Астероидлар билбавы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
10 астероидның зурлыгы Ай зурлыгы белән чагыштыру: 1 - Церера, 2 - Паллада, 3 - Юнона, 4 - Веста, 5 - Астре, 6 - Геба, 7 - Ирис, 8 - Флора, 9 - Метида, 10 - Гигея.

Астероидлар билбавыМарс һәм Юпитер орбиталары арасындагы кытыршы формадагы объектлар (астероидлар яки кече планеталар) белән тупланган Кояш системасының өлкәсе.

Dawn галәми корабы (4) Веста астероидына (сулда) һәм Церера кәрлә планетасына (уңда) оча

Еш бу өлкә астероидлар баш билбавы яки төп билбау дип йөртелә. Шушы атама бүтән кече планеталар тупланмалары: Койпер билбавы, чәчелгән диск һәм Оорт болыты белән аермасын күрсәтә.

1850 елларда Александр фон Гумбольдт бу төшенчәне кертә.

Астероидлар билбавының суммар массасы Айның массасы 4% тәшкил итә, яртысы 4 иң эре объектында тупланган: Церера, (2) Паллада, (4) Веста һәм (10) Гигея. Аларның уртача радиусы 400 км тәшкил итә, бу пояста бердәнбер кәрлә планета Церера 950 км радиусына ия, ул Паллада һәм Веста суммар массасыннан ике тапкыр зуррак.

Күпчелек астероидлар радиуслары берничә дистә метр гына тәшкил итә, җитмәсә астероидлар бу өлкәдә шундый чәчелгән, шуңа күрә анда очып узган бернинди галәми аппарат астероидлардан зыян күрмәгән.

Юпитерның гравитацион кыры кече планеталарның орбиталарына һәрвакыт тәэсир иткән, өстәмә орбиталь энергиясен биргән, нәтиҗәдә бу җисемнәр үзара бәрелешкәннәр һәм протопланетада ябыша алмаганнар.

Нәтиҗәдә күп кенә планетезимальләр (планета яралгылары) күп кенә кечкенә китекләрдә ватылган булып чыкканнар, аларның бер өлеше Кояш системасыннан тыш чыгарып ташланганнар, икенче өлеше Кояш системасының сузылган орбиталарында эләккәннәр һәм планеталар ул ватыклардан соңгы авыр бомбалау кичергәннәр.

Шул дәвердән соң булган бәрелешләр нәтиҗәсендә астероидлар гаиләлеге һәм зодиакаль яктылыкны булдыручы галәми вак тузан хасил булганнар.

Юпитерның гравитацион кыры шулай ук тотрыксыз орбиталар өлкәләрен булдыра, анда Юпитер белән резонансы сәбәпле астероидлар булмый диярлек. Бу өлкәгә эләккән астероид кыска вакыт эчендә шушы орбитадан Кояш системасыннан тыш яисә эчке планеталар орбитасына чыгарып ташланачак.

Аерым астероидлар үзенчәлекле спектрына ия. Төп билбауда астероидларның 3 спектраль сыйныфы табылган: күмерсу (С сыйныфы), силикат (S сыйныфы), металлик яки тимер (М сыйныфы). Галәми сәнәгать карашы буенча бөтен сыйныфлар, аеруча металлик астероидлар кызыксыну тудыра, бәлки, киләчәк сәнәгатьтә кулланылып була.

Күренешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Веста астероиды
Галәми вак тузан булдырган зодиакаль яктылык


Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]