Бантеай Самре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бантеай Самре latin yazuında])
Координаталары:13°26'32N, 103°57'33O булган, Камбоджада, Сием Реап Провинциясендә, Ангкорянында урнашкан Ангкор Прасат Бантеай Самре гыйбадәтханәсе.

Бантеай Самре Камбоджада, Көнчыгыш Барайдан 400 м көнчыгышка таба урнашкан гыйбадәтханә.[1] Ул Сурьяварман II вакытында төзелгән булган,[2]:119 һәм шулай ук Ясоварман II вакытында 12-енче гасыр башында һәм Angkor Wat стилендагы Һинд дине гыйбадәтханәсе булып тора.
Инд-Кытайның борынгы кешеләре хөрмәтенә Самре дип аталган гыйбадәтханәдә Бантеай Шрейдагы кебек үк шул ук материаллар кулланган.
Бантеай Самре 1936 елдан бирле 1944 елга кадәр Морис Глэз тарафыннан бик яхшы төзекләндерелгән булган.[1] Бердәнбер уксыман манараның конструкциясен шунда ук төбәкнең башка Томманон һәм Чау Сай Тевода кебек гыйбадәтханәләр белән беррәттән Angkor Wat стилена кертеп була. Бу гыйбадәтханә төньяк-көнчыгыш Таиландның кайбер монументларына охшаш булганга күрә, ул компакт Пхимай тарихи парк кыяфәтенә охшаш. Аның нигезләве турында язмалар булмаса да, ул Патша Сурьяварман II хөкеме вакытында югары сарай яны рәсмие тарафыннан төзелгән дип фараз итәргә була.

Планы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның изге урыны өстендә бердәнбер манарасы бар һәм ул мандапага антарала белән тоташтырылган. Моның барысының да як-ягында ике китапханә бар һәм ансамбльне ике концентрик галерея уратып ала. Бантеай Самре янында көнчыгышта озын күтәрелгән 200 м. лы тротуар бар. 350 м лы авеню Көнчыгыш Барайга илтә һәм гыйбадәтханәнең көнбатышында аның ахырында хачсыман тераса бар. Тышкы койма 6 м биеклектә һәм эчке койманың кардиналь нокталарында гопуралар бар.[3]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Jessup, Helen Ibbitson; Brukoff, Barry (2011) (Hardback). Temples of Cambodia - The Heart of Angkor. Bangkok: River Books. ISBN 978-616-7339-10-8. 
  • Higham, Charles (2003) (Paperback). The Civilization of Angkor. London: Weidenfeld & Nicolson. ISBN 978-1842125847. 
  1. 1,0 1,1 Jessup & Brukoff. Page 152.
  2. Higham
  3. Ancient Angkor guide book by Michael Freeman and Claude Jacques, p. 164-165, published in 2003.