Эчтәлеккә күчү

Шанкха

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шанкха latin yazuında])
Пала империясе чоры Шанкхалары.

Ша́нкха (Санскрит телендә - शंख, Тибет телендә - དུང་དཀར་ dung dkar, Лхасача - [tʰúŋkar]) — Һинд динендә ритуаль әйбер, зур үлчәмле диңгез кабырчыгы[1][2]. Бу Һинд Океанында яшәгән зур диңгез моллюскыTurbinella pyrum-ның кабырчыгы. Көнбатышта бу төр кабырчыкны "изге кабырчык" дип атыйлар.
Һинд динендә шанкха Вишнуның бер атрибуты булып тора.[2] Шанкхага Һинд дине гыйбадәтханә ритуаллары вакытында өрәләр, ә элек аны шулай ук сугыш кырында гаскәрне җыю, һөҗүм турында мәгълүм итү яки сугыш башында кулланганнар. Һинд дине изге язмаларында шанкха дан, озын гомер, чәчәк ату, гөнаһлардан арыну һәм шулай ук Вишнуның хатыны һәм чәчәк ату Алиһәсе - Лакшминың мәңге сыену урыны белән ассоциацияләнә.
Һинд дине сәнгатендә шанкха еш Вишну атрибуты буларак сурәтләнә.[2] Су символы булып ул хатын-кыз муллыгы һәм Нага еланнары белән ассоциацияләнә. Шанкха шулай ук Буддизмның сигез уңайлы символлары - аштамангалага керә. Тибет буддизмында аны дунг дип атыйлар.
Шанкха порошогы Һинд Аюрведа медицинасында дару препараты буларак кулланыла, анда ул күбесенчә аш казаны авыруларын дәвалау өчен кулланыла.

  1. Шанкха // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  2. 2,0 2,1 2,2 ([[Краснодембская, Нина Георгиевна, часть =Шанкха, Индуизм. Джайнизм. Сикхизм, Под общ.ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского, М., Республика, 1996, isbn = 5-250-02557-9}}