Ганеша Чатуртхи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ганеша Чатуртхи latin yazuında])
Ганеша Чатуртхи
Сурәт
Дәүләт  Һиндстан
Елның көне Bhadra Shukla Chaturthi[d]
 Ганеша Чатуртхи Викиҗыентыкта
Лалбаугх Ганешасы

Ганеша Чатуртхи (IAST: санскр. (IAST) Gaṇēśa Chaturthī), яки ул шулай ук Винаяка Чатуртхи (санскр. (IAST) Vināyaka Chaturthī) буларак мәгълүм — ул Ганеша Ходаена табына торган Һинд дине бәйрәме.[1] Ун көн дәвам итә торган бәйрәм Һинд дине ай-кояш календареның Бхадрапада аена туры килә, бу Грегориан Август яки Сентябрь айларына туры килә. Бу фестиваль вакытында өйләрдә, яки җәмәгать урыннарында махсус эшләнгән пандалларда (вакытлы сәхнә) Ганешаның балчык сыннарын урнаштыралар. Бәйрәм итү вакытында Ведик гимннарны яки "Ганапати Упанишад" кебек Һинду текстларны җырлыйлар, дога укыйлар һәм "врата" (ашаудан тыелулар) үтиләр.[1] Пандалдан җәмәгатькә прасад өләшелә, боларга фил башлы Ходайның яраткан ризыгы дип саналган модакалар керә, ягъни Көньяк Азия татлы ризыклары.[2][3] Фестиваль ун көн узгач бетә, шул вакытта сынны җәмәгать процессиясе белән музыка уйнатып һәм төркемләп җырлап алып баралар һәм якындагы сулыкка (елгага яки океанга) салалар, шуннан соң балчык сын эри һәм Ганеша Ходай Парвати һәм Шива янына Кайлаш тавына кайта дип ышаналар.[1][4]

Бәйрәм барышында Ходай Ганешага Яңа Башлангычлар Ходаена кебек яки Киртәләрне Бетерүчегә буларак табыналар һәм шулай ук акыл Ходаена буларак табыналар. Аны бөтен Һиндстан буенча бәйрәм итәләр, бигрәк тә Махараштра, Гоа, Телангана, Гөҗәрат һәм Чхаттисгархта һәм гадәттә шәхсән өйләрдә Карнатака, Тамил Наду, Андхра Прадеш һәм Мадхья Прадеш штатларында бәйрәм итәләр.[5][6] [1][7][8] Ганеша Чатуртхи шулай ук Непалда бәйрәм ителә һәм Һинд дине тарафдарлары диаспорасы аны Тринидад, Суринам, Фиджи, Маврикий, АКШ һәм Европада бәйрәм итә.[4][9][10] Шулай ук Тенерифеда бәйрәм ителә.[11].

Җәмәгать үзәкләрендә, текстларны уку һәм бергәләп ашау белән бергә, шулай ук атлетик һәм хәрби сәнгать ярышлары үткәрелә.[12]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ганеша, Башоли миниатюрасы, якынча 1730.

Бәйрәм кайчан килеп чыкканы мәгълүм түгел, ул Көньяк Азия чыгышлы булырга мөмкин, әмма тарихтан билгеле булганча ул төп иҗтимагый һәм җәмәгать чарасы булып Шиваджи тәэмин итүе белән Могол-Маратха сугышларыннан соң булып киткән һәм янә 19-ынчы гасырда Локманья Тилак Һиндстан хөррият өчен сугышчысы тарафыннан ул Британия хөкүмәтенең 1892 елда чыккан җәмәгать җыелышларына каршы законга каршы көрәшкән.[8][13][14][15]

Ганеша[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзер Ганеша яки Винаяка буларак мәгълүм "Ганапати" беренче мәртәбә "Ригведа"да очрый. Ул "Ригведа"да ике мәртәбә очрый, беренче мәртәбә 2.23.1 гимнында очрый һәм шулай ук 10.112.9 гимнында очрый. [16][17][18] Бу ике гимнда да "Ганапати"ның роле "багучылар арасында багучы, чарасыз мул итеп ризык бирүче, картлар арасында рәис һәм чакыру Ходае" дип әйтелә, шулай ук гимнның 10-ынчы мандаласында "Ганапати"сыз бернәрсә дә эшләнергә мөмкин түгел дип әйтелә.[16][17][19]

Ганапати Грхья Сутралар кебек пост-Ведик текстларда очрый һәм шуннан соң "Ваджасанейи Самхита", "Яджнавалкья Смрити", һәм "Махабхарата" Санскрит телендәге текстларда "Ганешварас" һәм "Винаякалар" буларак очрый. "Ганеша" урта гасыр Пураналарында "Уңыш Ходае һәм киртәләрне юк итүче" буларак очрый. Бигрәк тә аңа "Сканда Пурана", "Нарада Пурана" һәм "Брахма Вайварта Пурана"да дан укыла. [20] Текст интерпретацияләре, археологик һәм эпиграфик шәһадәтнәмәләрдә Ганеша безнең эраның 8-енче гасырына кадәр популяр булып киткән һәм аның 7-енче гасыр һәм иртәрәк чорга карый торган күп сурәтләре бар. Мәсәлән, Эллора Мәгарәләре кебек Һинд дине, Буддизм һәм Джайн гыйбадәтханәләрендә 5-енче һәм 8-енче гасырлар арасында кисеп ясалган сурәтләр Ганешаны ихтирам итеп төп Һинд дине Алиһәләрнең берсе (Шакти) белән утырып күрсәтәләр.[21]

Бәйрәм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәрчә Ганеша Чатуртхи кайчан (һәм ничек) бәйрәм ителгәне мәгълүм булмаса да,[22] фестиваль Пунеда Шиваджи (1630-1680 ел, Маратхалар Империясе нигезләүче) чорында җәмәгать тарафыннан бәйрәм ителгән.[22] Британия Раджы башланганнан соң, Ганеша фестивале дәүләт тәэмин итүен югалткан һәм Махараштрада шәхсән өйләрдә бәйрәм ителгән, аны Һиндстан хөррият өчен көрәшүче һәм иҗтимагый реформатор Локманья Тилак торгызганчы.[22] Фестиваль, җәмәгать һәм шәхси бәйрәм буларак процессияләр белән бергә Мумбаида (ул вакытта Бомбей дип аталган) модада булган, моның турында Италия Санскрит профессоры Ангело де Губернатис язган:

Мин зур кызыксыну белән чиксез күп Ганеша Ходае сыннарын алып баручы процессия артыннан бардым. Шәһәрнең һәрбер кварталында, тарафдарлары белән һәрбер гаиләсендә, һәрбер кечкенә почмагында дип әйтергә була, үз процессиясе булган, иң ярлылар гади паланкинда папье машедан ясалган кечкенә потны алып баралар ... Халык күпләп, яки бераз азрак җыелып, потны алып бара, кул чаба һәм куанычтан кычкыра, шул ук вакытта кечкенә оркестр уйный.
– Angelo de Gubernatis, Bombay Gazette (1886)[23][24]

Башкалар мәгълүматы буенча, мәсәлән, Каур буенча, фестиваль җәмәгать чарасы булып соңрак 1892 елда булып киткән, ул вакытта Бхаусахеб Лакшман Джаваль (шулай ук Бхау Рангари буларак мәгълүм) Пунеда беренче "сарваджаник" җәмәгать сынын урнаштырган.[25] 1893 елда Һиндстан хөррият өчен көрәшүчесе Локманья Тилак үзенең Кесаригазетында "сарваджаник Ганеша утсав" бәйрәм итүен мактаган һәм үзенең көчләрен ел саен өйдә үткәрелә торган фестивальне зур, яхшы оештырылган җәмәгать чарасына әверелдерүенә багышлаган.[26] Тилак Ганешаның "һәркем өчен Ходай" буларак мөрәҗәгатен таныган,[27] һәм Роберт Браун буенча ул Ганеша Ходаен "Браминнар һәм Брамин булмаганнар арасындагы ара"ны кечерәйтер өчен сайлаган.[28]

Башка галимнәр фараз итүенчә Британия Империясе, 1870 елда фетнә җыеннарыннан куркып, Британия Һиндстанында 20-дән артык кеше җыелуга каршы закон чыгарган, ләкин Һиндстан Мөселман җәмәгате басымы астында Җомга догалары өчен мәсҗедкә җыелышларны рөхсәт иткән.[8][13][14] Ул Ганешаның зур җәмәгать сурәтләрен Бомбейда урнаштыручыларның беренчесе булган.

God Ganesha: political obstacle remover

Why shouldn't we convert the large religious festivals
into mass political rallies?

—Lokmanya Tilak, Kesari, 8 September 1896[29]

Ричард Кэшмен буенча, Тилак халыкны Ганеша Ходаена өндәгән һәм 1893 ел Бомбейда Һинду-Мөселман җәмәгать каршылыгыннан соң һәм Декан фетнәләре булган, һәм 4-енче барон Джордж Харрис астындагы Британия Һиндстан Хөкүмәте Һинд дине тарафдарларына карата гаделсез булган.[30] Тилак фаразы буенча, Ганешага табыну һәм процессияләр авыл һәм шәһәр Һиндстан халкы арасында популяр булган, 18-енче гасырда Барода, Гвалиор һәм Пунеда һәм Маратха төбәгендә иҗтимагый касталар һәм сыйныфлар арасында популяр булган.[31] 1893 елда Тилак Ганеша Чатуртхины массакүләм җәмәгать чарасына һәм яшерен сәяси эшчәнлек, шигърият уку, уйнау, концертлар һәм халык биюләренә киңәйтергә ярдәм иткән.[32]

Гоада Ганеша Чатуртхи Кадамба чорына кадәр килә. Гоа Инквизициясе Һинд дине фестивален тыйган һәм Христиан диненә күчмәгән Һинд дине тарафдарларын эзәрлекләгән. Шулай да Һинд динен тотучы Гоалылар үзләренең динен тотуын дәвам иткән. Күп гаиләләр Ганешага "патри" формасында табыналар (Ганеша һәм башка Ходайларга табыну өчен яфраклар кулланыла). Кайбер гаиләләрдә Ганеша потларын яшерәләр, бу инквизиция заманнарыннан калган.[33]

Бәйрәмне каршы алулы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Man painting a statue of Ganesha
Гоа, Маргаода бәйрәм өчен Ганеша сурәтен әзерләүче рәссам

Бәйрәм өчен әзерләнүләр күп айлар алдан башлана. Җирле Мандапа яки Пандаллар гадәттә җирле яшәүчеләр яки ширкәтләр тарафыннан акчага куела. Махараджада Муртины ясау гадәттә "Падья пуджа"дан башлана, бу Ганешаның табаннарына табыну. Муртилар "пандал"ларга бәйрәм көнендә яки аңа кадәр булган көндә китерелә. Пандаллар матур итеп бизәлгән һәм яктыртылган.

Өйдә, фестиваль әзерләнүенә Пуджа өчен әйберләр сатып алына. Ганеша мурти өйгә Ганеша Чатуртхи көнендә яки аңа кадәр көндә китерелә. Гаиләләр потны урнаштырганчы өйнең матур, чиста өлешен чәчәкләр белән бизиләр. Фестиваль көнендә, балчык "мурти"ны урнаштырганда көннең игелекле вакытында изге мантраларны һәм бхаджаннарны кертеп пуджаны үткәрәләр.

Изгеләштерү церемониясе вакытында, каһин Прана Пратиштханы Ганешаны кунак буларак чакыру өчен үткәрә. Моннан соң 16 адым Шодашопачара ритуалы үткәрелә, аның вакытында потка пальма шикәре, "модак"лар, "дурва" үләне һәм кызыл гибискус чәчәкләре тәкъдим ителә. Шулай ук Нарада Пуранадан Ганеша стотра (догасы) җырлана. Махараштрада һәм шулай ук Гоада, дуслар һәм гаилә белән Аартилар үткәрелә гадәттә иртә белән һәм кичен.

Һиндстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мумбаида иң мәшһүр Лалбаугча Раджа.

Һиндстанда, Ганеша Чатуртхи беренче чиратта өйдә бәйрәм ителә яки Мадхья Прадеш, Махараштра, Гөҗәрат һәм Гоа һәм Карнатака, Керала, Андхра Прадеш, Телангана, Тамил Наду һәм Одишаның көнчыгыш штатларында җәмәгать тарафыннан бәйрәм ителә.

Өйдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Махараштра өйләрендә гаиләләр бәйрәм вакытында табыну өчен кечкенә балчык сыннар урнаштыралар. Муртига иртән чәчәкләр, яшь үлән, гуҗия һәм модаклар (татлы әйберләр) биреп табыналар.[2][34][35] Табыну Ганешаны һәм башка Ходайларны һәм Изгеләрне хөрмәт итү өчен "аарти"ны җырлау белән бетә. Махараштрада 17-енче гасыр изгесе Самартх Рамдас уйлап чыгарган "Суханакарта Духанакарта" "аарти"сын җырлыйлар.[36] Бәйрәмне төрле гаиләләрдә төрле вакытта бетерәләр. Өйдә бәйрәм итүләр 1+12, 3, 5, 7 яки 11 көннән соң бетә. Ул вакытта Мурти церемониаль рәвештә сулыкка китерелә (мәсәлән, күлгә, елгага яки диңгезгә) һәм шунда аны чумдыралар. Махараштрада, Ганешотсавка шулай ук башка фестивальләр керә, атап ук әйткәндә Тидж һәм Гаури фестивальләре.[37]

Гоада, Ганеша Чатуртхи Конкани телендә Чаватх буларак мәгълүм (яки Параб яки Парва) [38] ул Бхадрапада ай календаре аеның өченче көнендә башлана. Бу көндә Парвати һәм Шивага ашаудан тыелучы хатыннар табыналар.[39] Ритуаллар вакытында гхумотлар, цимбаллар (ताळ(taal)) һәм пахавадж (Һиндстанның мичкә формасындагы, ике башлы барабаны) кебек музыка кораллары кулланыла.[40] Уңыш бәйрәме, Навьячи Панчам, киләсе көнгә бәйрәм ителә; басулардан (яки гыйбадәтханәләрдән) дөге алып киләләр һәм пуджа үткәрелә.[39]

Карнатакада Ганеша Чатуртхига кадәр Гоури фестивале уза, һәм штат буенча кешеләр бер-берсенә алкышлар телиләр. Андхра Прадешта өйләрдә балчыктан Ганеша Муртиларына ("Матти Винаякуду") яки куркумадан Ганеша Муртиларына ("Сиддхи Винаякуду") табыналар.

Җәмгыятьтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Large statue of Ganesha on the water, surrounded by people
Мумбаида Ганеша Висарджан
Head of a statue of Ganesha
Пунеда Ганапати сыны

Фестивальне җәмәгатьтә киң бәйрәм итәләр, аларны яшь кешеләр төркемнәре, күршеләр яки эшмәкәрләр төркемнәре оештыра. Җәмәгать фестивале өчен акча ассоциация әгъзаларыннан, ширкәтләрдән җыела.[41] Ганеша һәм аның юлдашлары сыннары вакытлы мандаплар яки пандаллар буларак билгеле сыену урыннарында урнаштырыла. Фестивальләргә җырлау, театр һәм оркестр уйнату кебек мәдәни чараланы керә һәм шулай ук җәмәгать гамәлләре, мәсәлән, бушлай медицина тикшерүләре, кан бирү урыннары һәм ярлыларга хәер бирелә. Ганеша Чатуртхи үзенең дини аспектына өстәп Мумбаи, Сурат, Пуне, Хәйдәрабад, Бангалор һәм Ченнайда әһәмиятле икътисади эшчәнлек булып тора. Күп җырчылар, ширкәтләр һәм эшмәкәрләр башлаучы җырчылар өчен сәхнә булган фестивальдән күп акча җыялар.[42][43][44]

Потларны шулай ук һинд чикләвекләреннән һәм башка органик продуктлардан ясыйлар. Аларга шулай берничә көн пандалларда табыналар һәм шулай ук киләсе якшәмбе көнне Бенгалия Култыгында чумылдыралар. Кералада фестиваль шулай ук "Ламбудхара Пираналу" буларак мәгълүм, ул Чингам аена туры килә.[45] Тхируванантапурамда процессия Пажавангати Ганапати Гыйбадәтханәсеннән Шанкумугхам Пляжына органик продуктларыннан һәм сөттән ясалган биек Ганеша сыннары белән бара һәм аннан соң аны суга маналар.[46]

Башка илләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ганеша Чатуртхины Берләшкән Корольлектә анда яшәүче Британия Һинд дине тарафдарлары бәйрәм итәләр. Саутэнд-он-Сида Гөҗәрати кешеләре төркеме оештырган башка чарада 18 000 тугъры килгән.[47] Ел саен бәйрәм итүләр шулай ук Ливерпульдә Мерсей Елгасында була.[48][49]

Филадельфия Ганеша Фестивале Төньяк Америкада иң популяр Ганеша Чатуртхи Бәйрәмнәрнең берсе,[50] шулай ук ул Канадада, Маврикийда, Малайзиядә һәм Сингапурда бәйрәм ителә. Маврикийда ул 1896 елдан бирле бәйрәм ителә һәм Маврикий хөкүмәте аны җәмәгать бәйрәме иткән.[51].[52] Малайзиядә һәм Сингапурда фестиваль күп-санлы Һинду азчылыгы булуына күрә Винаягар Чатуртхи буларак мәгълүм.[53]

Метрополия Франциядә Ганеша Чатуртхи төп Һинд дине дини фестивале булып тора. Континенталь Франциядә Ганешага багышланган беренче Һинд дине гыйбадәтханәсе 1985 елда ачылган һәм беренче процессия 1995 елда булган. [чыганагы?]. Шуннан соң, ел саен, Парижда Ля Шапель Кварталында меңнәрчә дини сәфәр кылучылар һәм караучыларның процессиясе уза. Оешма күбесенчә Шри Ланка чыгышлы Тамил Һинд дине тарафдарлары һәм азрак дәрәҗәдә Маврикийдан килгән Һинди телендә сөйләшүче Һинд дине тарафдарлары тарафыннан үткәрелә.

Ризыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фестиваль вакытында төп татлы ризык булып модак тора (Маратхи һәм Конкани телендә modak, Телугу телендә modakam яки kudumu, Каннада телендә modaka яки kadubu, Малаялам телендә kozhakatta яки modakkam Тамил телендә kozhukattai яки modagam. Modak ул дөге яки бодай оныннан ясалган чумар, эченә туралган һинд чикләвеге, пальма шикәре, киптерелгән җимешләр һәм башка тәмләткечләр салалар. Башка популяр татлы ризык булып karanji тора (яки Каннада телендә karjikai), ул составы буенча modakка охшаш ләкин ярымтүгәрәк формасында. Бу татлы ризык Гоада "Неври" дип атала.[54]

Андхра Прадешта һәм Теланганада modak, laddu, vundrallu (пешерелгән, эре кисәкләп вакландырылган дөге оныннан шарлар), panakam (пальма шикәре, кара борыч һәм кардамон тәмле эчемлек), vadapappu (суда тотылган Мунг ногыт борчаклары) һәм чаливиди (пешерелгән дөге оныннан һәм пальма шикәреннән катнашма) ризыкларын Ганешага тәкъдим итәләр. Бу тәкъдим итүләр "найведья" буларак мәгълүм һәм "modak" салынган тәлинкәдә гадәттә 21 данә татлы әйбер була. Гоада modak һәм idli (Sanna) ризыклары популяр.[55]

Панчакаджджая бәйрәм вакытында Карнатаканың өлешләрендә Ходай Ганешага тәкъдим ителә. Ул киптерелгән һинд чикләвеге, кыздырылган Бенгалия грам порошогы, шикәр, ги һәм сезам катнашмасы. Панчакаджджаяның төрле вариантлары ясала. Кыздырылган Бенгалия грамы, яшел грам, кыздырылган чана дал (путани) яки авал кулланылырга мөмкин.[56]

Әйләнә-тирә мохиткә тәэсире[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мадрас Югары Мәхкәмәсе 2004 елда Ганешаны суга чумылдыру законсыз дип карар чыгарган, чөнки алар уйлавынча химикатлар суны пычраталар.[57] Гоада гипс Ганеша сыннарын сату тыелган һәм бәйрәм итүчеләр традицион кәсепчеләр ясаган сыннарны сатып алалар.[58] Хәйдәрабадта традицион балчык Ганеша сыннарын ясауны торгызалар.[59][60]

Әйләнә-тирә турында борчылулар булганга күрә, күп гаиләләр сулыкларга бармыйча балчык сыннарын өйдә су мичкәсендә эретәләр. Берничә көннән соң, балчыкны өй бакчасында тараталар. Кайбер шәһәрләрдә җәмәгать, экодустанә сынны чумылдыру процессы кулланыла.[61]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Ganesh Chaturthi: Hindu Festival, Encyclopædia Britannica (2014)
  2. 2,0 2,1 Darra Goldstein (2015). The Oxford Companion to Sugar and Sweets. Oxford University Press. pp. 82, 254, 458. ISBN 978-0-19-931361-7. https://books.google.com/books?id=R1bCBwAAQBAJ. 
  3. K. T. Achaya (2001). A Historical Dictionary of Indian Food. Oxford University Press. pp. 68–69, 132. ISBN 978-0-19-565868-2. https://books.google.com/books?id=A8ERHQAACAAJ. 
  4. 4,0 4,1 Patrick Taylor; Frederick I. Case (2013). The Encyclopedia of Caribbean Religions. University of Illinois Press. p. 332. ISBN 978-0-252-09433-0. https://books.google.com/books?id=XOyYCgAAQBAJ&pg=PA332. 
  5. Heras, 1972, 58 бит.
  6. Getty, 1936, 5 бит.
  7. Lawrence A. Babb (1975). The Divine Hierarchy: Popular Hinduism in Central India. Columbia University Press. pp. 62–63. ISBN 978-0-231-08387-4. https://books.google.com/books?id=KsJKNbszQ7MC. 
  8. 8,0 8,1 8,2 Christian Roy (2005). Traditional Festivals: A Multicultural Encyclopedia. ABC-CLIO. pp. 178–180. ISBN 978-1-57607-089-5. https://books.google.com/books?id=IKqOUfqt4cIC&pg=PA178. 
  9. Ramesh Dutt Ramdoyal (1990). Festivals of Mauritius. Editions de l'Océan Indien. pp. 21–22. https://books.google.com/books?id=OB_gAAAAMAAJ. 
  10. Festivals, Cultural Events and Public Holidays in Mauritius. Mauritius Tourism Authority. әлеге чыганактан 20 January 2012 архивланды. 28 January 2012 тикшерелгән.
  11. Ganesh Chaturthi in Tenerife
  12. Royina Grewal (2009). The Book of Ganesha. Penguin Books. pp. 143–146. ISBN 978-0-14-306760-3. https://books.google.com/books?id=0xzlP9CXUQsC&pg=PA143. 
  13. 13,0 13,1 Paul B. Courtright (1985). Ganesa. Oxford University Press. pp. 230–237. ISBN 978-0-19-503572-8. https://books.google.com/books?id=YXnXAAAAMAAJ. 
  14. 14,0 14,1 Trimbak Vishnu Parvate (1958). Bal Gangadhar Tilak: A Narrative and Interpretative Review of His Life, Career and Contemporary Events. Navajivan. pp. 96–102. https://books.google.com/books?id=lqE9AAAAMAAJ. 
  15. Sohoni, Ashutosh (2011). «Ganesh Temple at Tasgaon: Apotheosis of Maratha Temple Architecture». South Asian Studies 27 (1): 51–73. DOI:10.1080/02666030.2011.556011.
  16. 16,0 16,1 Michael, 1983, 99-102 битләр.
  17. 17,0 17,1 Rigveda Mandala 2, Hymn 2.23.1, Wikisource, Quote: गणानां त्वा गणपतिं हवामहे कविं कवीनामुपमश्रवस्तमम् । ज्येष्ठराजं ब्रह्मणां ब्रह्मणस्पत आ नः शृण्वन्नूतिभिः सीद सादनम् ॥१॥; For translation, see Grimes (1995), pp. 17-19
  18. Sanskrit Original: नि षु सीद गणपते गणेषु त्वामाहुर्विप्रतमं कवीनाम् । न ऋते त्वत्क्रियते किं चनारे महामर्कं मघवञ्चित्रमर्च ॥९॥ – Rigveda 10.112.9; Wikisource
  19. Alain Daniélou (1954), The meaning of Ganapati, The Adyar library bulletin X V III. Madras: The Adyar Library, pages 110-111
  20. Michael, 1983, 107-109 битләр.
  21. Michael, 1983, 109-110 битләр.
  22. 22,0 22,1 22,2 Kapoor, Subodh. The Indian Encyclopaedia. Cosmo Publications. p. 2514. ISBN 978-81-7755-257-7. 
  23. Richard I. Cashman (1975). The Myth of the Lokamanya Tilak and Mass Politics in Maharashtra. University of California Press. p. 76. ISBN 978-0-520-02407-6. https://books.google.com/books?id=905gbgzGN1EC. 
  24. Robin Jeffrey (1990). India: rebellion to republic, selected writings 1857 - 1990. Stirling. pp. 40–41. ISBN 978-8120711075. https://books.google.com/books?id=-rcyAAAAIAAJ. 
  25. Kaur, R. (2003). Performative politics and the cultures of Hinduism: Public uses of religion in western India. Anthem Press, page 38- 48.
  26. Metcalf, Thomas R.; Metcalf, Barbara Daly. A Concise History of India. ISBN 0-521-63027-4. , Metcalf and Metcalf, p. 150.
  27. Momin, A. R., The Legacy Of G. S. Ghurye: A Centennial Festschrift, p. 95.
  28. Brown, Robert L. (1991). Ganesh: Studies of an Asian God. Albany: State University of New York. p. 9. ISBN 0-7914-0657-1. 
  29. Richard I. Cashman (1975). The Myth of the Lokamanya Tilak and Mass Politics in Maharashtra. University of California Press. p. 75 with footnote 1. ISBN 978-0-520-02407-6. https://books.google.com/books?id=905gbgzGN1EC. 
  30. Richard I. Cashman (1975). The Myth of the Lokamanya Tilak and Mass Politics in Maharashtra. University of California Press. pp. 70–73. ISBN 978-0-520-02407-6. https://books.google.com/books?id=905gbgzGN1EC. 
  31. Richard I. Cashman (1975). The Myth of the Lokamanya Tilak and Mass Politics in Maharashtra. University of California Press. pp. 75–77. ISBN 978-0-520-02407-6. https://books.google.com/books?id=905gbgzGN1EC. 
  32. Cashman, Richard I. (1975). The Myth of the Lokamanya Tilak and Mass Politics in Maharashtra. Berkeley and Los Angeles, California: University of California Press. pp. 75–91. ISBN 0-520-02407-9. https://books.google.com/books?hl=en&lr=&id=905gbgzGN1EC&oi=fnd. 
  33. Of fervour & Traditions. TOI. 23 August 2014 тикшерелгән.
  34. What is the significance of 'durva' in Ganesh Poojan ?. 3 January 2015 тикшерелгән.
  35. Sharma, Usha (2008). Festivals In Indian Society (2 Vols. Set). New Delhi: Mittal publications. p. 144. ISBN 81-8324-113-1. https://books.google.com/books?hl=en&lr=&id=Sqz4eWbAMSkC&oi=fnd&pg=PA143&dq=ganesh+durva&ots=vxicmBxPvY&sig=1t0i4CSQgEvskfwOdnHJWbFbLEI#v=onepage&q=%20durva&f=false. 
  36. Shanbag, Arun (2007). Prarthana: A Book of Hindu Psalms. Arlington, MA: Arun Shanbag. pp. 163. ISBN 978-0-9790081-0-8. https://books.google.com/books?hl=en&lr=&id=try8sVpY_JYC&oi=fnd&pg=PR11&dq=ganesh+aarti+sant+ramdas+sukhkarta&ots=ngo1Gfu6OG&sig=sLvMXcdPzUaejECp7kaT_iVjXWE#v=onepage&q=ramdas&f=false. 
  37. Pattanaik, Devdutt (2011). 99 thoughts on Ganesha : [stories, symbols and rituals of India's beloved elephant-headed deity]. Mumbai: Jaico Pub House. p. 61. ISBN 978-81-8495-152-3. https://books.google.com/books?hl=en&lr=&id=Wh22qvzQuowC&oi=fnd&pg=PP9&dq=gauri+ganpati+festival+marathi&ots=U-uTBVkzqT&sig=DHrfR9hOkncpSqkybq_WMurKBN4#v=onepage&q=gauri&f=false. Retrieved 29 August 2016. 
  38. Goa, Daman and Diu (India). Directorate of Archives, Archaeology, and Museum. Purabhilekh-puratatva: Journal of the Directorate of Archives, Archaeology and Museum, Volume 2. Panaji-Goa: The Directorate, 1984. p. 94. 
  39. 39,0 39,1 GANESH CHATURTHI or CHOVOTH. Government of Goa. әлеге чыганактан 2018-07-03 архивланды. 23 August 2014 тикшерелгән.
  40. Bringing the local beat back. The Goan. әлеге чыганактан 26 August 2014 архивланды. 23 August 2014 тикшерелгән.
  41. Courtright, P. B. (1988). The Ganesh Festival in Maharashtra: Some Observations. The Experience of Hinduism: Essays on Religion in Maharashtra, 84–86.
  42. Kolhapur Muslims mark Ganesha festival with Hindu brothers in mosque. Oneindia. 9 September 2015 тикшерелгән.
  43. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified. TV9 (Gujarati). 9 September 2015 тикшерелгән.
  44. Hindu, Muslim families celebrate Ganesh Puja, India Today (24 August 2009). 9 сентябрь 2015 тикшерелде.
  45. http://www.ganeshchaturthigifts.com/ganesh-chaturthi-pooja.html
  46. Archived copy. әлеге чыганактан 25 September 2015 архивланды. 2015-09-17 тикшерелгән.
  47. Thousands turn out for Hindu Festival at Shoebury East Beach (1 September 2009). “It is thought as many as 18,000 people attended from across Essex, Kent, Middlesex, London, the Midlands and even India.”(үле сылтама)
  48. BBC NEWS – UK – England – Merseyside – River marks religious ceremony. bbc.co.uk.
  49. Liverpool Echo: Latest Liverpool and Merseyside news, sports and what's on. liverpoolecho.
  50. Non-resident gods. Business Standard (11 September 2010). 14 October 2015 тикшерелгән.
  51. Mauritius takes the day off for Ganesh Chaturthi. әлеге чыганактан 2017-12-05 архивланды. 2018-03-05 тикшерелгән.
  52. Patrick Eisenlohr (2006). Little India: Diaspora, Time, and Ethnolinguistic Belonging in Hindu Mauritius. University of California Press. pp. 153. ISBN 9780520248793. https://books.google.co.in/books?id=QFzcGV9FlxgC&pg=PA153&dq=ganesh+chaturthi+Mauritius+public+holiday&hl=en&sa=X&ved=0CDIQ6AEwAWoVChMI8MzjldjByAIVgXGOCh2GzA4y#v=onepage&q=ganesh%20chaturthi%20Mauritius%20public%20holiday&f=false. Retrieved 14 October 2015. 
  53. Hindus celebrate Vinayagar Chathurthi. The Malaysian Times (9 September 2013). әлеге чыганактан 2017-08-29 архивланды. 14 October 2015 тикшерелгән.
  54. Ganesh Chaturthi festival fervour grips Goa. PTI. 27 November 2015 тикшерелгән.
  55. Gazetteer of the Union Territory Goa, Daman and Diu: district gazetteer, Volume 1. Goa, Daman and Diu (India). Gazetteer Dept. 1979. p. 258. 
  56. Ferro-Luzzi, G.E., 1977. The logic of South Indian food offerings. Anthropos, (H. 3./4), pp.529-556.
  57. BBC NEWS – South Asia – Ganesha immersions ruled unlawful. bbc.co.uk.
  58. Special Correspondent. Goa bans plaster of Paris Ganesha idols. The Hindu.
  59. Editor. The Environmentally Friendly Ganesh. chakranews.com. әлеге чыганактан 2018-09-13 архивланды. 2018-03-05 тикшерелгән.
  60. Ganesha immersion: temple's awareness campaign finds many takers. The Hindu. әлеге чыганактан 2006-08-13 архивланды. 2018-03-05 тикшерелгән.
  61. Zha, Bagish K.. Eco-friendly 'Ganesh Visarjan' save water and soil from getting polluted in Indore (20 September 2013). 12 февраль 2014 тикшерелде.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • John A., Ganapati: Song of the Self, 1995, State University of New York Press
  • Michael, S. M., The Origin of the Ganapati Cult, journal=Asian Folklore Studies, volume=42,year=1983