Польшада Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Польшада Һинд дине latin yazuında])
Вудстокта 2002 елда тыныч Кришна авылы

.

Һинд дине Польшада азчылык дине булып тора.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасырдан XX гасыр башына кадәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд диненең теологиясе һәм фәлсәфәсе Польшага XIX гасырның беренче яртысында Ведаларга һәм Һинд диненә багышланган Алман һәм Инглиз телендәге әдәбият аша үтеп керә. Романтизм эпохасында Польша әдәбиятына Һинд дине элементлары үтеп кергән: Алман язучылары Гумбольдт, Шеллинг һәм Шопенһауэр әсәрләрендә, алар Упанишадалар белән сокланган. Реинкарнация темаларына Юлиуш Словацки язган.[1].

Шуннан соң импульс булып Рамакришна Миссиясе булган (1887 елда нигезләнгән булган), ул АКШ-та һәм соңрак Европада булган. 1937 Краковта Jednota Braci Polskich Ашрамы нигезләнгән булган, анда Вивекананда фикерләре хөкем сөргән.[2].

Польшада Һинд диненең популяризаторы булып Антони Ланге, ул "Ведалар" һәм "Махабхарата"дан фрагментларны Поляк теленә тәрҗемә иткән. "Ходай җыры"н (Бхагавадгита)ны 1910 елда Станислав Франсишек Михалски эшәгән. Шулай ук ул "Ригведа" һәм "Упанишадлардан" (Шри Ишопанишад) өзекләр тәрҗемә иткән. (1913, 1924 һәм 1929).[3].

Рабиндранат Тагор фикерләре киң таралган булган;[4]. "Веданта" пропангадаторы булып индолог Андрей Гавронский (1885-1927) булган.

Евгениуш Слушковичның Һинд дине диссертациясе Львовта язылган булган.[5].

Бүгенге көндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Польшада Һинд диненең XX гасырның 40, 50, 60-ынчы елларда Һинд диненең күренекле популяризаторы булып Ванда Дымовска (Умадэви) булган (1888-1971). Дымовска Мадраста "Поляк-Һинд Китапханәсе"н нигезләгән. [6].

Гаудия-вайшнавизм формасындагы Һинд дине культы XX гасырның 70-енче елларында Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте аша үтеп кергән. Өч төп гыйбадәтханә Чарнов, Варшава һәм Вроцлавта урнашкан. 1991 елда Панча-таттва культы башланган - (Чайтанья Махапрабху һәм аның 4 якын тарафдарларына баш ию).[7]. 2009 елда Вроцлавта Ратха-Ятра фестивале бәйрәм ителә.

Польшада Һинд динен шулай ук Химаванта Кануны Оешмасы һәм Сатья Саи Оешмасы пропагандалый. Польшада Һинд дине тарафдарларының төгәл саны билгеле түгел: Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте: 915-тән (2005 ел статистикасы буенча)) 5000-гә кадәр һәм 50 000-гә кадәр.[8] Шулай ук "Чайтанья Миссиясе" (97-дән 1500-гә кадәр).[9] Сатья Саи Оешмасы ил буенча күп җыелышлар үткәрә.

Һиндлеләр үзләре Польшада 700-дән 800-гә якын кадәр кеше. Алар арасында сәүдәгәрләр һәм компьютер белгечләре бар.Indo – Polish Relasions.</ref>.

Шулай итеп, Польшада 4 төп җәмгыять бар[10]

Варшавада Шри Вара Лакшми Нарасимхадэв изге әйбере бар, ә Чарновида - Шиваизмның беренче Польша изге әйбере бар. Шулай ук Польшаның Радха Говинда Җәмгыяте бар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Andrzej Tokarczyk, Hinduizm, KAW, Warszawa 1986, s. 246–247.
  2. A.Tokarczyk, op.cit., s. 217–218.
  3. A.Tokarczyk, op.cit., s. 256–257.
  4. A.Tokarczyk, op.cit., s. 225.
  5. A.Tokarczyk, op.cit., s. 285.
  6. A.Tokarczyk, op.cit., s. 256.
  7. [1] (dostęp 2010-09-25).
  8. Poland.
  9. [2].
  10. Adherents.com: By Location 2007 елның 30 ноябрь көнендә архивланган..