Вьяса

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вьяса latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Vyasa.jpg

Вья́са (Санскрит телендә:व्यास, IAST:Vyāsa — «өлешлелек», «ваклану», «бүленелү», «тәфсиллек», «тәфсилләп аңлату», as тамыры + vi префиксы: «бүлергә», «чәчәргә», «таратырга»[1]), шулай ук Ведавьяса, Вьясадева, Бадараяна яки Кришна-Двайпаяна буларак мәгълүм — күп борынгы һәм күләме буенча зур һәйкәлләре — Веда, Пураналар, Веданта фәлсәфи системасы, һәм шулай ук мәшһүр «Махабхарата» эпосы мөхәррир-төзүчесе дип саналган автор.[1]. Вьяса исеме шулай ук башка борынгы авторларга һәм компиляторларга бирелә, әмма бигрәк тә Ведавьясага – Веда төзүчесенә, ул шулай ук Шашвата («үлемсез», «мәңге») дип атала. Вьяса «Веданта-сутра» авторы дип санала, алар «Бхагавад Гита» һәм төп Упанишадалар белән беррәттән шулай аталган «өчле канон»га («прастханатрайя»га) керә — ул бөтен Һинд дине агымнары өчен баш канон булып тора.[1]. Риваятьләр буенча Ведавьяса Парашара олы фикер иясе һәм Сатьяватиның законсыз улы булган; бала Калпи шәһәре янында Джамна утравына алып кителгән булган. Килеп чыгышы көченә ул Канина («бастард») исемен алган, тән төсе буенча — Кришна («кара»), ә туу һәм тәрбияләнү урыны буенча — Двайпаяна («утрауда туган»). Вьясадан соң Сатьявати Шантана патшасына чыккан һәм аннан ике угылны тудырган. Аларның олысы — Читрангада — сугышта үтерелгән булган, ә кечесе — Вичитравирья — баласыз үлгән булган. Урманда аскетик тормышны алып барган Вьяса, ил законнары буенча һәм әнисе кушуы буенча кече туганның ике баласыз тол хатынын — Амбика һәм Амбаликаны алган. Алардан аның ике улы: Дхритараштра һәм Панда булган, бу «Махабхарата» эпосында ике дошман ыру — Кауравлар һәм Пандавлар башлары булган.[1].

«Бхагавата Пурана» буенча ([https://www.vedabase.com/ru/sb/1/3/21 песнь 1, гл. 3, стих 21]) Вьяса Ходайның унҗиденче аватары булып тора.

Вьяса хөрмәтенә Меркурийда кратер аталган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вьяса // Новый энциклопедический словарь: В 48 томах (вышло 29 томов). — СПб., Пг., 1911—1916.Булич С. К. Вьяса //
  • Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

сайте переводчика.