Сейшелларда Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сейшелларда Һинд дине latin yazuında])
Виктория Сейшелларда Һинд дине гыйбадәтханәсе

Сейшелларда Һинд дине Христианлыктан соң икенче дин, аны халыкның 2,4%-ы тота.[1] Сейшелларда Һинд дине тарафдарлары җәмәгатьнең үсешен күргән, Сейшеллар Һинду Ковил Сангамны оештырганда һәм Навашакти Винаягар Гыйбадәтханәсен изгеләштергәндә. Һинд диненең популярлыгы артуы хөкүмәтне Тайпусам Кавади Фестивален бәйрәм дип игълан итәргә мәҗбүр иткән.

Сейшелларда Һинд дине тарафдарлары тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1901 елда 19237 кешедән 332 Һинд дине гаиләсе булган һәм якынча 3500 Тамил телендә сөйләшүче кеше булган.

1984 елда Сейшелларның Һинду Ковил Сангамны оештыруы һәм 1992 елның маенда Навашакти Винаягар Гыйбадәтханәсен изгеләштерү Һинд мәдәни активлыгының һәм дини уянуның билгеләре иде.[2]

2010 халык санын алу буенча Сейшелларда 2150 Һинд дине тарафдары булган.[3] Бу 2002 халык санын алу белән караганда 500-гә артыграк. Һинд дине тарафдарларының проценты 2002 елдан 2010 елга кадәр 2,1%-тан 2,4%-ка кадәр артты.

Сейшелларда Һинду Ковил Сангам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сейшелларда Һинду Ковил Сангам, унҗиде яшьтән соң, уңышлы нигезләнгән булган һәм саклану өчен берничә көчле оешма оештырылган, бу Һинд дине мәдәниятенең консолидациясе һәм алга таба чәчәк атуы өчен. Гел популяр булып торган кавади фестивале һәм махсус Һинд дине фестивальләре турында Тамил телендә һәм Инглиз телендә милли массакүләм чараларында сөйләнә һәм шулай ук бу чаралар турында радио һәм телевидениедә сөйләнә.

Арулмигу Навашакти Винаягар Гыйбадәтханәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арулмигу Навашакти Винаягар Гыйбадәтханәсе Сейшелларда Ганеша төп Ходай булган беренче һәм бердәнбер гыйбадәтханә. 1999 елда Ганеша бу урынга куелган. Төп Ходайдан кала гыйбадәтханәнең эчке мандапында Муруган, Надараджа, Дурга, Шриниваса Перумал, Бхайрава һәм Чандекесварар сурәтләре бар. Махсус чараларда төрле Ходайларга догалар кылына.

Тайпусам Кавади Фестивале Сейшелларда гыйбадәтханәнең эчке сарай даирәсендә 1993 елда башланган һәм хәзер тышкы сарай даирәсендә алып барыла һәм процессиягә шулай ук кавади арбасы алып барыла. Бу фестиваль милли фестиваль буларак шуның кадәр популярлык казанган, хәтта аны хөкүмәт Һинд дине тарафдарлары өчен бәйрәм итеп игълан иткән.[2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Seychelles. CIA – The World Factbook. әлеге чыганактан 2008-02-13 архивланды. 2018-02-21 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Vijaratnam Śivasupramaniam. Taippoosam Kavadi Festival in Seychelles. murugan.org.
  3. Archived copy. әлеге чыганактан 2014-05-14 архивланды. 2013-11-12 тикшерелгән.