Панчаджанья

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Панчаджанья latin yazuında])

Панчаджанья Һинд мифологиясендә "Дхарам-юдха" (хаклык өчен изге сугыш) булган Кауравалар һәм Пандавалар арасында Курукшетрада Махабхарата Сугышы башында (бу узурпатор Патша Дхритараштраның йөз уллары, (аларның иң олысы Дурьодхана булган) һәм шуларга Кришна үзе ярдәм иткән биш Пандавалар (кузеннары) арасында сугыш) өреп уйнатылган "Шанкха" (кабырчык).

Панчаджанья Ходай Кришна тарафыннан өреп уйнатылганда сугыш хаклы Пандавалар тарафыннан җиңгәнне аңлаткан. Панчанджанья ул "удгош" дөньяның кешеләре тарафыннан ишетелгән дөреслек тавышы. Панчаджанья Бхагавад-гитаның беренче бүлегенең 15 текстында искә алынган. Панчаджанья, бөек кабырчык шуның корабында Шрикришна Сандипаниның улын коткарыр өчен барган навигатор Панчджанадан истәлек бүләге булган.

Кришна аның трансценденталь кабырчыкка өреп уйнаганда, шәйтаннарның хатыннары балаларын төшерә һәм ярым-Ходайларның хатыннары барлык уңайлыклар белән алкышлана. Шул рәвешле, Кришна кабырчыгының тавышы бөтен дөнья буйлап вибрация һәм циркуляция өчен кулланыла.

Вишну Ходае Панчаджаньяны үзенең өске сул кулында тота

Вальмики Рамьяна буенча, Пурушоттама (Вишну) Панчаджана исемле Данаваны Вишвакарма төзегән Чакраван тавында үтергән һәм Панчаджанья дип аталган кабырчыкны аннан алган. Харивамса буенча, Вишнуның аватары, Кришнаның чукмар Каумодаки, диск-сыман корал Сударшана Чакра һәм Падма (лотос чәчәге) белән бер атрибуты булып тора. Кабырчык Курукшетра Сугышында кулланылган булган. Панчаджанья яки Шанкхасур Прабхаса океанының иң тирән урыннарында колоссаль кабырчык кабыгында яшәгән шәйтан булган яки кабырчык формасындагы шәйтан булган. Ул Шри Кришнаның, Балараманың, Судаманың һәм Уддхаваның гурусы булган Сандипаниның улын урлаган һәм кабырчыкта төрмәдә тоткан. Укуларын бетергәч, Кришна, Баларама һәм Уддхава укытучылары артыннан барып ул нинди яраткан дакшина (бүләк) алырга белер өчен артыннан барганнар. Сандипани бүләк итеп улының кайтаруын сораган. Кришна урлау турында белгәч, ярсуланган һәм Сандипаниның улын коткару өчен диңгезгә чумган. Кришна Шанкхасурны уңышлы үтергән һәм кабырчыкны үзенә алган. Ул соңрак гурусы Сандипани янына барган һәм ул аңа бу кабырчыкны Панчджанья дип атаган. Кришна бу кабырчыкны өреп уйнаткач бу аның киләсе дошманының үлемен игълан итә. Бөек Махабхарата сугышы Ходай Кришна Панчаджанья кабырчыгына өргәч башланган.

Нигездә, иң беренче Ходай Шри Хари Вишну дүрт куллы дип әйтелә һәм аның бер кулында Панчаданья кабырчыгы, бу кабырчыкның шулай ук җирдәге Ходай Кришнага Вайкунтха-дхамадан күчерелмәсе ясалган.

Идентификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Панчаджанья Кабырчыгы Turbinella pyrum L.-ның кабырчыгы, аның биш бөрмәсе бар. Бу бик сирәк очрый торган төр.