Магарлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Магарлар latin yazuında])
Магарлар
Үз аталышы

मगर

яшәү җире

Непал байрагы Непал
Һиндстан Һиндстан

Теле

Магар теле
मगर भाषा

Дине

Һинд дине, Буддизм, Анимизм, Шаманлык

 Магарлар Викиҗыентыкта

Магарлар (үзатамалары मगर ‘Магар’) — Тибет-Һималай халкы. Непалның халык саны буенча өченче урындагы зур милли төркеме, Непал халкының 7,14 % ын тәшкил итәләр (2011, бәяләмә)[1]. Халыкның гомуми саны 1,6 млн кеше (2001, халык исәбен алу) — ↑ 1 888 733 (2011, халык исәбен алу). Магарлар Непалның көньягында (Бхери, Рапти, Лумбини, Гандаки, Коси зоналарында) һәм 100 мең кеше һиндстанның Сикким штатының көньягында көн күрә. Һималай телләренең Үзәк Һималай тармагының көнбатыш һәм көнчыгыш магар телләрендә һәм Бод тармагының кхам телләрендә (парбат, шеши, гамал) аралашалар. Үзләренең язулары бар. Шулай ук непал телен дә актив кулланалар. Магарларның 74,6% — һинд динендә, 24,0% — буддачылар (һинд диненең көчле йогынтысы астында), калганнары — христианнар-протестантлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Магар хатын-кызы милли киемдә фестивальдә бии. Сидней
Магар гаскәри төркеме. Непал
Магар хәрбие. Непал

Магарлар турында беренче тапкыр XII гасырда телгә алына. Магарларның килеп чыгышында Төньяк Һиндстанннан һинд-арий төркемнәренең миграциясе зур роль уйный. Магарлар гуркхлар берлегенә кергәннәр, XVII гасырда Горкха кенәзлегендә югары урыннар биләгәннәр. Күп кенә магарлар Непал һәм Һиндстанның гаскәрендә хезмәт итә.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Магарларның мәдәнияте Көньяк Азиянең Һималай өлкәләре халыкларыныкы белән охшаш. Төньяк (биек тауларда) һәм көньяк этнографик төркемнәргә аерылалар. Көньякта төп шөгыльләре — сөрүле һәм террасаларда сугарулы игенчелек кәсебе (кукуруза, бодай, дөге, карабодай, тары һәм яшелчәләр), төньякта — көтүдә йөртүле терлекчелек. Непалда магарларны күперләр төзүчеләр, тимерче, ташчы, күмер чабучы, балта остасы буларак беләләр.

Авылларында йортлары таркау урнашкан. Гадәттә, тораклары ике катлы, хуҗалар үзләре тыштан баскыч белән менеп була торган икенче катта яши. Төп бүлмәдә кара-каршы учак урыны һәм алтарь урнаша. Төбәкнең көнбатышында дивары кызыл төстәге балчык белән сыланган түгәрәк яки овал йортларда яшиләр.

Кием[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ир-атлар киеме — гадәттә, тезгә кадәр төшкән бил урамасы (лангти), итәкләре кыстырылып куя торган тар билле җилән (бхото), күкрәктә төенләп куела торган тыгыз тукымадан җилкә япмасы (кхали), баш киеме — кара төстәге непал пилоткасы.

Хатын-кыз киеме — киң итәк, озын җиңле кофта, киң чүпрәк билбау, баш каплавычы, бизәнгеч: пыяла төймәләрдән һәм һинд көмеш тәңкәләреннән тезелгән муенса.

Азык-төлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп ризыклары — карабодай, кукуруза, тарыдан пешерелгән ипи һәм ботка (лхенго), ит янына тәмләткечләр, яшелчәләр, кузаклылар салынган дөге. Сыер һәм кәҗә итен ашамыйлар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Hitchcock J. T. The Magars at Banyan Hill. N. Y., 1966.
  2. Bista D. B. People of Nepal. Kathmandu, 2004.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]