-1967 (1968), pp. 111-118
  16. Steven J. Rosen, Narasiṁha Avatāra, The Half-Man/Half-Lion Incarnation, p1
  17. Ravi M. Gupta; Kenneth R. Valpey (2013). The Bhagavata Purana: Sacred Text and Living Tradition. Columbia University Press. pp. 21–23, 32–35. ISBN 978-0-231-53147-4. https://books.google.com/books?id=eEPfrzAwO0sC. 
  18. David Leeming (2001). A Dictionary of Asian Mythology. Oxford University Press. pp. 125–126. ISBN 978-0-19-512053-0. https://books.google.com/books?id=QRwgAQAAQBAJ. 
  19. S. M. Srinivasa Chari (1994). Vaiṣṇavism: Its Philosophy, Theology, and Religious Discipline. Motilal Banarsidass. pp. 35–38. ISBN 978-81-208-1098-3. https://books.google.com/books?id=evmiLInyxBMC. 
  20. Deussen, Paul (1997). Sixty Upanishads of the Veda. Motilal Banarsidass. ISBN 978-81-208-1467-7. https://books.google.com/books?id=XYepeIGUY0gC&pg=PA809. 
  21. S. M. Srinivasa Chari (1994). Vaiṣṇavism: Its Philosophy, Theology, and Religious Discipline. Motilal Banarsidass. pp. 132–134. ISBN 978-81-208-1098-3. https://books.google.com/books?id=evmiLInyxBMC. 
  22. Soifer, p.85: K.P.1.15.70
  23. Alexandra Anna Enrica van der Geer (2008). Animals in Stone: Indian Mammals Sculptured Through Time. BRILL Academic. pp. 404–407. ISBN 90-04-16819-2. https://books.google.com/books?id=oQ3quxh9gsgC. 
  24. Pratapaditya Pal (1986). Indian Sculpture: Circa 500 B.C.-A.D. 700. University of California Press. pp. 42-43. ISBN 978-0-520-05991-7. https://books.google.com/books?id=clUmKaWRFTkC. 
  25. Shri Panchmukhi Hanuman – The Story Behind The Five Faces of Lord Hanuman. Indian Astrology (24 October 2016). 9 November 2017 тикшерелгән.
  26. (2009) «Narasimha, The Supreme Deity of Andhra Pradesh: Tradition and Innovation in Hinduism- An Examination of the Temple Myths, Folk Stories, and Popular Culture». Journal of Contemporary Religion 24 (1): 35–52.
  27. Daniel E Bassuk (1987). Incarnation in Hinduism and Christianity: The Myth of the God-Man. Palgrave Macmillan. pp. 27–28. ISBN 978-1-349-08642-9. https://books.google.com/books?id=k3iwCwAAQBAJ. 
  28. Emilia Smagur 92015), Vaishnavite Influences in the Kushan Coinage, Notae Numismaticae. Zapiski numizmatyczne, Issue 10, pages 63-85
  29. Los Angeles County Museum of Art; Pratapaditya Pal (1986). Indian Sculpture: Circa 500 B.C.-A.D. 700. University of California Press. p. 192. ISBN 978-0-520-05991-7. https://books.google.com/books?id=clUmKaWRFTkC. 
  30. Los Angeles County Museum of Art; Pratapaditya Pal (1986). Indian Sculpture: Circa 500 B.C.-A.D. 700. University of California Press. pp. 252-253. ISBN 978-0-520-05991-7. https://books.google.com/books?id=clUmKaWRFTkC. 
  31. Philip Zarrilly (1984). The Kathakali Complex: Performance & Structure. Abhinav Publications. pp. 160–161, 202–212, xxxvi (Figure 12). ISBN 978-81-7017-187-4. https://books.google.com/books?id=CjwYysH2ZQIC. 
  32. Farley P. Richmond; Darius L. Swann; Phillip B. Zarrilli (1993). Indian Theatre: Traditions of Performance. Motilal Banarsidass. pp. 140, 172-173. ISBN 978-81-208-0981-9. https://books.google.com/books?id=OroCOEqkVg4C. 
  33. Abdul Waheed Khan, An Early Sculpture of Narasiṁha, Andhra Pradesh Government Archaeological Series 16, Hyderabad: Government of Andhra Pradesh, 1964.
  34. Alexander Cunningham, Archaeological Survey of India, Annual Reports IX (1873-75), p.47
  35. 35,0 35,1 35,2 35,3 Michael W. Meiste, Man and Man-Lion: The Philadelphia Narasiṁha, Artibus Asiae, Vol. 56, No. 3/4 (1996), pp. 291–301
  36. Jan Fontein, et al. (1990). The sculpture of Indonesia, p. 145
  37. Debjani Paul (1978) Deity or Deified King? Reflections on a Unique Vaiṣṇavite Sculpture from Java', Artibus Asiae, Vol. 40, No. 4 (1978), pp. 311–333.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]