Койпер билбавы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Планеталар, Койпер билбавы (кызыл һәм зәңгәр объектлар) һәм чәчелгән диск
Койпер билбавының төп объектлары (яшел), чәчелгән диск (әфлисун төсле), планеталар - күк төсле

Койпер билбавы (кайчакта Э́джворт — Койпер билбавы дип атала) — Кояш системасының Нептун орбитасыннан (Кояштан 30 а.б.) Кояштан 55 а.б. аралыгына кадәр җәелә торган өлкәсе.

Койпер билбавының астероидлар билбавына охшашлыгына карамастан, Койпер билбавы астероидлар билбавыннан 20 тапкыр киңрәк һәм 20-200 тапкыр авыррак була, ләкин астероидлар билбавы кебек кече җисемнәрдән тора, алар Кояш системасы формалашканнан соң, калганнар.

Тау токымнарыннан һәм металллардан торган астероидлар билбавыннан аермалы буларак Койпер билбавы оча торган матдәләрдән (су, аммиак, һәм метаннан) тора.

Бу Галәмнең якын өлкәсендә 4 кәрлә планета: Плутон, Хаумеа, Макемаке һәм Эрида урнашкан. Шулай ук Нептунның иярчене Тритон һәм Сатурнның иярчене Феба шул өлкәдә хасил булганнар дип санала.

Койпер билбавы 1992 елда ачылганнан соң, анда 70 000 объект табылган, ләкин 100 км артык диаметры белән объект әлегә табылмаган.

Койпер поясы - динамик тотрыклы өлкә, ә кыска периодлы кометалар (орбиталь периодлары 200 елдан азрак) чәчелгән дискта барлыкка киләләр.

Плутон - Койпер билбавының иң зур билгеле объекты - кәрлә планета. Плутонсыман 4 кәрлә планета "плутоидлар" дип йөртелә.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шушы пояс Джерард Койпер хөрмәтенә аталган, бу галим 1951 елда Кояш системасының башлангыч дәверендә кечкенә җисемнәрдән торган диск барлыгын фараз иткән. Иртәрәк 1943 елда Кеннет Эджворт Нептун орбитасы артындагы Кояш системасын төзегән томанлыкның башлангыч элементлары калдыклары булуын фараз иткән. Шуның өчен еш кына күп астрономнар бу поясны Эджворт — Койпер билбавы дип йөртәләр.

Койпер билбавының иң эре объектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Койпер билбавының иң эре Транснептун объектлары Җирнең зурлыгы белән чагыштырганда

Кайбер галимнәр Койпер билбавында шулай ук Җирдән 10 тапкыр авыррак мөмкин булган X планетасы булуын фараз итәләр.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ледяные сателлиты Солнца // Вокруг Света. — 2006. — № 2 (2785).