Баш эзлеклелек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Баш эзлеклелекҺерцшпрунг-Рассел диаграммасының өлкәсенә керүче йолдызлар, аларның энергия чыганагы - гелий һәм водород синтезы нигезендәге термотөш реакциясе булып тора. Бу йолдызлар кәрлә йолдызларга карыйлар, мәсәлән, безнең Кояш та баш эзлеклелектә урнашкан сары кәрлә була. Һерцшпрунг-Рассел диаграммасы:

Баш эзлеклелектәге йолдызларның энергия чыганагы - водород яну һәм беренче чиратта - CNO-циклы, шуңа күрә аларның яктырту сәләте һәм температурасы (спектр сыйныфы) массасы белән билгеләнә:

L = M3,9, биредә L - яктырту сәләте, M - масса

Йолдызларның энергия чыганагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кояш - Баш эзлеклелектә урнашкан сары кәрлә йолдыз
CNO-циклы

Йолдызларда баручы термотөш реакцияләре - CNO-циклы өч өлештән тора.

CN-циклы (углерод яну):

12C + p 13N + γ +1,94 МэВ ~1,3×107 ел
13N 13C + e+ + νe +2,22 МэВ ~7 минут
13C + p 14N + γ +7,55 МэВ ~2,7×106 ел
14N + p 15O + γ +7,30 МэВ ~3,2×108 ел
15O 15N + e+ + νe +2,75 МэВ ~82 сек
15N + p 12C + 4He +4,96 МэВ ~1,1×105 ел

Нәтиҗәдә 4 протоннан α-кисәкчекләре синтезланалар.

NO I-циклы (кислород яну):

14N + 1H 15O + γ +7,29 МэВ (3,2×108 ел)
15O 15N + e+ + νe +2,76 МэВ (82 секунд)
15N + 1H 16O + γ +12.13 МэВ
16O + 1H 17F + γ +0,60 МэВ
17F 17O + e+ + νe +2,76 МэВ
17O + 1H 14N + 4He +1,19 МэВ

NO I-циклы CN-циклында энергия чыгаруны арттыра.

NO II-циклы:

15N + 1H 16O + γ +12.13 МэВ
16O + 1H 17F + γ +0,60 МэВ
17F 17O + e+ + νe +2,76 МэВ
17O + 1H 18F + γ +5,61 МэВ
18F 18O + e+ + νe + 1.656 МэВ
18O + 1H 15N + 4He +3, 98 МэВ

CN, NO I һәм NO II өч өлешле CNO-циклын төзиләр.

Шушы термотөш реакцияләрендә Баш эзлеклелектәге йолдызларның энергиясе чыгарыла.

Йолдызлар эволюциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баш эзлеклелек 50 Кояш массалы зәңгәр йолдызлар белән башлана һәм 0,0767 Кояш массалы кызыл кәрлә йолдызлар белән тәмамлана.

Водород яну дәвере күпчелек йолдызлар эволюциясенең вакыты 90% тәшкил итә, шул йолдызлар баш эзлеклелектә тора. Йолдыз төшендә водород янып бетергәннән соң, йолдыз кызыл гигантка әйләнә һәм баш эзлеклелектән читкә чыга. Кызыл зур йолдыз чагыштырмача кыска вакыттан ак кәрләгә , нейтрон йолдызга яки кара тишеккә әйләнә.

Йолдызлар тупланмасы өчен баш эзлеклелекнең өлеше йолдызларның яшен билгели, чөнки йолдызлар эволюциясе тизлеге аларның массасына пропорциональ.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]