Кришна-Джанмаштами

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кришна-Джанмаштами latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бәйрәм турында мәгълүмат
Бәйрәм исеме Кришна Джанмаштами
Дини 1-2 көн
Башка атамалары Кришна атамалары Кришнааштами, Саатам Аатхам, Гокулаштами, Аштами Рохини, Шрикришна Джаянти, Шри Джаянти
Бәйрәм ителә Һиндстанда, Непалда, Бангладешта, Тринидадта, Гаянада, АКШ-ның кайбер өлешләрендә, башка илләрдә
Бәйрәм итү Дахи Ханди (киләсе көн), очучы еланнар очырту, традицион татлы ризыклар
Тамашалар Бию драмасы, пуджа, төнге уяу тору, ашаудан тыелу

Кришна Джанмаштами (Дэванагари कृष्ण जन्माष्टमी), шулай ук Джанмаштами буларак мәгълүм, ул ел саен уза торган Кришна тууын бәйрәм итүче фестиваль, Кришна ул Вишнуның 8-енче аватары.[1] Ул Һинду ай-кояш календаре буенча Һинду календареның Шраавана аеның Кришна Пакшаның Аштами сигезенче көнендә бәйрәм ителә, бу Грегориан календареның Август һәм Сентябрь айлары белән тәңгәл ителә. Ул бигрәк тә Индуизмның Вайшнавизм традициясе буенча мөһим фестиваль.[2] (Раса лила яки Кришна Лила кебек) Бхагавата-Пуранадан Кришна тормышыннан сәхнәләр), төн уртасы дәвамында тугрылыклы җырлау, ашаудана тыелу (упаваса), төнлә уяу тору (джагарана) һәм киләсе көннең фестивале (махотсава) Джанмаштами бәйрәм итүенең киләсе көннең Джанмаштами биюенең өлеше. Edwin Francis Bryant (2007). Sri Krishna: A Sourcebook. Oxford University Press. pp. 224–225, 538–539. ISBN 978-0-19-803400-1. https://books.google.com/books?id=0z02cZe8PU8C.  Ул аеруча Уттар Прадеш, Матхура һәм Вриндаванда бәйрәм ителә, Манипур, Ассам, Көнбатыш Бенгалия, Одиша, Мадхья Прадеш, Раджастан, Гөҗәрат, Махараштра, Карнатака, Керала, Тамил Наду, Андхра Прадеш һәм башка регионнарында шулай ук бәйрәм ителә.

Кришна Джанмаштамидан соң Нандотсав фестивале килә, ул Нанда Бабаның җәмгәгатьчелеккә тууны бәйрәм итеп бүләкләр вакыйгасын бәйрәм итүе.[3]

Әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Васудева тарафыннан елга аша алып барылган Кришна
Krishna Carried Across the River.

Кришна Деваки һәм Васудеваның улы һәм аның тууы Джанмаштами буларак Һиндулар тарафыннан бәйрәм ителә, бигрәк тә Вайшнавизм традициясендә, монда ул Вишнуның сигезенче аватары буларак таныла.[4][5] Джанмаштами Һинду традициясе буенча Матхурада (Грегориан календареның Август һәм Сентябре туры килә торган итеп) Шравана аеның сигезенче көненең төн уртасында Матхурада Кришна тууы бәйрәм ителә.[1][6]

Кришна хаос эрасында туган, эзәрлекләү тоткарлаусыз булган, ирекләр инкарь ителгән, бөтен җирдә явызлык булган һәм аның абые Канса Патша тарафыннан аңың тормышына куркыныч янаган.[7] Туудан соң, аның атасы Васудева Кришнаны Ямуна елгасы аркылы алып барган, моны ул Гокулда ата-анасы Нанда һәм Яшодага ярдәм итү өчен эшләгән. Бу риваять Джанмаштами көнендә ашаудан тыелучы, Кришнага мәхәббәт белән тугрыклыклы җырлар җырлаучы һәм төнлә уяулык тотучы кешеләр тарафыннан бәйрәм ителә.[8][9] Кришнаның төн уртасында тууыннан соң Бәби Кришнаның сыннары юыла һәм киендерелә, соңыннан бишеккә салына. Шуннан соң тугрыклылар ашаудан тыелуларыннан авыз әчәләр, ашамлыклар һәм татлы әйберләр өләшә. Хатын-кызлар аларның өй һәм кухня ишекләреннән тыш кечкенә аяк эзләре ясыйлар, бу өйләренә Кришна килүенең символы була.[9]

Бәйрәм итүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер җәмәгатьләр Кришна риваятьләрендә аны Маккан чор (май карагы) буларак хөрмәт итәләр.

Һиндулар Джанмаштамины ашаудан тыелып, җырлап, махсус ризык әзерләп һәм өләшеп, төнге уяулар һәм Вишну гыйбадәтханәләренә зиярәтләр кылып бәйрәм итәләр. Төп Кришна гыйбадәтханәләрендә "Бхагавата Пурана" һәм "Бхагават Гита"ны укуларны оештыралар.[10] Күп җәмәгатьләр Раса Лила яки Кришна Лила дип аталган бию драма җәмәгатен оештыралар.[9] Раса Лила аеруча Матура регионында популяр, Һиндстанның Манипур һәм Ассам төньяк-көнчыгыш штатларында һәм Раджастан һәм Гөҗәрат өлешләрендә популяр. Ул күпсанлы һәвәскәр артистлар труппалары тарафыннан сәхнәләштерелә, моны җирле җәмәгать алкышлый һәм бу драма биюе Джанмаштамига кадәр берничә көн элек башлана.[11][12]

Джанмаштами традициясе, Дахи Ханди, Мумбаи Һиндстанда прогресста

Махараштра[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джанмаштами (Махараштрада халыкта "Гокулаштами" буларак мәгълүм) Мумбаи һәм Пуне кебек шәһәрләрдә бәйрәм ителә. "Дахи Ханди" һәрбер август/сентябрьда, Кришна Джанмаштамидан соң бәйрәм ителә. [9][13] Төшенчә турыдан-туры тәрҗемә иткәндә "балчык йогурт чүлмәге" дип атала. Фестиваль бу популяр региональ исемне бәби Кришна риваятеннән ала. Аның буенча ул йогурт һәм май кебек сөт ризыкларын урлаган һәм кешеләр аларның запасларын бәби ала алмыйча итеп өскә яшергәннәр. Кришна үзенең эзләвендә бөтен төр креатив фикерләрен эшләп караган, мәсәлән дуслары белән бергә эленеп торган чүлмәкләрне вату өчен кеше пирамидаларын төзегән.[14] Бу темага Һиндстан буенча берничә рельеф булган һәм шулай ук әдәбият һәм бию-драма репертуары бар, бу уйнаучы балаларның гөнаһсызлыгының символы булган, һәм мәхәббәт һәм тормышның уены Ходайның манифестациясе булган.[15][16]

Махараштрада һәм Һиндстанның көнбатыш дәүләтләрендә, бу Кришна риваяте Джанмаштаминың җәмәгать традициясе буларак уйнала, монда йогурт чүлмәкләре өскә эленә, кайвакыт югары баганаларга яки бинаның икенче яки өченче бинадан эленеп торган баулардан.[9] Ел саен традициясе буенча, "Говиндас" дип аталган яшьләрнең һәм малайларның токымнары эленеп торучы чүлмәкләр тирәли йөриләр, бер берсе өстеннән үрмәләп кеше пирамидасы ясыйлар һәм шуннан соң чүлмәкне ваталар. Түгелгән ризык "Прасада" дип таныла (бу бәйрәм тәкъдим ителә торган ризык). Бу җәмәгать тамашасы, җәмәгать вакыйгасы буларак алкышлана һәм рәхим ителә.[13] Кызлар бу малайларны уратып алалар, аларны хуплыйлар һәм үртиләр һәм шул ук вакытта бииләр һәм җырлыйлар.[13][17]

Хәзерге вакытта, күп Һиндстан шәһәрләрендә бу ел саен Һинду ритуалы бәйрәм ителә. Яшьләр төркемнәре "Говинда патхаклар" дип аталган яшьлек төркемнәрен барлыкка китерәләр, алар бер-берсе белән бигрәк тә Джанмаштаминың приз акчасы өчен ярышалар. Бу төркемнәр "мандаллар" яки "ханди" дип атала һәм алар җирле урыннарны йөреп чыгып мөмкин кадәр күп чүлмәк ватырга тырышалар, бу һәр август була. Иҗтимагый йолдызлар һәм матбугат фестивальләргә килә, ә корпорацияләр тамашаның өлешләренә иганәчелек итәләр.[18][19] "Говинда" токымнары өчен акча һәм бүләкләр тәкъдим ителә һәм The Times of India хәбәр иткәнчә, 2014 елда Мумбайда гына 4,000 ханди булган.[18]

Гөҗәрат һәм Раджастан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кришна Джанмаштамида өләшелгән традицион фестиваль ризыгы

Гөҗәратның Дварка шәһәрендә кешеләр – Кришна аның патшалыгын нигезләгән урында - "Дахи Ханди" традициясенә охшаш фестивальне бәйрәм итәләр, ул "Махан Ханди" (яңа аертылган май белән чүлмәк) дип атала. Башкалар гыйбадәтханәләрдә бииләр, бхаджаннар җырлыйлар, Натдвара яки Дваркадхиш Гыйбадәтханәсендә кебек Кришна гыйбадәтханәләренә зиярәт кылалар. Регионның Куч районында фермерлар үгез арбаларын бизиләр һәм җырлап һәм биеп Кришна процессияләрен уздыралар.[20]

Вайшнавизмның Пуштимарг галиме Даярамның карнавал стилендагы уен шигърияте һәм эшләре Гөҗәрат һәм Раджастанда аеруча популяр.[21]

Төньяк Һиндстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джанмаштами вакытында Дәһлидә ISKCON гыйбадәтханәсе

Джанмаштами төньяк Һиндстанның Брадж регионында иң зур фестиваль, мәсәлән, Матхура кебек шәһәрендә, монда Һинду традициясе буенча Кришна туган һәм ул үскән Вриндаванда.[9] Уттар Прадешта вайшнава җәмәгатендә һәм шулай ук штатта башка урыннарда һәм шулай ук Раджастан, Дәлһи, Һарьяна, Уттараханд һәм Һималая төньягында Джанмаштамины бәйрәм итәләр. Кришна гыйбадәтханәләре бизәнә һәм яктыртыла, алар ул көндә күп санлы зиярәт кылучыларны кабул итәләр, Кришна тугрылыклары бхакти чараларын уздыралар һәм төнлә уяу торалар.[22]

Фестиваль типик рәвештә төньяк Һиндстанда муссоннарга туры килә, чөнки төньяк Һиндстанда муссоннар кире чигенәләр, кырларда уңыш йөкләнә һәм авыл җәмәгатьләренең уйнарга вакытлары бар. Төньяк штатларда, Джанмаштами "Раслила" традициясе белән бәйрәм ителә, бу турыдан-туры мәгънәдә "соклану (лиласы) уены, асылы (раса)". Бу Джанмаштамида соло яки бию төркеме вакыйгаларында тасвирлана, шул ук вакытта Кришнага бәйле композицияләр җырлана, музыка тамаша дәвамында уйнала, шул ук вакытта актёрлар һәм җәмәгать тамашада катнашып кул чабып ритм бәрәләр.[13] Кришнаның балачак шаярулары, бигрәк тә Радха-Кришнаның мәхәббәт мөнәсәбәтләре аеруча популяр. Кристиан Рой һәм башка галимнәр буенча, бу Радха-Кришна мәхәббәт тарихлары кеше җанының илаһи принципка омтылуының Һинду символизмы.[13][14]

Джаммуда, түбәләрдән очучы еланнар очырталар бу Кришна Джанмаштаминың бәйрәм ителүенең өлеше.[23]

Көнчыгыш һәм Төньяк-көнчыгыш Һиндстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джанмаштами көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш Һиндстанның Һинду Вайшнава җәмәгатьләрендә киң бәйрәм ителә. Кришнага дан җырлау традициясе бу регионнарда Санкардев һәм Чайтанья Махапрабху 15-енче һәм 16-ынчы гасырдагы тәгълиматлары һәм тырышлыклары кертеме белән бәйле. Алар Һинду Ходае Кришнаны бәйрәм итү өчен яңа форма сәнгатьләр барлыкка китергәннәр, мәсәлән Боргит, Анкиа Нааат, Саттрия һәм Бхакти Йога хәзер Көнбатыш Бенгалиядә һәм Ассамда популяр. Көнчыгышка табарак, Манипур кешеләре Манипури биюе формасын барлыкка китергәннәр, бу Һинду Вайшнавизм Һинду темаларына классик бию формасы, ул Саттрия кебек мәхәббәт тарафыннан илһамландырылган Саттрия кебек Радха-Кришнаның Раслила дип аталган драма сәнгате бар.[24][25][26] Бу бию драма сәнгатьләре бу регионнарда Джанмаштами традициясенең өлеше һәм барлык классик Һиндстан биюләре белән кебек, аларның констектуаль тамырлары борынгы Һинду Санскрит текстында "Натья Шастра"да, әмма Һиндстан һәм көньяк-көнчыгыш Азия мәдәниятләреннән кушылу белән.[27][28][29]

Джанмаштамида ата-аналар балаларын Кришна риваятьләрендәге персонажлар кебек киендерәләр, мәсәлән гопилар (сыер көтүче кызлар) һәм Кришна кебек. Гыбадәтханәләр һәм җәмәгать үзәкләре җирле чәчәкләр һәм яфраклар белән бизәлә, шул ук вакытта төркемнәр Бхагавата Пурананың унынчы бүлеген һәм Бхагават Гитаны җырлыйлар.[13]

Джанмаштами Манипурда ашаудан тыелулар белән, төнлә уяу торулар белән һәм Кришна догаларын укулар белән бәйрәм ителә. Джанмаштами тирәли Раса лила тамашалары (алар шулай ук Раслила яки Манипури Рас дип атала) әһәмияткә ия традицияләре.[30] Балалар Меетей Вайшнава җәмәгатендә Ликол Саннаба уенын уйныйлар.[31]

Шри Говиндаджи Гыйбадәтханәсе һәм ИСКОН гыйбадәтханәләре бигрәк тә Джанмаштами фестивален билгеләп үтәләр.[32] Джанмаштами Ассамда өйләрдә бәйрәм ителә, Намгарлар дип аталган үзәкләрдә бәйрәм ителә (Ассамча: নামঘৰ), һәм гыйбадәтханәләрдә. Традиция буенча тугрыклылар "Нам"ны җырлыйлар, пуджалар ясыйлар һәм "Прасада" дип аталган ризыкны өләшәләр.[32]

Одиша һәм Көнбатыш Бенгалия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джанмаштами фестиваленда балаларны Кришна яки Гопилар итеп киендерү популяр Һинду традициясе дип атала.

Одиша көнчыгыш штатында, Пури регионы тирәли , һәм Көнбатыш Бенгалиядә Набадвипта , фестиваль шулай ук Шри Кришна Джаянти яки гади вакытта Шри Джаянти дип атала.[33][34] Кешеләр Джанмаштамины ашаудан тыелып һәм төн уртасына кадәр уяу торып бәйрәм итәләр. Бхагавата Пурана 10-ынчы бүлектән укыла, бу Кришна тормышына багышланган өлеш. Киләсе көн "Нанда Утсав" дип атала яки Нанда һәм Яшодага хөрмәт итү. Бу көнне кешеләр ашаудан тыелуларыннан авыз әчәләр һәм төн уртасыннан соң төрле пешерелгән татлы ризыклар тәкъдим итәләр.

Көньяк Һиндстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гокулаштами яки Гокула Аштами (Джанмаштами яки Шри Кришна Джаянти) Кришнаның тууын бәйрәм итә. Гокулаштами Көньяк Һиндстанда зур дәрт белән бәйрәм ителә.

Тамил Надуда, кешеләр идәнне коламнар белән бизиләр (дөге белән ясалган декоратив үрнәк). Кришнага дан җырлап Гита Говинда һәм башка шундый тугрылыклы җырлар җырлана. Шуннан соң алар өйнең бусагасыннан пуджа бүлмәсенә кадәр Кришна аяк эзләрен ясыйлар бу Кришнаның өйгә килүен тасвирлый.[35] Бхагават-гитаны уку шулай ук популяр гамәл була. Кришнага тәкъдим ителә торган ризыкларга җимешләр, бетель һәм май керә. Очлы ризыклар Кришнаның яраткан ризыкларына керә һәм зур тырышлык белән пешерелә. Аларның иң мөһимнәре: Сидай, Татлы Сидай, Веркадалай Урундай. Фестиваль кичен бәйрәм ителә, чөнки Кришна төн уртасында туган. Күпчлек кешеләр бу көнне кырыс ашаудан тыелу үтиләр һәм төн уртасы пуджасыннан соң гына ашыйлар. Алар шулай ук гаиләдәге ир баласын Кришна итеп киендәрәләр һәм унджал үткәрәләр һәм башта аларга прасадам тәкъдим ителә.Калып:Citation needed

Кришна кебек киендерелгән яңа йөрергә өйрәнгән бәби

Андхра Прадешта, шлокаларны һәм тугрылыклы җырларны җырлау бу фестивальның характеристикалары. Бу фестивальның башка уникаль хасияте яшь малайларның Кришна кебек киендерелүе һәм күршеләргә һәм дусларга кунакка йөрүе. Төрле фруктларның һәм татлы ризыклар башта Кришнага пуджадан соң тәкъдим ителә. Андхра Прадеш кешеләре шулай ук ашаудан тыелалар. Бу көнне Гокулнандан тәкъдим итәр өчен төрле татлы ризыклар ясала. Ашамлыклар сөт һәм эремчек белән Кришнага тәкъдим ителер өчен әзерләнә. Штатның берничә гыйбадәтханәсендә куанычлы җырлаулар була. Кришна хөрмәтенә гыйбадәтханәләр күп түгел. Моның сәбәбе кешеләрнең рәсемнәр аша ә сыннар аша түгел гыйбадәт кылуында.

Кришнага багышланган популяр көньяк Һиндстан гыйбадәтханәләр арасында Тируварур регионында Раджагопаласвами Гыйбадәтханәсе, Канчиварамда Пандавадхутар гыйбадәтханәсе һәм Гуруваюрда Кришна гыйбадәтханәсе, алар Вишнуның Кришна инкарнациясе нә багышланган. Риваять әйткәнчә Гуруваюрда куелган Шри Кришна сыны диңгез астыннан калкып чыккан дип фаразлана.[36]

Һиндстаннан тыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Непал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Непалның 80 процентына якын үзләрен Һинду дип атый һәм Кришна Джанмаштамины бәйрәм итәләр. Алар Джанмаштамины төн уртасына кадәр ашамыйча үтиләр. Тугрылыклар Бхагавад Гитаны укыйлар һәм бхаджаннар һәм киртаннар дип аталган дини җырларны җырлыйлар. Кришна гыйбадәтханәләре бизәлә. Кибетләрдә, плакатларда һәм өйләрдә Кришна мотивлары.[13]

Бангладеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джанмаштами - ул Бангладешта җәмәгать бәйрәме.[37] Джанмаштами көнендә процессия Дакада Дхакешвари гыйбадәтханәсеннән, Бангладешның Милли Гыйбадәтханәсеннән башлана, аннан соң ул Иске Дака урамнары аша уза. Процессия 1902 елдан башлана, ләкин 1948 елда туктатылган Пакистан нигезләвен һәм мөселман төркемнәре һөҗүмнәреннән соң. Процессия 1989 елдан бирле янә йөри башлаган.[38]

Фиджи[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фиджиның кимендә дүрттән бер өлеше Һиндулар, бу бәйрәм Фиджида контракт буенча килгән беренче эшчеләр килгәннән соң бәйрәм ителгән. Джанмаштами Фиджида "Кришна Аштами" буларак мәгълүм. Фиджида күпчелек Һиндуларның бабалары Уттар Прадештан, Бихардан һәм Тамил Надудан бу алар өчен аеруча мөһим фестиваль итә. Фиджиның Джанмаштами бәйрәм итүләре сигез көн өчен уникаль алар сигезенче көнгә Кришна туган көнгә кадәр бара. Бу сигез көн эчендә Һиндулар өйләрдә һәм гыйбадәтханәләрдә үзләренең "мандали"лары яки тугрылыклы төркемнәре белән кичен һәм төнлә җыела һәм Бхагавата Пурананы укыйлар, Кришнага багышланган җырлар укыйлар һәм Прасада тараталар.[39]

Пакистан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джанмаштами Пакистан Һиндулары тарафыннан Карачи Шри Сваминараян Мандирында Карачида бхаджан җырлавы белән Кришна вәгазьләре белән үткәрелә.[40]

Башкалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШта, Аризонада губернатор Джанет Наполитано Джанмаштамида юллама сәламләгән беренче Америка җитәкчесе булган, Кришна Аңы Җәмгыяте ИСККОНны танып.[41] Фестиваль шулай ук Карибларда Гайана, Тринидад һәм Тобаго, Ямайка илләрендә Һиндулар тарафыннан киң бәйрәм ителә һәм шулай ук элеккеге Британия колониясе Фиджида һәм шулай ук Голландия колониясе Суринамда. Бу илләрдә Һиндулар Тамил Наду һәм Уттар Прадештан килгән һәм Тамилнаду, Уттар Прадеш, Бенгал, Бихар һәм Ориссадан ялланган иммигантларның токымы.

Дөнья буйлап Кришна Аңы Җәмгыяте ИСККОН гыйбадәтханәләрендә Кришна Джанмаштами бәйрәм ителә һәм шулай ук ИССККОН нигезләүче Свами Прабхупада туган көне билгеләп үтелә. (Сентябрь 1, 1896).[13]

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда Кришна-Джанмаштами шулай ук Казанның Юдино бистәсендәге ИСККОН гыйбадәтханәсендә 2017 елда үткәрелде. Бәйрәм вакытында Казанга Ачарья Шрила Прабхупаданың өйрәнчеге Калькуттадан Гуру Сохаг килде.

WP-TranslationProject TwoFlags.svg

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Инглиз Википедиясендәге «Krishna Janmashtami» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

References[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 James G. Lochtefeld (2002). The Illustrated Encyclopedia of Hinduism: A-M. The Rosen Publishing Group. pp. 314–315. ISBN 978-0823931798. 
  2. J. Gordon Melton (2011). Religious Celebrations: An Encyclopedia of Holidays, Festivals, Solemn Observances, and Spiritual Commemorations. ABC-CLIO. p. 396. ISBN 978-1-59884-205-0. https://books.google.com/books?id=KDU30Ae4S4cC&pg=PA396. 
  3. Packert, Cynthia. The Art of Loving Krishna: Ornamentation and Devotion. Indiana University Press, 2010. Print.
  4. Knott, Kim (2000). Hinduism: A Very Short Introduction. Oxford University Press, USA. pp. 43, 50–58. ISBN 0-19-285387-2. https://books.google.com/books?id=Wv8XK_GU9icC. 
  5. Pargiter, F.E. (1972) [1922]. Ancient Indian Historical Tradition, Delhi: Motilal Banarsidass, pp. 105–107
  6. Charles R. Brooks (2014). The Hare Krishnas in India. Princeton University Press. p. 250. ISBN 978-1-4008-5989-4. https://books.google.com/books?id=0gkABAAAQBAJ&pg=PA250. 
  7. Pavan K. Varma (2009). The Book of Krishna. Penguin Books. pp. 7–11. ISBN 978-0-14-306763-4. https://books.google.com/books?id=_anlsbp56aoC. 
  8. J Mohapatra (2013). Wellness In Indian Festivals & Rituals. Partridge Publishing. pp. 137–139. ISBN 978-1-4828-1689-1. https://books.google.com/books?id=R0aVAgAAQBAJ. 
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 Constance A Jones (2011). J. Gordon Melton. ed. Religious Celebrations: An Encyclopedia of Holidays, Festivals, Solemn Observances, and Spiritual Commemorations. ABC-CLIO. p. 459. ISBN 978-1-59884-206-7. https://books.google.com/books?id=lD_2J7W_2hQC&pg=PA459. 
  10. Gibson, Lynne; Wootten, Pat (2002). Hinduism. Heinemann. p. 40. ISBN 978-0-435-33618-9. https://books.google.com/books?id=jnwffnGT0tEC&pg=PA40. 
  11. Pavan K. Varma (2009). The Book of Krishna. Penguin Books. pp. 160–162. ISBN 978-0-14-306763-4. https://books.google.com/books?id=_anlsbp56aoC. 
  12. Edwin Francis Bryant (2007). Krishna: A Sourcebook. Oxford University Press. pp. 449–457. ISBN 978-0-19-803400-1. https://books.google.com/books?id=0z02cZe8PU8C. 
  13. 13,0 13,1 13,2 13,3 13,4 13,5 13,6 13,7 Christian Roy (2005). Traditional Festivals: A Multicultural Encyclopedia. ABC-CLIO. pp. 213–215. ISBN 978-1-57607-089-5. https://books.google.com/books?id=IKqOUfqt4cIC&pg=PA213. 
  14. 14,0 14,1 Edwin Francis Bryant (2007). Krishna: A Sourcebook. Oxford University Press. pp. 9–10, 115–116, 265–267. ISBN 978-0-19-803400-1. https://books.google.com/books?id=0z02cZe8PU8C. 
  15. John Stratton Hawley (2014). Krishna, The Butter Thief. Princeton University Press. pp. ix–xi, 3–11, 89, 256, 313–319. ISBN 978-1-4008-5540-7. https://books.google.com/books?id=ncb_AwAAQBAJ. 
  16. Edwin Francis Bryant (2007). Krishna: A Sourcebook. Oxford University Press. pp. 114–118. ISBN 978-0-19-803400-1. https://books.google.com/books?id=0z02cZe8PU8C. 
  17. 8 incredible facts about Mumbai, CNN (4 October 2011). Тикшерелде 23 июль 2014.
  18. 18,0 18,1 Nine-tier handi breaks into Guinness Records, Times of India (11 August 2012). Тикшерелде 23 июль 2014.
  19. Janmashtami celebrated with zeal, enthusiasm, Mid Day (24 August 2008). Тикшерелде 12 август 2009.
  20. Anjali H. Desai (2007). India Guide Gujarat. India Guide. pp. 71, 76. ISBN 978-0-9789517-0-2. https://books.google.com/books?id=gZRLGZNZEoEC&pg=PA71. 
  21. Rachel Dwyer (2001). The Poetics of Devotion: The Gujarati Lyrics of Dayaram. Routledge. pp. 79–101, 119–120. ISBN 978-0-7007-1233-5. https://books.google.com/books?id=u7XyeTFxY3wC. 
  22. Kishore, B. R. (2001). Hinduism. Diamond. p. 118. ISBN 978-81-7182-073-3. https://books.google.com/books?id=t3WzDipk9xwC&pg=PA118. 
  23. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. The Festival of Kite Flying in Jammu. 2012 елның 10 август көнендә тикшерелгән.
  24. James G. Lochtefeld (2002). The Illustrated Encyclopedia of Hinduism: A-M. The Rosen Publishing Group. pp. 420–421. ISBN 978-0-8239-3179-8. https://books.google.com/books?id=5kl0DYIjUPgC&pg=PA376. 
  25. Reginald Massey, 2004, p. 177
  26. Ragini Devi, 1990, pp. 175–180
  27. Saryu Doshi, 1989, pp. xv–xviii
  28. Natalia Lidova, 2014
  29. Tarla Mehta, 1995
  30. Vijaya Ghose; Jaya Ramanathan; Renuka N. Khandekar (1992). Tirtha, the Treasury of Indian Expressions. CMC. p. 184. ISBN 978-81-900267-0-3. https://books.google.com/books?id=_v1tAAAAMAAJ. 
  31. Naorem Sanajaoba (1988). Manipur, Past and Present: The Heritage and Ordeals of a Civilization. Mittal. pp. 284–285. ISBN 978-81-7099-853-2. https://books.google.com/books?id=-CzSQKVmveUC&pg=PA284. 
  32. 32,0 32,1 Janmashtami joy in Assam and Manipur, The Times of India (Aug 26 2016)
  33. Prabhat Mukherjee (1981). The History of Medieval Vaishnavism in Orissa. Asian Educational Services. p. 185. ISBN 978-81-206-0229-8. https://books.google.com/books?id=7LFzfbhmJcMC&pg=PA185. 
  34. Yati Maharaj (1978). Renaissance of Gaudiya Vaishnava Movement. Sree Gaudiya Math. p. 260. https://books.google.com/books?id=9ooAAAAAMAAJ. 
  35. Vaswani, Jashan P. (2004), Hinduism: What You Would Like to Know About, Sterling Publishers Pvt. Ltd, p. 92, ISBN 978-1-904910-02-2 
  36. Varadpande, Manohar Laxman (1982-01-01) (in en). Krishna Theatre in India. Abhinav Publications. ISBN 9788170171515. https://books.google.co.uk/books?id=TaF603WEv4IC&lpg=PR7&ots=8fBtwttwgN&dq=Krishna%20Idol%20Guruvayur%20is%20from%20Dwarka&lr&pg=PA94#v=onepage&q=Krishna%20Idol%20Dwarka&f=false. 
  37. Grover, Verinder (2000), Bangladesh: Government and Politics, Deep & Deep Publications, p. 8, ISBN 978-81-7100-928-2 
  38. (February 1997) «Bangladesh blessings». Hinduism Today.
  39. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Hindus Mark Birth of Lord Krishna.
  40. KARACHI: Janamashtami festival celebrated Jai Sri Krishna, Dawn.com. Тикшерелде 2 декабрь 2012.
  41. EXECUTIVE ORDERS, PROCLAMATIONS OF GENERAL APPLICABILITY, AND STATEMENTS ISSUED BY THE GOVERNOR PURSUANT TO A.R.S. § 41-1013(B)(3), Arizona State Government, USA (2008)

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]