Протойолдыз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Протойолдыз караңгы газ-тузан томанлыгында (Бок глобуласында (рәсем))

Протойолдыз — йолдыз төшендә термотөш реакцияләре кабынганга кадәрге формалашуының соңгы чорындагы йолдыз. Термотөш реакцияләре башлаганнан һәм протойолдыз кысылуы туктаганнан соң, ул баш эзлеклелекнең йолдызына әверелә.

Протойолдызлар тузан сүрүе булганга күрә инфракызыл нурланыш тарата.

Кечкенә массалы протойолдызлар кабынучы йолдызлар буларак күзәтелә.

Яшь йолдызларның күзәтелгән төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төр Эмиссия түбәсе Озаклык (еллар)
0 субмиллиметр 104
I ерак-инфракызыл 105
II якын-инфракызыл 106
III күренмә 107[1]


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ламзин С. А., Сурдин В. Г. 5. Что же такое протозвёзды? // Протозвёзды. Где, как и из чего формируются звёзды. — М.: Наука, 1992.
  • From Dust to Planetesimals // Workshop at Ringberg Castle, Germany, September 11—15, 2006.