Сарасвати Дэви
Са́ра́свати[1][2][3] (санскр. सरस्वती — «сулар белән бай») — Һинд динендә акыллылык, белем, сәнгать, матурлык һәм оста теллелек Алиһәсе. Брахмачарини, Брахманың Галәмне барлыкка китерүдә ярдәмчесе. Сарасвати күк һәм җир өйләнүен башкара, нәкъ менә ул күк Никах Гүрнәчәсен - Коткарылу һәм мәңге ләззәт гүрнәчәсен ясый. Башта ул елга Алиһәсе булган. Сарасвати исемнәренең кайберәүләре "яшәешне бирүче", "сөйләм һәм тормыш иясе", "иң югары белем" дип яңгырый. Ул барлык белемнәрнең чагылышы дип санала: сәнгатьнең, фәннең, һөнәрнең һәм осталыкның. Еш аккошта - Яктылык Көчләренең символында утырган итеп сурәтләнә.
Килеп чыгышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сарасвати Ригведада искә алына, аңа бөек елга Алиһәсенә буларак өч гимн багышланган. Веда чорында аны чистартучы, саклаучы һәм дәвалаучы буларак хөрмәт итәләр. Ул күк дәвалаучылары Ашвиннар белән көчен югалткан Индраны дәвалый торган риваять бар.
Прототибы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Илаһилаштыру өчен прототип булган елга турында индологлар бер фикергә килә алмый. Берничә юрама бар:
- Гхаггар-Хакра — Һиндстан һәм Пакистанда фасылы белән ага торган елга.
- Харахваити (хәзер. Аргандаб) — Әфганстанда елга, Авестада искә алына.
- Инд — Сарасвати аның изге исеме, ә Синдху дөньяви исеме булган дип санала.
- Сарсути (элегрәк Сарасвати) — Арийлар цивилизациясе бишеге булган, изге Брахмаварта иленең чиге булган зур булмаган елга. Веда чорында океанга койган, хәзер чүл комнарында югала.
Ведадан соң чор
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы елга корып беткәч, яки аккан урынын алыштыргач Сарасвати Алиһәсен елга белән бәйли башламаганнар, хәзер ул Брахманың хатыны һәм сәнгатьләрнең һәм фәннәрнең яклаучысы булган. Ул Санскритны һәм Деванагари язуын уйлап чыгарган дип санала.
Иконография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сарасватины акка киенгән матур хатын итеп сурәтлиләр. Гадәттә ул лотос пьедесталында (падма-сана) матур позада (лалитасана) утыра: бер аягы аска асылынган, ә икенчесе аның астында. Ак төскә бәйле, бу белемнең чисталыгының символы булып тора. Ул бизәнү әйберләрен һәм алтынны кими, ул кырыс киенгән - бу аның матди кыйммәтләргә караганда рухи кыйммәтләрне сайлавының символы. Гадәттә ул дүрт кул белән сурәтләнә. Аның кулларында:
- Ведалар изге китабы — фән символы
- Ак мәрҗәннән тәсбих — рухилык символы
- изге су белән пиала — барлыкка китерүче һәм чистартучы көчнең символы
- вина — музыка коралы, сәнгать символы
Кайбер рельефларда ул музыка коралын тотмый, ә аның куллары абхая-мудра ясый (саклану символы) яки варада-мудрага (алкышлау ишарәсе). Аның хәрәкәтләнү чарасы (вахана) булып аккош тора, ә эмблемасы - алтыпочмаклы йолдыз яки гексаграмма (шаткопа яки садъянтра). Кайвакыт аны басып торучы итеп күрсәтәләр.
Башка илләрдә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кытайда Сарасватины (辯才天) Бяньцайтянь дип атыйлар, Таиландта — Сурасавади́ (สุรัสวดี), ә Япониядә — Бэндзайтэн (弁才天/弁財天) дип атыйлар. Бэндзайтэн шулай ук Җиде бәхет ходайларының берсе дип санала. Борынгы Иранда Анахита дип аталган дигән фараз бар.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Топоров В. Н. Сарасвати // Мифы народов мира / Ред. С. А. Токарев. — М.: Советская энциклопедия, 1991. — Т. II. — С. 409.
- ↑ Васильков Я. Сарасвати // Индуизм. Джайнизм. Сикхизм / Под общ. ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского. — М.: Республика, 1996. — С. 394. — 576 с. — ISBN 5-250-02557-9.
- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.