Наваратна

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наваратна latin yazuında])
Таиландның "Патшабикә Сирикит Наваратна" муенсасы.

Наваратна (Санскрит телендә:नवरत्न) ул Санскрит тезмә сүзе, аның мәгънәсе "тугыз асылташ" яки "ратна". Бу стильдә ясалган зәркән әйберләренең күп көньяк, көньяк-көнчыгыш Азия мәдәниятләрендә байлык символы, статус буларак әһәмияте зур һәм аның шулай ук байлыкка һәм мул тормышка талисманик алкышлары бар. Ташларның тупланмасының мистик куәтләре бар дип әйтелә, ул астрологиягә, мифологиягә бәйле һәм Һиндстанда таралган Һинд дине, Җәйничелек һәм Буддизмга асыл яктан бәйле. Тугыз асылташ артында әһәмиятнең борынгы килеп чыгышның эзләрен табып булмый, әмма эчке яктан алар космология тирәли мифологик концепцияләргә һәм астрологиягә һәм “Наваграха"га яки "тугыз күк Илаһы"на бәйле. Ташларны еш алтын яки көмеш зәркән әйберләр итеп һәм үзәк өлешендә Кояшны чагылдыручы рубин белән эшкәртәләр. Рубин тирәли һәр өстәмә таш Кояш системасында башка күк җисемен яки төенне чагылдыра һәм шуңа өстәп яхшы язмыш һәм дини шәхесләрнең хасиятләрен чагылдыра. Традицион максатлар һәм сәламәтлек өчен ташларның корылышы һәм аларның тәнгә торышы һәм асылташларның сыйфаты аеруча әһәмиятле.

Телләр һәм мәдәниятләр буенча Наваратна[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наваратна сүзенең түбәндәгечә эквивалент тәрҗемәләре бар һәр мәдәният ташларның һәм аларның әһәмиятенең шул ук төп концепцияләрен чагылдыра. Ташларның кайбер хасиятләре билгеле илләрдә уникаль символ булып тора, гәрчә бу тугыз асылташның комбинациясенә шулкадәр әһәмият бирелә ки, алар Азиянең Һиндстанны, Непалны, Шри-Ланканы, Сингапурны, Мьянманы, Камбоджаны, Вьетнамны, Индонезияне, Таиландны һәм Малайзияне кертеп барлык илләрендә дини яки мәдәни аермага карамастан изге булып карала.[1]

Наваратна тәрҗемәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таиландта танылуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таиландта Наваратна патшаның милли һәм патша символы буларак таныла. Патша тарафыннан бирелә торган югары бүләк "Ноппһарат Ратчаварапһон" (Борынгы Алкышлы Тугыз Асылташ Ордены) дип атала.[2]

Орден тасмасы

The decoration consists of a single class (Knight). Язмада шулай дип язылган:

  • Тугыз Асыл Таш асмасы, кызыл, зәңгәр һәм яшел бизәү белән алтын кушак, уң җилкә аша киелә (ир кешеләр өчен). Хатын-кызлар өчен Тугыз Асыл Таш асмасы ефәк тасмага беркетелә һәм сул җилкәгә киелә.
  • Күкрәкнең сул ягында кию өчен Тугыз Асыл Таш йолдызы
  • Алтын Тугыз Асыл Таш боҗрасы, ир кешеләр өчен уң атсыз бармакта кияр өчен.[3]

Асылташлар һәм планеталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңрак чор Таи астрологы Һорачарн Тһеп Сарикабутр бу тугыз асылташның мәгънәсен үзенең Паричад-Джатакасында (2 бүлек, 21 шигырь, 35–36 битләр) аңлата, бу түбәндәгечә тәрҗемә ителә:[4]

"Югары сыйфатлы һәм камил асылташ Кояш өчен асылташ, табигый энҗе Ай өчен, кызыл мәрҗән Марс өчен, зөбәрҗәт Меркурий өчен, сары сапфир Юпитер өчен, бриллиант Венера өчен, зәңгәр сапфир Сатурн өчен, гессонит Раху (менүче ай төене) өчен һәм хризоберилл Кету өчен (төшүче ай төене)."

Бу цитата Санскрит телендәге "Бриһат Джатак"ка күрсәтелә һәм шулай ук "Мани-мала"да 575 биттә, 79 шигырьдә С.M. Тагор (1879) тарафыннан цитаталана һәм шулай ук Шри Ваидьянтһа Дикшитар җыйган борынгы "Джатака Париджата"да 2 бүлектә, 21 шлокада цитаталана

माणिक्यं तरणेः सुजात्यममलं मुक्ताफलं शीतगोः
माहेयस्य च विद्रुमं मरकतं सौम्यस्य गारुत्मतम
देवेज्यस्य च पुष्पराजमसुराचार्यस्य वज्रं शनेः
नीलं निर्मलमन्ययोश्च गदिते गोमेदवैदूर्यके

һәм Санскрит телендә түбәндәгечә укыла:

санскр. (IAST) māṇikyaṃ taraṇeḥ sujātyamamalaṃ muktāphalaṃ śītagoḥ
māheyasya ca vidrumaṃ marakataṃ saumyasya gārutmatama
devejyasya ca puṣparājamasurācāryasya vajraṃ śaneḥ
nīlaṃ nirmalamanyayośca gadite gomedavaidūryake

Тәрҗемәсе:

"...бу асылташлар затлы һәм камил булырга тиеш."[5]

Урнаштыру тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нава-граһа кулон-янтрасында тугыз наваратна асылташы.
Наваратна белән ясалган алтын балдак.

Бу тугыз асылташның традицион куелышы һәм тәртибе иллюстрациядә күрсәтелгән. Кояшны чагылдыручы якут һәрвакыт үзәктә, аның тирәли (өстән сәгать угы йөреше юнәлешендә) бриллиант, табигый энҗе, кызыл мәрҗән, гессонит, зәңгәр якут (сапфир), сары якут (сапфир) һәм зөбәрҗәт. Бу Нава-граһа Янтрадагы кебек үк куелу тәртибе.
Традицион рәвештә тугыз асылташ куелуында үзәктә кызыл якуттан яки кызыл шпинельдән башка асылташ куелмый. Болай эшләү табигать агымына каршы эшләү дип ышаныла. Кояш Кояш системасы үзәгендә булганга күрә аның асылташы Наваратна талисманы үзәгендә урнаштырыла.[6] Муенсада урнаштырылган наваратна мисалы өчен Таиландның "Патшабикә Сирикит Наваратна"сын карарга мөмкин. [7]

Наваратна асылташ сафлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өстәге шлокада sujatyam-amalam сүзләре (sujati=затлы гаиләдән һәм amala= тулаем саф яки камил) әһәмияткә ия. Азия ышанулары системалары буенча бары тик саф, югары сыйфатлы асылташлар алкышлы булып таныла. Бу күбесенчә өйрәнелгән сүзләрне тәэмин итеп Һинду "Гаруда Пуранам" да, 68 бүлектә, 17 шигырьдә, бу сөйләүче Шри Сута Госвами тарафыннан раслана:

" Саф, камил асылташларның алкышлы көчләре бар, алар шәйтаннардан, еланнардан, авырулардан, гөнаһлы реакцияләрдән һәм башка куркынычлардан саклый ала, ә кимчелекле ташлар капма-каршы эффектка ия."

Һәм борынгы " Агни Пурана "дан, chapter 246 бүлек, 7 һәм 8 "шлокалар":

"Барлык саф булмаулардан азат һәм хасиятле эчке яктыртуын балкый торган асылташ яхшы уңыш китерә торган итеп каралырга тиеш; җимереге булган, балкышы булмаган яки тупас яки комлы кыяфәтле асылташ гомумән кулланылырга тиеш түгел."[8]

Йогананданың Йоги автобиографиясендә асылташ терапиясе буенча хәзерге фикерләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Йорт яшен сугуын иңдерер өчен бакыр таяк белән җайлаштырылырга мөмкин булган кебек, тән ашрамы да төрле саклау чараларыннан җай күрергә мөмкин. Гасырлар элек йогиннар саф металллар астраль яктылык балкуын күреп алганнар, ул планеталарның тискәре тартуларына көчле каршы торучан. Галәмдә даими рәвештә кечкенә электрик һәм магнит балкышлары әйләнеп тора [...] Бу проблема безнең ришилар игътибарын җәлеп иткән; алар металлар комбинациясенең генә түгел файдасын, ә шулай ук үсемлекләрнең һәм иң эффективы ике караттан да азрак булмаган барлык кимчелеге булмаган асылташларның ярдәм күрсәтүен тапканнар. Астрологиянең саклау кулланылышлары Һиндстаннан тыш сирәк өйрәнелгән булган. Бер аз мәгълүм булган факт булып камил асылташлар, металлар яки әзерләнгән үсемлекләр, алар тиешле микъдардан әзрәк һәм тән янында киелмәсә файдасыз булуы тора."

Сидереаль астрологиядә асылташлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинду астрология (Джйотиша) буенча җирдә тормышка Наваграхалар яки тугыз тәэсир итүче йогынты ясый. Берәүнең йолдызнамәсендә наваграһаларның урнашуы шәхеснең бөтен тормышына йогынты ясый дип фараз ителә. Тугыз асылташны кию киючегә астрологик баланс һәм алкышлар тәэмин итә дип әйтелә. Һинду астрологиясе шулай ук бу асылташлар кеше тормышына уңай да, тискәре йогынтысы да бар һәм астрологик асылташлар бары тик асылташлар буенча мәгълүм Ведик астролог белән киңәшкәннән соң гына киелергә тиеш дип өйрәтә. Шәхеснең сидереаль гороскобына нигезләнеп, алкышлы планеталардан алкыш алыр өчен, яки зыян китерә торган планеталарга каршы тору өчен я бердәнбер асылташ, я яраклы асылташлар комбинациясен кияргә киңәш ителә.[9][10] Асылташларны киюнең яки аларны бүләк итүнең фараз ителгән "астрологик" яки "пьезоэлектрик" алкышын фәнни рәвештә микъдары каралмаган иде.

Наваратнаны таный торган диннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Richard Brown (2007). Mangala Navaratna (page 1). Hrisikesh Ltd. ISBN 974-07-1853-1. 
  2. Reference Thai Government. әлеге чыганактан 2009-10-05 архивланды. 2009-08-28 тикшерелгән.
  3. How to wear navaratna. әлеге чыганактан 2009-06-21 архивланды. 2010-05-17 тикшерелгән.
  4. Richard Brown (2007). Mangala Navaratna. Hrisikesh Ltd. pp. 1–2. ISBN 974-07-1853-1. 
  5. Richard S. Brown (1995). Ancient Astrological Gemstones & Talismans. AGT Ltd. p. 47. ISBN 974-89022-4-2. https://archive.org/details/ancientastrologi0000brow/page/47. 
  6. Richard Brown (2007). Mangala Navaratna. Hrisikesh Ltd. p. 2. ISBN 974-07-1853-1. 
  7. Bangkok Gems & Jewellery Magazine (1993). A New Addition to the Crown Jewels of Thailand. BGJ Bangkok. 
  8. Richard S. Brown (2008). Ancient Astrological Gemstones & Talismans (2nd ed.). Hrisikesh Ltd. pp. 33, 51. ISBN 978-974-8102-29-0. 
  9. Harish Johari (1982). The Healing Power of Gemstones. Destiny Books. p. 35. ISBN 0-89281-215-X. 
  10. Howard Beckman (2000). Vibrational Healing With Gems. Balaji Publisher. ISBN 81-212-0704-5.