Үтә яңа йолдыз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кеплер үтә яңа йолдызының калдыклары
SN 1994D үтә яңа йолдызы (сул өлештә) NGC 4526 галактикасында

Үтә яңа йолдыз - һәлакәттәге шартлауны кичерелгән йолдыз, шартлау нәтиҗәсендә берничә тәүлек дәвамында йолдызның ялтыравы дистә тапкыр арта. Ялтырау максимумында үтә яңа йолдыз яктылыгы буенча бөтен галактика белән чагыштырылып була, кайчакта өстен чыга.

Краб томанлыгы - SN 1054 үтә яңа йолдызның калдыклары

Мәсәлән SN 1972E үтә яңа йолдызының яктылык сәләте NGC 5253 туган галактикасының яктылык сәләтенә караганда 13 тапкыр зуррак булды.

Шуңа күрә үтә яңа йолдызлар бик ерак галактикалардан (кызыл тайпылмага кадәр 1000 Мега Парсек) күзәтелеп була, үтә яңа йолдызның кабынып китүе вакытында 1050 — 1051 эрг энергия чыга.

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үтә яңа йолдызның Гравитацион җимерелү моделе.

І төрендәге үтә яңа йолдызлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Іа төрендәге үтә яңа йолдыз
Шартлау алдыннан үтә яңа йолдыз төшенең төзелеше (элементлар)

" Элгәрләр: Чандрасекар чигенә якын массалы ак кәрләләр " Шартлау барышы: ак кәрлә массасы акрынлап арта, шуңа күрә тыгызлыгы һәм температурасы да арта. Температура 3·108 Kельвинга җиткәч, углерод-кислород катнашмасы кабына, термотөш реакцияләре көчәя һәм үтә яңа йолдыз тышчасы читкә ташлана, нәтиҗәдә 1051 эрг энергиясе чыга. " Ib и Ic төрендәге үтә яңа йолдызлар элгәрләре - икеләтә системада урнашкан массив йолдызлар

1987A үтә яңа йолдызы

II төрендәге үтә яңа йолдызлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

" Элгәрләр: Кояш масассыннан 8-10 тапкыр зуррак массалы йолдызлар. " Нәтиҗәләр: шартлаудан соң нейтрон йолдыз яки кара тишек кала, шартланган тышчалардан газ томанлыклары калып киңәя. " Шартлау барышы: йолдызда баручы термотөш синтезы нәтиҗәсендә эчке өлешләрдә авыр элементлар төзелә, йолдыз кысылып бара, температура арта, тимер һәм никель хасил була, кысылу дәвам итә. Үзәк төштә зур басым сәбәпле протоннар электроннарны йота башлыйлар һәм нейтроннарга әйләнә, йолдызның төше кысыла һәм суына, йолдыз тышчасы төшкә егылып бара, соңрак төштән кире сикерә, кысылу вакытында башланган термотөш реакцияләр ярдәмендә йолдыз тышчасы зур тизлек белән ташлана, йолдыз шартлана, тик аның төше нейтрон йолдыз яки кара тишек буларак кала.

Җирдә тормыш һәм үтә яңа йолдызлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп тикшеренүләр буенча Зур Шартлаудан соң Галәм тик җиңел элементлар - водород һәм һелийдән торган, башка химик элементлар йолдызлар яну нәтиҗәсендә барлыкка килгән, ә авыр элементлар үтә яңа йолдызлар шартлаганнан соң, хасил иткәннәр.

Димәк безнең Җир борынгы үтә яңа йолдызда төзелгән элементлардан тора.

Иң билгеле үтә яңа йолдызлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Краб томанлыгы
  • Үтә яңа йолдыз SN 1572
  • Үтә яңа йолдыз SN 1604 (Кеплер үтә яңа йолдызы )
  • Үтә яңа йолдыз SN 1987A
  • Үтә яңа йолдыз SN 1993J
  • Үтә яңа йолдыз SN 2006gy
  • Үтә яңа йолдыз G1.9+0.3

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Псковский Ю. П. Новые и сверхновые звёзды — книга о новых и сверхновых звездах.
  • Цветков Д. Ю. Сверхновые Звезды — современный обзор сверхновых звезд.
  • Попов С. Б. Как взрываются похудевшие сверхгиганты? — подробная модель вспышки сверхновой II-го типа.
  • Алексей Левин Космические Бомбы — статья в журнале «Популярная Механика»
  • Дэвид А. Грин, Ричард Ф. Стивенсон Исторические сверхновые — Астронет
  • Список всех наблюдавшихся вспышек сверхновых звезд — List of Supernovae, CBAT IAU
  • Students for the Exploration and Development of Space — Supernovae
  • Раскрыты причины появления сверхновой звезды - научно-популярный журнал "Удивительная Наука".