Меркурий (планета)
Меркурий — Кояш системасында Кояшка иң якын урнашкан планета, Кояш тирәсендә 88 җирдәге тәүлек периодлы әйләнә. Эчке планеталар төркеменә керә. Кояш системасының иң кечкенә планетасы. Меркурийның күренүчән йолдыз зурлыгы −1,9 дан 5,5 гә кадәр үзгәрә, әмма Кояштан бик кечкенә почмакча ераклыкта (иң күбесе 28,3°) урнашу сәбәптән аны күрү ансат түгел. Югары киңлекләрдә караңгы төнге күктә Меркурийны күреп булмый, аны тик эңгер кыска вакытта күренергә мөмкин. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары елына 6–7 тапкыр була (иң зур элонгация вакытында) иртәнге һәм кичке эңгер-меңгердә.
Матди хасиятләр буенча Меркурий Айга охшаш, аның өслеге бик кратерлы. Планетаның иярченнәре юк, әмма бик сирәк һавалы атмосферасы бар. Планетаның чагыштырмача эре тимер төше бар, аның күләме планетаның бөтен күләменнән 70 % гыйбарәт. Планета өслегенең температурасы 90нан 700гә кадәр К (−180нән +430 гача °C) үзгәреп тора.
Меркурий хәрәкәте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Меркурий Кояш тирәсендә сузылган эллиптик орбита буенча 57,91 млн. км (0,387 а.е.) уртача ераклыкта әйләнә. Перигелийдә Меркурий Кояштан 45,9 млн. км (0,3 а.е.) ераклыкта була, афелийдә — 69,7 млн. км (0,46 а.е.) ераклыкта була. Эклиптика өслегенә карата орбитаның авышлыгы 7° тәшкил итә. Орбита буенча хәрәкәтенең уртача тизлеге 48 км/с тәшкил итә.
Меркурийдәге йолдыз тәүлеге 58,65 җирдәге тәүлеккә тигез, ягъни 2/3 меркурийдәге елына тигез. Шуңа күрә бер меркурийдәге ел эчендә Меркурий үз күчәре тирәсендә бер ярым әйләнешкә әйләнә. Нәтиҗәсендә Меркурийда кояш тәүлеге ике меркурийдәге елына тигез яки өч меркурий йолдыз тәүлегенә тигез.
Матди хасиятләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Меркурий җир төркеме планеталарыннан иң кечкенәсе. Аның радиусы 2439,7 ± 1,0 км тәшкил итә. Бу сан Юпитер иярчене Ганимедның һәм Сатурн иярчене Титанның радиусларыннан кимрәк. Шул ук вакытта Меркурийның массасы бу иярченнәрнең массаларыннан зуррак. Меркурийның тыгызлыгы шактый зур — 5,43 г/см³, Җирнең тыгызлыгыннан аз гына кимрәк. Җирнең зурлыгын исәпкә алып, бу хәл Меркурийның эчендә металларның күп булуын күрсәтә. Меркурийдә тоткарсыз төшүе тизләнеше 3,70 м/с² тәшкил итә. Икенче галәми тизлек — 4,25 км/с.
Көндезге өслек уртача температурасы 623 К (349,9 °C) тәшкил итә, төнге — 103 К (−170,2 °C).
Тикшеренүләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы һәм урта гасырлар күзәтүләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы греклар Гесиод дәверендә бу планетаны грек. Στίλβων («Стилбон») һәм грек. Ἑρμάων («Германон») исемнәре астында белгәннәр. Соңрак греклар иртәнге күктә күренеп торган планетаны «Аполлон», ә кичке күктә — «Гермес» дип атаганнар. Б.ч.к. IV гасырда грек астрономнары ике исем астында бер күк җисеме булуыны аңлаганнар. Римлылар бу планетаны Меркурий дип аттаганнар, чөнки ул күк йөзендә башка планеталардан тизрәк хәрәкәт итә. Аларның мифларында Меркурий греклардагы Гермеска тәңгәл килгән.[1]
Атамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл планетаның Готарид (иске тат. عطارد ғөтарид) гарәп исеме да кулланды[2], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Mercury Chaser’s Calculator (Меркурийның иң зур элонгацияләре)
- Тайны и загадки Меркурия 2012 елның 22 октябрь көнендә архивланган.
- Статья в журнале «Вокруг света»
- Сайт о миссии MESSENGER(ингл.)
- Фотографии Меркурия, сделанные «Мессенджером» 2008 елның 1 декабрь көнендә архивланган.(ингл.)
- Раздел о миссии BepiColombo 2011 елның 9 февраль көнендә архивланган.(ингл.) на сайте JAXA
- Астрономы обнаружили у Меркурия расплавленное ядро 2013 елның 2 февраль көнендә архивланган.
- А. Левин. Железная планета. Популярная механика № 7, 2008
- Самый близкий. Лента.ру, 5 октября 2009, фотографии Меркурия, сделанные «Мессенджером».
- Опубликованы новые снимки Меркурия. Лента.ру, 4 ноября 2009, о сближении в ночь с 29 на 30 сентября 2009 года «Мессенджера» и Меркурия.
- Mercury: Facts & Figures 2002 елның 19 ноябрь көнендә архивланган.. NASA. — Сводные физические характеристики планеты.
- Космический зонд впервые в истории вышел на орбиту Меркурия
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Меркурий нинди серләре яшерә, archived from the original on 2020-07-02, retrieved 2020-07-02
- ↑ Гатарид, готарид — Меркурий (планета). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 86.
Кояш системасы | |
---|---|
| |
Үзәк йолдыз һәм планеталар | Кояш • Меркурий • Чулпан • Җир • Марс • Юпитер • Сатурн • Уран • Нептун |
кәрлә планеталар | |
зур иярченнәр | |
Иярченнәр / боҗралар[ru] |
Җирнеке • Марсныкы • Юпитерныкы / ∅[ru] • Сатурнныкы[ru] / ∅[ru] • Уранныкы[ru] / ∅[ru] • Нептунныкы[ru] / ∅[ru] • Плутонныкы[ru] / ∅[ru] • Һаумеаныкы[ru] • Макемакеныкы[ru] • Эриданыкы[ru] |
Беренче ачылган астероидлар |
(2) Паллада • (3) Юнона • (4) Веста • (5) Астрея • (6) Геба • (7) Ирида • (8) Флора • (9) Метида • (10) Гигея • (11) Парфенопа |
Кече җисемнәр | |
Һипотетик җисемнәр |
Вулкан[ru] һәм вулканоидлар[ru] • Меркурий иярченнәре[ru] • Венера иярченнәре[ru] • Җирнең башка иярченнәре[ru] • Антиҗир (Глория)[ru] • Тейя[ru], Фаэтон (элекке планеталар), Бишенче планета[ru] • Бишенче газлы гигант[ru] • Тугызынчы планета, Түхе[ru], X планетасы һәм башка транснептун планеталар[ru] • Немезида |
Астрономик җисемнәр • Портал:Астрономия • Проект:Астероидлар |