Коңгырт кәрлә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коңгырт кәрлә latin yazuında])
Коңгырт кәрләләр зурлыгы Кояш һәм Юпитер зурлыгы белән чагыштыру

Коңгырт кәрлә ("асйолдыз" яки "химик йолдыз") — 0,012-0,0767 Кояш массалы асйолдызлар объектлары (аларның массасы 12,57-80,36 Юпитер массасына тигез).

Йолдызларда кебек коңгырт кәрләдә җиңел элементлар төшләрендә (дейтерий, литий, бериллий, бор) термотөш синтезы реакцияләре баралар, ләкин баш эзлеклелектәге йолдызлардан аермалы буларак су тудыргыч төшләре кушылу реакцияләреннән җылылык чыгару зур түгел һәм җиңел элементлар саны беткәннән соң, йолдыз астында термотөш реакцияләре туктыйлар, шуннан соң коңгырт кәрлә тиз суына, планетасыман объектка әверелә, шуңа күрә бу йолдызлар баш эзлеклелектә тормыйлар.

Баш эзлеклелектәге йолдызлардан аермалы буларак коңгырт кәрләдә җылылык күчерү тик турбулент конвекция исәбендә бара һәм йолдыз үз тирәнлеге буенча бериш була.

Чагыштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йолдызлар, коңгырт кәрләләр һәм планеталар: чагыштырма сыйфатлар
Төр Масса () Термотөш синтезы Бар булу
H → He D → He Li D
Кызыл кәрлә 0,1—0,075 Озак Кыска вакытлы Юк Юк
Коңгырт кәрлә 0,075—0,065 Кыска вакытлы Кыска вакытлы Бар Юк
Коңгырт кәрлә 0,065—0,013 Юк Кыска вакытлы Бар Юк
Планета < 0,013 Юк Юк Бар Бар

Йолдызлардан аермалы буларак коңгырт кәрләдә литий бар, шушы җәдвәлдә күрсәтелгән.

Күренешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]