Гебанг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гебанг latin yazuında])
Көньяк-көнчыгыш почмактан караганда Гебанг Гыйбадәтханәсе.

Гебанг (Индонезия телендә: Candi Gebang) - Индонезиядә, Йогьякарта шәһәр янында 8-енче гасыр Һинд дине гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханә Йогьякарта, Слеман, Нгемплак, Ведомартани авылында, Гебанг авылчыгында урнашкан. Гыйбадәтханә Меданг Патшалыгы вакытында төзелгән булган.
Бу гыйбадәтханә килеп чыгышына карый торган ышанычлы язмалар юк. Шулай да гыйбадәтханә астының югары пропорциональлеге, гыйбадәтханә Меданг Матарам иске чорында, якынча 730-ынчы елдан 800-енче елга кадәр төзелгән булган дип фараз итәргә мөмкинчелек бирә.

Табылуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елның ноябренда, авыл кешесе Ганеша Ходаеның потын тапкан. Сәнгать һәм Археологик Хезмәтләр (Oudheid Dienst) казу эшләре алып барганнар һәм Ганеша поты кечкенә таш бинаның өлеше булган икәнен тапканнар. Шул елны археологик казу эшләре алып барылган булган һәм гыйбадәтханә хәрабәләре табылган булган, түбәнең һәм идәннең өлешләре булган андезит ташлар бөтен булган. Бина өлешләреннән башка, казу эшләре вакытында шулай ук чүлмәкләр, потлар, таш тартмалар (перипиһ) һәм лингам кебек артифактлар табылган булган. Гыйбадәтханәнең исеме авылның исеме кебек "Гебанг". Аны ачу вакытында гыйбадәтханәнең стенасы һәм түбәсе җимерек булган, шулай да нигезе һаман бөтен булган. Гыйбадәтханә хәрабәләре Мерапи Тавы янартау лава калдыклары астында күмелгән булган. Гыйбадәтханә Ван Ромондт тарафыннан 1937 елдан 1939 елга кадәр янә төзекләнедерелгән булган.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гебанг гыйбадәтханәсенең Һинд дине гыйбадәтханәсе хасиятләре булган. Квадрат нигезнең үлчәмнәре 5.25 x 5.25 метр, һәм гыйбадәтханә 7.75 метр биеклектә. Керү баскычы юк, яки мөгаен ул хәзер черегән органик агач материалдан ясалган булган. Гыйбадәтханә көнчыгышка төбәлгән һәм керү көнчыгыш якта урнашкан. Порталның һәр ягында ике ниша бар, аларда уң якта Нандишвара потлары куелган булган. 1989 елда Нандишвара башы урланган булган. Сул нишада мөгаен Нандишвараның коллегасы буларак Махакала булган, шулай да Махакала поты табылмаган булган. Эчке пулатта бүлмә үзәгендә Йони булган.

Тышкы стенада гыйбадәтханәнең төньяк, көньяк һәм көнчыгыш якларында өч ниша урнашкан. Төньяк һәм көньяк нишалар буш, гәрчә көнбатыш якта Йонида утыручы су савыты белән Ганеша поты. Йогьякарта тирәсендә урнашкан башка Һинд дине гыйбадәтханәләр белән чагыштырганда Гебанг гыйбадәтханәсенең архитектур стиле уникаль; түбәдә тәрәзә рамыннан кечкенә башлар һәм кечкенә нишаларда утыручы ир кеше илаһи тәннәр (дэваталар) пәйда була. Бу Ходай башы "куду" дип атала. Ходайлар башын сурәтләүче охшаш түбә бизәкләре шулай ук Үзәк Явада, Диенг Платосында, Диенг гыйбадәтханәләрендә Бима гыйбадәтханәсе түбәсендә бар. Гыйбадәтханә түбәсендә Наваратна таҗы киелгән. Гыйбадәтханә бина янында аның дүрт почмагында дүрт псевдо-лингам бар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Information board on the location of the temple, Archaeological Office of Yogyakarta Province

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]