Планетезималь

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Планетезималь latin yazuında])
Планетезиамальләр күренеше (рәсем)
Һаббл телескобы тапкан яшь йолдызларның калдык дисклары HD 141943, HD 191089. Калдык диск - йолдыз янындагы тузаннан, ватыклардан торган диск, планеталар системасын формалашу фазасы.

Планетезималь яки планета яралгысы (инглизчә planet — планета, infinitesimal — бик кечкенә) — протопланета дискының тузан кисәкчекләреннән торган кечкенә җисемнәр артымы нәтиҗәсендә барлыкка килгән күк җисеме, ул протойолдыз тирәли орбитасында әйләнә.

Бертуктамыйча яңа материал тартып, масса туплап, планетезималь зуррак җисем булдыра. Аның аерым өлешләре үзара тартышып тыгызлана башлыйлар. Планетезиамаль бер мисалы - Лютеция астероиды, аның өске бер километрлы тузан катламы астында тыгыз төше урнашкан.

Тыгызлана торган матдә үзәгендәге температураны арттыра. Арткан температура матдәне эретә һәм протопланета барлыкка килә.

Планетезиамальләр фаразы совет астрономы В. Сафронов тарафыннан тәкъдим ителгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сафронов В. С. Эволюция допланетного облака и образование Земли и планет.— М., 1969 (английское издание — США, NASA TTF 677, 1972)
  • Сафронов В. С. Происхождение Земли.— М.: Знание, 1987
  • From Dust to Planetesimals // Workshop at Ringberg Castle, Germany, September 11—15, 2006.