Метеорит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Вилламетт метеориты
Гоба метеориты — табылган метеоритларның иң зурысы. Тоташ тимердән тора

Метеорит — эре күк җисеменең өстенә төшкән галәм чыгышлы физик җисем.

Ел саен Җиргә зур булмаган тонналаган һәм меңләгән метеор матдәләре ява, тик аларның күп өлеше атмосферада ук янып юкка чыгы һәм шул вакытта без “йолдызлар яңгырын” күзәтәбез. Җир өслегенә кадәр аларның бик азы гына килеп җитә. Кешеләр кайбер метеоритларның төшкәнен күрә - андый җисемнәрне төшә торган метеоритлар диләр. Кайберләре күренмичә төшә һәм аларны очраклы рәвештә генә табалар - алар табылдык метеоритлар. Җир атмосферасын үткәндә аларның күбесе янып бетә, зур размерлы булганнары гына килеп җир өстенә төшә, 40 т лы – 30 т метеоритлар билгеле. Метеорлар кометалар кебек үк куркыныч түгел.

Берничә дистә метр зурлыгындагы космик объектлар белән җирнең бәрелуе 100-150 елга бер булырга мөмкин.

Космик тәне 10 метр зурлыгындагы җисем зур хәвеф-хәтәр китереп чыгарырга: кешене имгәтергә, хайван һәм транспорт средстволарына, төзелешкә зыян салырга мөмкин.

Зур размерлы космик объектларның җиргә төшүе: халык күп урнашкан җирләргә, атом электростанцияләренә, төрле куркыныч химик матдәләр саклана торган складларга һәм гидротехник корылмаларга эләгүе бик зур куркыныч тудыра. Космик объектларның җиргә төшүеннән килеп чыгарга мөмкин булган гадәттән тыш хәлләр:

- җимерелүләр, җир тетрәүләр, су басулар, зур янгыннар, бик көчле яктылык һәм җылылык нурланышлары, җирнең азот катламының кимүенә, кислоталы яңгырлар белән җирнең суның пычрануы, җирдәге тереклекнең юкка чыгуы мөмкин.

Бик зур космик объектларның җир өслегенә килеп төшүеннән кешелек дөньясы көчсез, аңа каршы торучанлык юк дәрәжәсендә диярлек. Әммә ләкин галимнәребез космик объектларны даими күзәтеп, астрологик фаразларны әйтеп, кисәтеп торалар.

Метеорит яңгыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы 300 ел эчендә метеорит яңгырының 60 тапкыр булуы теркәлгән. Иң көчле метеорит яңгыры 1833 елның 12- 13 ноябрьгә каршы төнендә күзәтелә. Ул 10 сәгать дәвам итә. Шушы вакыт эчендә җир өслегенә якынча 240мең метеорит төшүе күзәтелә. Күбесенчә «йолдызлар яңгыры» җир өслегендә ноябрь айларында күзәтелә; бу «Тампеля-Татла» дип исемләнгән кометаның койрык өлеше тыгыз атмосфера катламына тиюдән барлыкка килә.Бу күренешне галимнәр «Леониды» дип атаганнар. 1956 елда минутына якынча 2300 метеоритның җиргә төшүе күзәтелгән.Һәр елны 9-14 августта җирнең атмосфера өлеше метеорит кисәкчекләреннән торган болытлар белән очраша, бу метеорит болытлары Персия йолдызыннан аерылып чыгалар.

1998 елның 8 март кичендә Калифорния штатында (АКШ) гадәти булмаган көчле якты метеорит яңгыры күзәтелә. Бу күренеш җирле халыкны бик нык куркуга сала. Юлларда машиналар туктап бу күренешне күзәтәләр һәм бик зур юл бөкеләре китереп чыгаралар.

Ел саен билгеле бер вакытта без күк йөзендә йолдылар яңгырын бигрәк еш күзәтәбез.Ноябрь аенда Тампель – Татл кометасы койрыгы җир яныннан узганда бу күренеш, август аенда Персей йолдызлыгыннан таралучы метеор кисәкчекләре бигрәк күп күзәтелә. Җирнең өстенә ел саен беничә мең кечкенә размерлы метеоритлар төшә. Җирнең зур космик обьект белән бәрелү куркынычы 100 – 150 ел га бер тапкыр ешлыгында ихтимал. Шуңа күрә бу кометаларның орбиталары, тизлеге, массалары өйрәнелә. Метеоритлар астероидларның җиһанда бәрелүдән яки кометаларның парга әйләнүдән барлыкка килгән өлешләре.

КФУның геология факультеты музеенда метеоритларның йөзләгән төре саклана, шул исәптән Татарстан территориясендә табылганнары да. Әйтик, Каенсаз метеориты, ул 1937 елда Мөслим районының шул исемдәге авылы янында табылган (Каенсаз 1090).[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]