Зимбабведа Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зимбабведа Һинд дине latin yazuında])

Зимбабведа Һинд дине Британия колониаль хөкемдарлар 19-ынчы гасыр ахырында һәм 20-енче гасыр башында шул вакытта Британия Көньяк Африка Ширкәте яки соңрак Родезия дип аталган төбәккә ялланган хезмәтчеләр китерү белән башланган.[1] Бу Һинду миграциясе Кения һәм Уганда кебек Көнчыгыш Африка илләреннән аермалы булган, анда Һиндулар үз иреге белән чикләүче контрактларсыз килгән; бу Һиндле эшчеләрнең Көньяк Африкага, Маврикийга, Гаянага, Тринидад һәм Тобагога Европалыларның, бигрәк тә Британиялеләрнең плантацияләрендә коллыкка охшаган контрактлар белән эшләүгә охшаган булган.[1][2] Бу плантацияләргә килгән Һиндуларның күбесе Уттар Прадештан, Бихардан, Гуҗараттан, Махараштрадан һәм Тамил Надудан булган, алар колониаль Британия Һиндстанында 1860-ынчы еллардан 1910-ынчы елларга кадәр дәвам итүче кабатланучы ачлыклардан качкан. Бу эшчеләрнең контрактлары буенча алар я чикләнгән периодка килергә мөмкин булганнар, я контракт беткәч җирле торак пунктында яшәргә кала алганнар.[2] Күбесе калып эш хакына эшләүне сайлаганнар.[1]

Зимбабве.
Борынгы һәм урта гасыр тарихы

Зимбабве һәм Суахили ярында археологик өйрәнүләр Һинд сәүдәгәрләре Рим Империясе чорында һәм шуннан соң шунда булган һәм Африка халыклары белән хезмәттәшлек иткән икәненә шәһадәт тапкан. Бу Европа колониаль чорына кадәр күпкә элегрәк булган.[1][3][4] Моңа охшаш рәвештә, генетик тикшерүләр туры борынгы Африка-Һиндстан сәүдәсен күрсәтә, чөнки Һиндстанда Африка йорт үсемлекләре кертелгән булган һәм шулай ук Африкада "зебу сыеры" (Bos indicus) кертелгән булган, әмма ул төньяк Африкада, Африканың төньяк-көнчыгыш борынында һәм Гарәпстанда шул вакытта булмаган.[5] Зимбавеның тауларында Шона халкының алтын приискларын үстерүе һәм эшкәртү ысулларын камилләштерүе 12-енче гасырга кадәр Һиндстанның сәүдә эшчәнлеген арттырган, бигрәк тә Софала шәһәрендә.[6] Шулай да сәүдәгәрләр диннәрен таратмаганнар һәм Һинд динен сәүдәгәрләр үзләре генә тоткан.[6][7]

Колониаль эра миграциясе

Һинд дине Зимбабвега китерелгән хезмәтчеләр белән килгән, алар колониаль эраның глобаль эшчеләр хәрәкәтенең өлеше булган, алар җирле квалификацияле хезмәт булмаганда плантация һәм приискка бәйле проектларда ярдәм итү өчен, инфраструктура проектларын төзү өчен, хезмәтләр нигезләү өчен, ваклап сату базарларында һәм административ ярдәм өчен килгәннәр.[8][9][10] Иммигрантлар белемле һәм һөнәрле булганнар, әмма Һиндстанның ачлыкка бирелүчән өлкәләреннән качучы һәм ярлы булганнар, алар ачлыктан котылыр өчен Европалыларныкы булган плантацияләргә эшләргә килгәннәр.[9]

Эзра Читандо буенча, 19-ынчы һәм 20-енче гасыр башында Зимбабведа Европа Христианнары белән Һинд дине һәм Африка Традицион Диннәре тарафдарлары арасында очрашулар катлаулы булган, гадәттә Һинд динен һәм Африка диннәрен иблисләштергәннән һәм кешелеклесез итеп күрсәткәннәр, әмма Христиан миссионерлары беркайчан да тулаем Һинд динен һәм Африка диннәренә шелтә ясамаганнар.[11] Христиан рәсмиләре икесендә дә позитив элементлар тапканнар, әмма Читандо раславынча, шуннан соң Һинду эшчеләрне һәм асаба Африкалыларны "үз традицияләрен калдырып чынбарлыкның Христиан юрамасын колачларга" чакырган.[11] Христиан миссионер карашыннан аермалы буларак, Һинд дине дә, Африка Традицион Диннәре дә үзләренең карашларында, я максатларында дәгъвачылар булмаганнар.[11]

Хәзерге заман Һинд дине җәмәгате

Һинд дине тарафдарлары хәзерге заман Зимбабведа кечкенә азчылык булганнар.[12] Харареның "Һинду Дини һәм Мәдәни Институты" Санатана Дхарма турында Зимбабвеның Һинд дине гаиләләрендә туган балалар белән әңгәмә кора һәм шулай ук Һинду-булмаганнарны чакыра. Харареда якынча 3000 кеше булган Һинду җәмәгатенең төп үзәкләренә төрле мәктәпләр, Гоа Ассоциациясе, Һинду Җәмгыяте, Тамил Сангам, Брахма Кумарис Йога үзәге һәм Рамакришна Веданта Җәмгыяте, боларның барысы да Харареда.[13][14][15] Кришнага табынуга нигезләнгән ИСККОН-ның Марондерада үзәге бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Constance Jones; James D. Ryan (2006). Encyclopedia of Hinduism. Infobase Publishing. pp. 10–11. ISBN 978-0-8160-7564-5. https://books.google.com/books?id=OgMmceadQ3gC&pg=PA10. 
  2. 2,0 2,1 Forced Labour: A New System of Slavery?. Government of the United Kingdom (2007). 2016-10-17 тикшерелгән.
  3. Alexis Catsambis; Ben Ford; Donny L. Hamilton (2011). The Oxford Handbook of Maritime Archaeology. Oxford University Press. pp. 479–480, 514–523. ISBN 978-0-19-537517-6. https://books.google.com/books?id=K2waT2ta_e8C. 
  4. Lionel Casson (1974), Rome's Trade with the East: The Sea Voyage to Africa and India, Transactions of the American Philological Association, The Johns Hopkins University Press, Vol. 110 (1980), pp. 21-36
  5. Edward A. Alpers (2014). The Indian Ocean in World History. Oxford University Press. pp. 24–26, 30–39. ISBN 978-0-19-533787-7. https://books.google.com/books?id=pjsfAQAAQBAJ. 
  6. 6,0 6,1 Hromnik, Cyril A. (1991). «Dravidian Gold Mining and Trade in Ancient Komatiland». Journal of Asian and African Studies 26 (3-4): 283–290. DOI:10.1177/002190969102600309. Проверено 2016-10-17.
  7. Craig A. Lockard (2014). Societies, Networks, and Transitions: A Global History. Cengage. pp. 273–274. ISBN 978-1-305-17707-9. https://books.google.com/books?id=FLg8AwAAQBAJ. 
  8. Sushil Mittal; Gene Thursby (2009). Studying Hinduism: Key Concepts and Methods. Routledge. pp. 87–88. ISBN 978-1-134-41829-9. https://books.google.com/books?id=QdBFq2Ia79AC&pg=PA87. 
  9. 9,0 9,1 Kim Knott (2016). Hinduism: A Very Short Introduction. Oxford University Press. pp. 91–92. ISBN 978-0-19-874554-9. https://books.google.com/books?id=-Ts6CwAAQBAJ&pg=PA91. 
  10. DAVID LEVINSON; KAREN CHRISTENSEN (2003). Encyclopedia of Community: From the Village to the Virtual World. Sage Publications. p. 592. ISBN 978-0-7619-2598-9. https://books.google.com/books?id=t1geOjQ6R0MC&pg=PA592. 
  11. 11,0 11,1 11,2 Klaus Koschorke; Jens Holger Schjørring (2005). African Identities and World Christianity in the Twentieth Century. Otto Harrassowitz Verlag. pp. 185–187. ISBN 978-3-447-05331-0. https://books.google.com/books?id=_7Tg6LPxELEC. 
  12. Religious groups in Zimbabwe, IRF 2006
  13. The Hindoo Society Newsletter, Harare, Zimbabwe; Current Archives
  14. Modern Temple Rises Out of Zimbabwe Soil 2019 елның 7 февраль көнендә архивланган., Hinduism Today (1991)
  15. The Hindoo Society, Harare, Zimbabwe, Official Website