Лаллмати

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лаллмати latin yazuında])
Лаллмати
Карта
Ил Маврикий
Координатлар 20°1'6.22"кн, 57°34'48.62"кнч, 20°11'23"кн, 57°39'40"кнч
Giroday Юлында шикәр камышы ландшафты
Ламмати Дәүләт базары
Лаллматиның Һинд дине гыйбадәтханәсе

Лаллмати Маврикийда авыл — Флакк районының көнбатыш ягында урнашкан.[1]— ул якынча -20.1897222 киңлектә һәм 57.6611111 озынлыкта урнашкан.[2] Аның тыгызлыгы 793.5/km2 (2,055/кв миля) һәм тулаем халык саны якынча 11,910 кеше. Лаллмати Маврикийда иң үсеш алган авылларның берсе һәм анда күптөрле табигый ресурслар бар, шуларга шикәр камышы, куе урманнар һәм елгалар керә.

Авыл өч бүлемнән тора — шуларга Патша Юлы Лаллмати дигән метрополия өлкәсе — яшәү өлкәсе — һәм Giroday Road Lallmatie дигән тере табигать өлкәсе, аңа урман, шикәр камышы басу һәм шарлавык керә.

Лаллмати халкы Христианлык, Католицизм, һәм Ислам практикалыйлар, әмма иң доминант дин булып Һинд дине тора, Лаллмати халкының якынча 83%-ы Һинд дине тарафдарлары булып тора. Рәсми телләр булып Инглиз теле һәм Француз теле тора, шул ук вакытта Маврикий Креол теле еш сөйләшү өчен кулланыла, әмма кайбер яшәүчеләр шулай ук алар халык телләрендә сөйләшәләр, аларга Француз теле, Маврикий Креол теле, Инглиз теле һәм Бһоҗпури теле керә.

Лаллматида бер урта белем бирү учреждениесе бар, ул Manilal Doctor State Secondary School дип атала, ул кызларның дәүләт колледжы һәм ике беренчел белем бирү учреждениесе бар, алар Jawaharlall Nehru Government School һәм Sookdeo Bissoondoyal Government School дип аталалар. Авылда төп транспорт чаралары булып автобус һәм такси тора.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 'lalmatie-located'. 19 April 2013 тикшерелгән.
  2. 'Lalmatie, Mauritius'. 19 April 2013 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]