Мерак Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мерак Гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Чанди Меракның янә төзәтелгән түбәсе

Мерак гыйбадәтханәсе, яки урында билгеле булганча Чанди Мерак, ул Мерапи тавының көньяк-көнчыгыш авышлыкларында, Үзәк Явада, Клатен шәһәрчегеннән төньяк-көнбатышта, Карангнонгко авылында урнашкан 10-ынчы гасыр Шиваист Һинд дине Чанди гыйбадәтханәсе.[1] Гыйбадәтханә комплексы төп бинадан һәм өч "первара" ярдәмче гыйбадәтханәләрдән тора, алар Матарам Патшалыгына, 9-ынчы гасырдан 10-ынчы гасырга карый.[2]

Чанди Мерак янында берничә гыйбадәтханә хәрабәсе һәм археологик урыны бар, гәрчә - Чанди Мерактан аермалы буларак - күбесе хәрабәләрдә яки тәмамланмаган, мәсәлән, Чанди Карангнонгко, Чанди Крийян һәм Чанди Бекелан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп пулатта урнашкан архитектур стильләргә, Ходайларга һәм йониларга карап, бу гыйбадәтханә Шива Ходаена багышланган һәм мөгаен 10-ынчы гасырда төзелгән. Гыйбадәтханә 20-енче гасыр башында табылган булган. Алдан тикшерү 1925/1926 елларда Голландия Көнчыгыш Индияләр археология хөкүмәте тарафыннан алып барылган. Янә төзекләндерү проекты озак барган һәм 2011 елда тәмамланган булган, гәрчә өстәге ратна түбәсе һаман югалган булып кала.[3]

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә 1480 квадрат метр мәйданны алып тора. Төп гыйбадәтханә тулаем янә төзекләндерелгән булган һәм барельефларның һәм сыннарның халәте яхшы хәлдә. Төп гыйбадәтханә көнчыгышка таба һәм төп гыйбадәтханәләр каршындагы өч "первара" гыйбадәтханәләренә карый. Көнчыгыш якта баскычлар як-ягында яхшы сакланган макаралар тора. Башка гыйбадәтханәләрдәге макаралардан аермалы буларак, Чанди Меракның макаралары уникаль, аның хартумы кобра-сыман Нага формасында, бу макара-нага химерасын барлыкка китерә. Баскычлар зиярәт кылучыларны төп порталларына алып барган, аның өстендә Кала башы бизәге бар. Төп пулат өчендә йони, аның төньяк ягында нага башы киселгән. Бу йони өстендә таш лингам корылган булган, гәрчә хәзер ул булмаса да.
Тышкы стеналарда кардиналь нокталарның һәрберсендә өч ниша бар. Көнбатыш стенаның нишасында Ганеша сыны бар, төньяк нишада Дурга Махисасурамардини (Дурга үгез шәйтанны үтерүче) сыны саклана, көньяк нишалар буш, ләкин анда мөгаен Агастья сыны сакланган булган. Ганеша сыны зыян күрсә дә күп дәрәҗәдә тәмамланган, шулай да Дурга сыны җимерек хәлдә, аның башы юк, мөгаен аны караклар алып киткәннәр дер. Түбә пирамидаль формада, өч артка чигенүче терасалар буларак оештырылган. Бу терасаларның һәрберсендә ратна түбәләре рәте бар. Ходайлар башлары белән антефикслар баскычлы түбәләр тирәли урнашкан. Ратна формалары һәм Ходайлар башлары белән антефикслар стиле төньяк Йогьякартадагы Гебанг гыйбадәтханәсенекенә охшаган. Координаталары: -7.666667°N 110.549722°O

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://joglosemar.co/2012/10/candi-merak-di-desa-karangnongko-relief-tak-kalah-eksotis-masih-kalah-promosi/(үле сылтама)
  2. Archived copy. әлеге чыганактан 2013-06-28 архивланды. 2013-11-27 тикшерелгән.
  3. Archived copy. әлеге чыганактан 2013-07-04 архивланды. 2013-11-27 тикшерелгән.