Эчтәлеккә күчү

Соңгы авыр бомбалау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Соңгы авыр бомбалау latin yazuında])
Өстә: Ай соңгы авыр бомбалану вакытында, аста: бүгенге Ай.

Соңгы авыр бомбалау (шулай ук Ай катаклизмы, соңгы метеоритлар бомбалавы) — 4,1 - 3,8 млрд. ел элек булган дәвер дәвамында Айда, чама белән Җирдә, Меркурийдә, Чулпанда, Марста күп кратерларның барлыкка килгән чоры.

Ай туфрагын тикшерү нәтиҗәсендә күп ташларының нәкъ шушы чагыштырмача кыска чорда эрегәне күрсәтелгән. Бер теория буенча шул чорда газлы гигантлар үз орбиталарын үзгәрткәннәргә күрә астероидлар билбавының яки Койпер билбавының объектлары Җир төркеменең планеталар орбиталары белән киселешкән эксцентрик орбиталарга күчкәннәр һәм нәтиҗәдә, шул планеталар белән еш бәрелешкәннәр.

Бүтән теорияләр буенча 3,9 млрд ел элек Ай туфрагында шушы һәлакәттәге кратерлар хасил булмаганнар.

Җир өчен геологик нәтиҗәләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгәр Айда шушы һәлакәттәге кратерлар хасил булганнар икән, бомбалаудан Җирдә дә тәэсир булган. Шул чорда Җирдә түбәндәге кратерлар барлыкка килгәннәр:

  • 20 км артык диаметры белән 22 000 метеорит кратеры
  • 1000 км артык диаметры белән 40 якын метеорит касәсе
  • 5000 км артык диаметры белән берничә метеорит касәсе

Соңгы авыр бомбалау ачылганнан соң, Җирнең тарихы яңача карала башлады. Ачылышка кадәр: катархей дәверендә Җир лава һәм зур янартаулар белән капланган булган дип саналган, ләкин ачылыштан соң, бу чорда Җирнең каты өслеге су (әче реакцияле су: [H+] > [OH]) белән капланган булган дип раслана.