Чам сынчылыгы музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чам сынчылыгы музее latin yazuında])
Чам сынчылыгы музее
École française d'Extrême-Orient тамгасын күрсәтүче иртә 20-нче гасыр музей манзарасы.
École française d'Extrême-Orient тамгасын күрсәтүче иртә 20-нче гасыр музей манзарасы.
Нигезләү датасы 1915
Урын Вьетнам, Да Нанг
Сайт vietnamtourism.com
 Чам сынчылыгы музее Викиҗыентыкта
Музей урыныннан тыныч хәлен күрсәтүче Хан Елгасының күренеше.


Чам Сынчылыгы Музее Үзәк Вьетнамда, Хай Чау районында, Хан Елгасы янында, Да Нангта урнашкан музей.
Да Нангта Чам сынчылыгы музеен нигезләү беренче мәртәбә Археология Департаменты тарафыннан 1902 елда тәкъдим ителгән булган. Департаментның мәшһүр археологы Анри Парментье аны төзү кампаниясенә күп өлеш керткән. 1915 елда Musée Henri Parmentier буларак нигезләнеп, аның беренче бинасы 1919 елда ачылган һәм аның дизайнерлары булып М.Делевал һәм М.Оклер булган, аларны Паментье төзелештә кайбер традицион Чам элементларын ясарга илһамландырган. Музейны нигезләүгә кадәр урын "сыннар бакчасы" буларак мәгълүм булган һәм Куанг Намда, Да Нангта җыелган булган һәм аңа кадәр егерме елдан артык дәвердә шунда китерелгән булган.
Музей ике мәртәбә киңәйтелгән булган. Беренче киңәйтү 1930-ынчы еллар уртасында булган, шунда ике галерея 1920-енче һәм 1930-ынчы еллар арасында өстәлгән әйберләр өчен күрсәтү урыны тәкъдим итә. Анри Парментье күргәзмәне сыннар табылган өлкәләр буенча юнәлдергән. Идән урынының 1000 квадрат метры мәйданы Май Сон, Тра Кью, Донг Дуонг, Тхап Мам, Куанг Три, Куанг Нгай, Бинх Динх һәм Кон Тум тупланмалары өчен оештырылган булган. 2002 елда Музей янә киңәйтелгән булган һәм ике катлы бина өстәмә 1000 квадрат метр мәйдан тәэмин иткән. Яңа бина күргәзмә өчен урын гына биреп тормый, ә шулай ук саклау урыны, китапханә, реставрация мастерское һәм эшләүче персонал өчен офислар өчен урын биреп тора.
2007 елга кадәр Музей белән Да Нанг Музейлары идарә иткән, ул шәһәрнең музейлары һәм мирасы өчен җаваплы идарә органы. 2008 елда ул шәһәрнең Мәдәният, Спорт һәм Туризм Департаменты белән кушылган. Музейда дөньяда иң зур Чам халкы сыннары тупламасы урнашкан һәм ул популяр туристлар зиярәт кылу урыны булып тора.

Музейда сыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Lenzi, Iola (2004). Museums of Southeast Asia. Singapore: Archipelago Press. pp. 200. ISBN 981-4068-96-9. 
  • Parmentier, Henri (2003). Cham sculpture of the Tourane Museum, Da Nang, Vietnam: Religious ceremonies and superstitions of Champa. White Lotus Press. pp. 142 pages. ISBN 978-9747534702. 
  • Guillon, Emmanuel (2001). Cham Art: Treasures from the Da Nang Museum, Vietnam. London: Thames & Hudson. pp. 204 pages. ISBN 978-0500975930. 
  • Duoc, Huynh Thi (2006). Cham Sculpture and Indian Mythology. Danang: Danang Publishing House. pp. 75 pages. 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:French Colonial Architecture in Vietnam