Куш йолдыз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куш йолдыз latin yazuında])
Куш йолдыз
Сурәт
 Куш йолдыз Викиҗыентыкта
Куш йолдызның ике якын массалы җисем уртак масса үзәге тирәсендә эллиптик орбиталар буйлап әйләнүенең мисалы
Әлбирео йолдыз системасының ике әгъзасы

Куш йолдыз (куш система, икеле йолдыз) — тарту көче белән бәйләнгән һәм уртак масса үзәге тирәсендә йомык орбиталар буйлап әйләнә торган ике йолдыз. Куш йолдызлар булуы аркасында, йолдызлар массасын ачып белү һәм төрле бәйлелекләрне ясау мөмкинлеге бар. Шунлыктан йолдызларның масса–радиусы, масса–яктыртучанлыгы һәм масса–спектр сыйныфы бәйлелекләрен белү ярдәмендә, аларның эчке төзелеше һәм үсеше турында сөземтә ясарга була.

Шуның өстенә кара тишекка дәгъвачылар тик куш системаларда табылганнар. Вольф–Райе йолдызларын бары тик куш йолдызлар аркасында тикшергәннәр.

Чын куш йолдызларны ике сыйныфка бүлергә була:

  • йолдызлар арасында масса алмашуы бара, барачак яки тәмамланган инде — тыгыз куш системалар;
  • йолдызлар арасында масса алмашуы мөмкин түгел — киң куш системалар.

Әгәр куш системаларны күзәтү ысулы буенча аерсак, аларны күренүчән, спектр, каплаулы, астрометрия куш системаларына аерып кую була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]