Маяпур
Внешний вид
Маяпу́р, яки Майяпу́р; бенг. মায়াপুর; ингл. Mayapur) — Джаланга елгасының Гангага койган урынында, Һиндстанда, Көнбатыш Бенгалиядә, Навадвипа шәһәре янында Калькуттадан 130 км ераклыкта урнашкан торак пункт.
Маяпур — Гаудия-вайшнавлар (кришнаитлар) өчен изге урын, чөнки 1486 елда монда Чайтанья Махапрабху туган. Һәр елны Маяпурга миллионга артык дини сәфәр кылучылар килә.
Маяпур Гаудия-матх һәм 1970-енче еллардан бирле Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте кебек гаудия-вайшнав оешмаларының дөнья штаб-фатиры булып тора.