По Нагар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/По Нагар latin yazuında])
Вьетнамда, Кханх Хоа провинциясендә Нха Трангта координаталары:12°15′55″N, 109°11′44″O булган По Нагарда Чампа сәнгатенә караган Ганеша Гыйбадәтханәсе. Ходай - Ян По Нагар. 10-ынчы гасыр урталарыннан 13-енче гасырга кадәр төзелгән. (Тран Ки Пхуонг фараз итүенчә)

По Нагар безнең эраның 781 елга кадәр нигезләнгән Чам гыйбадәтханәсе, ул урта гасыр Каутхара морзалыгында урнашкан, Вьетнамда хәзерге Нха Транг янында. Ул илнең Алиһәсе Ян По Нагарга багышланган, аны Һинд дине Алиһәсе Бхагавати һәм Махишасурамардини белән туры китерәләр, Вьет телендә ул Тхиен И Тханх Мау дип атала.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

781 ел белән даталанган стела Чам Патшасы Сатьяварман "Ха-Ра Күпере" өлкәсендә янә хөкем сөрә башлаган һәм бөлгән гыйбадәтханәне янә торгызган. Бу язмадан күренгәнчә бу өлкә вакытлыча чит ил хөкеме астында калган һәм чит ил вандаллары инде булган гыйбадәтханәгә зыян китергәннәр. Башка стелалар гыйбадәтханәдә бизәнү әйберләре белән бизәлгән һәм фәрештә башына охшаган мукхалинга булган. Чит ил караклары, мөгаен Ява кешеләре, "үләксәдән дә начаррак ризык ашаучы куркыныч караңгы һәм ябык, үлем кебек куркыныч һәм усал кешеләр" корабларда килеп бизәнү әйберләрен урлаганнар һәм линганы ватканнар.[1]:91 Гәрчә патша караклар артыннан диңгезгә кадәр куса да, хәзинә мәңгегә югалган. Стелаларда язылганча патша линганы 784 елда торгызган.[2][3]:48 Хариварман I хөкеме астында Чамнарның хәрби җитәкчесе Сенапати Пар 817 елда кертем ясаганнар. Сенапати Джаяварман II хөкеме астындагы кхмерларга һөҗүм ясаган. Хариварман I-нең варисы аның улы Викрантаварман II булган, ул инде кертемнәр ясаган. [1]:104 Чам Патшасы Индраварман III-нең 918 ел стеласында Бхагавати Алиһәсенә алтын сын төзергә әмер язылган. Соңгырак стелаларда игълан ителгәнчә баштагы алтын сын 950 елда Кхмер халкының Раджендраварман II тарафыннан урланган [1]:124 һәм 965 елда патша Джая Индраварман I югалган сынны яңа таштан ясалганы белән алмаштырган.[1]:124[3]:56 1050 ел белән даталанган стелада сынга Джая Парамешвараварман I тарафыннан җир, коллар, бизәнү әйберләре һәм асыл металлар тәкъдим ителгән булган.[3]:61 Парамабодхисаттва илне янә берләштерүдән соң "бай тәкъдимнәр" ясаган.[3]:73 Джая Индраварман III 1141 елда гыйбадәтханәгә Шивалинганы һәм Шришана Вишнуны биргәннәр һәм 1143 елда тагын бер бүләкне биргәннәр.[3]:75 1160 елда Джая Хариварман I "бай бүләкләр тәкъдим иткән".[3]:77 Язмада расланганча Кхмер Империясенең Джаяварман VII-се "Чампаның башкаласын алган һәм барлык лингаларны алып киткән."[1]:170 Соңрак стелаларда язылганча Ян По Нагар Алиһәсенең культы булган һәм шулай ук Һинд диненең һәм Буддизмның төп Ходайларына багышланган потлар булган.[4] 17-енче гасырда Чампаны Вьет кешеләре яулап алганнар һәм гыйбадәтханә манарасын алып аны Тхиен И Тханх Мау Манарасы дип атаганнар.[5] Алиһә һәм манара турында күпсанлы Вьетнам риваятьләре барлыкка килгән.

Урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

По Нагарның манаралары калкулыкта урнашкан.

По Нагар комплексы Чу Лао Тавында урнашкан. Ул өч дәрәҗәдән тора, иң соңгысында ике рәт манара бар. Иң баш манара якынча 25 метр биеклектә.[6]

Гыйбадәтханәгә керү өстендәге фронтонда су үгезен үтерүче Дурга күрсәтелгән.

Гыйбадәтханәнең үзәк поты ул аякларын кисештереп утырган, бары тик күлмәк кигән, төрле әйберләр тоткан ун куллы 1,2 м биеклектәге Ян По Нагар Алиһәсенең таш сыны. Вьетнам галиме Нго Ван Доанх буенча бу атрибутлар Ян По Нагар шулай ук су үгез формасындагы шәйтанны үтерүче Һинд дине Алиһәсе Махишасурамардини яки Дурга Алиһәсе белән тәңгәл китерелергә мөмкин. Махишасурамардини Алиһәсенең башка сыны гыйбадәтханәгә керү өстендәге фронтонда: ул балта, лотос һәм чукмар тоткан һәм су үгезендә торган дүрт куллы Алиһәне сурәтли.[7] Бу сын 10-ынчы гасыр ахырыннан яки 11-енче гасыр башыннан Чампа сәнгате стилена карый.[8]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Coedès, George (1968). Walter F. Vella. ed. The Indianized States of Southeast Asia. trans.Susan Brown Cowing. University of Hawaii Press. ISBN 978-0-8248-0368-1. 
  2. Ngô Vǎn Doanh, Champa: Ancient Towers, p.192.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Maspero, G., 2002, The Champa Kingdom, Bangkok: White Lotus Co., Ltd., [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9789747534993]]
  4. Ngô Vǎn Doanh, Champa: Ancient Towers, p.192 f.
  5. Ngô Vǎn Doanh, Champa: Ancient Towers, p.198.
  6. Ngô Vǎn Doanh, Champa: Ancient Towers, p.209 ff.
  7. Ngô Vǎn Doanh, Champa: Ancient Towers, p.194 f., 212 f.
  8. Ngô Vǎn Doanh, Champa: Ancient Towers, p.215.
Әдәбият
  • Coedès, George, The Indianized States of Southeast Asia. Honolulu: East-West Center Press, 1968.
  • Ngô Vǎn Doanh, Champa: Ancient Towers. Hanoi: The Gioi Publishers, 2006. Chapter 14: "Po Nagar Tower: The Temple of the Goddess of the Country," pp. 187 ff.
  • Trần Kỳ Phương (2009): The Architecture of the Temple-Towers of Ancient Champa. in Hardy, Andrew et al. (ed): Champa and the Archaeology of Mỹ Sơn (Vietnam). NUS Press, Singapore

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]