Каштабханджандей Хануман Мандир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каштабханджандей Хануман Мандир latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Kashtbhanjan.jpg
Ил Һиндстан
Төбәк / район Һиндстан,Гуджарат, Ботад районы
Кайсы дини агымга карый Кастбханджан формасында Хануман
Нигезләүче Гопалананд Свами

Шри Хануман Мандир, Сарангпур Гуджаратта, Сарангпурда урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм ул Сваминараян Сампрадайяның Вадтал Гадисына карый. Ул төп табыну Ходае Сваминараян яки Кришнаның Муртилары булмаган бердәнбер Сваминараян Гыйбадәтханәсе.[1] Ул "Кастбханджан" формасындагы (кайгыларны җимерүче) Хануман Ходаена багышланган.[2]

Тарихы һәм тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа торгызылу алдыннан гыйбадәтханә комплексы

Бу гыйбадәтханә Сваминараян Сампрадайсында иң мәшһүрләрнең берсе. Хануман поты Садгуру Гопалананд Свами тарафыннан куелган булган. Автор Рэймонд Вильям буенча Садгуру Гопалананд Свами Хануман потын куйганда аңа тимер таяк белән орынган да пот терегә әйләнгән һәм хәрәкәт итә башлаган. Бу кыйсса бу гыйбадәтханәдә башкарылган сәламәтләндерү ритуалы өлеше булган.[1] Монда Хануманның поты матур мыеклы көчле фигура, ул аяклары астында хатын-кыз җенесле шәйтанын җимерә һәм тешләрен күрсәтә, ул җимешләр тотучы маймыл ярдәмчеләре белән ябыштырылып ясалган үсемлекләр арасында тора.[2] 1899 елда Вадталның Котхари Гордхандасы Шастриджи Махараджны мандирның эшләре белән идарә итү өчен куйган; бу вакыт дәверендә Шастри Яджнапурушдас урынны яңарттырган, якын торган бунгалоны төзегән һәм хәзерге халәттә ясау өчен комплекс өчен күбрәк җир алган.[3]

Дәвам итүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу гыйбадәтханәнең күренеше шулкадәр көчле ки, хәтта аңа карагач та кешеләрдән явыз рухлар чыгачак дип әйтәләр.[4] Шимбә махус ритуал өчен билгеләнгән көн (Шимбә Хануманга багышланган) бу акыл авырулары һәм башка сырхаулары булганнар өчен көн. Алар гыйбадәтханәгә алып киленәләр һәм сурәтне кую церемониясе вакытында аларга Садгуру Гопалананд Свами тарафыннан кулланылган тимер таяк белән орыналар. Бу таяк көмеш белән капланган. Гыйбадәтханә администрациясе бу ритуалны башкару өчен каһин буларак эшләр өчен Браминны чакырган. Моннан соң шәхес гыйбадәтханә тирәли әйләнеп чыгарга тиеш һәм даршанны эшләгәннән соң моны кабатларга тиеш. Кайбер кешеләр моны билгеле мәртәбә моны эшләү яки моның дәверендә Сваминараян Махамантраны җырларга махсум вәгъдә бирәләр.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Raymond Brady Williams (2001). An introduction to Swaminarayan Hinduism. Cambridge University Press. pp. 128, 96. https://books.google.com/books?id=tPkexi2EhAIC&pg=PA128&dq=hanuman+sarangpur&client=firefox-a#PPA128,M1. Retrieved May 14, 2009. 
  2. 2,0 2,1 Philip Lutgendorf (2007). Hanuman's tale. Oxford University Press US. p. 248. https://books.google.com/books?id=fVFC2Nx-LP8C&pg=PA248&dq=hanuman+sarangpur&client=firefox-a. Retrieved May 14, 2009. 
  3. Dave, Kishore (2009). Shastriji Maharaj. Ahmedabad: Swaminarayan Aksharpith. p. 44. ISBN 81-7526-129-3. 
  4. Rajaram Narayan Saletore (1981). Indian witchcraft. Abhinav Publications. p. 40. https://books.google.com/books?id=ETz3_bv8t0cC&pg=PA40&dq=hanuman+sarangpur&lr=&client=firefox-a#. Retrieved May 14, 2009. 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]